киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татарстан

"Азатлык" берлеге белдерүе: бәйсезлек көрәше яңара

10.04.2009

Татар яшьләре берлеге эшчәнлеген яңартуын һәм бәйсезлеккә ирешү максатында "бар мөмкин чараларны" кулланачагын әйтә.

Татарстанның хәзерге дәүләт җитәкчеләре федераль хакимиятнең көчле басымы астында, алар гомумән Русия контролендә, шул җитәкчелекнең бик зәгыйф сәясәте, ришвәткә батуы, демократик нормаларны үтәмәве Татарстан ватандашлары мәнфәгатен кайгыртмауга китерә, татар милләтенең ирекле үсешенә һәм Татарстанның социаль-икътисадый тәрәккыятенә киртә куя - "Азатлык" Татар яшьләре берлегенең 28 мартта кабул ителгән белдерүендә Татарстандагы сәяси хәл шулай бәяләнә.

"Бу шартларда без үз хокукларыбыз өчен көрәш оештыру максатында Татар яшьләре берлеген торгызуны игълан итәбез", диелә оешма рәисе Илдар Шиһап имзасы белән таралган белдерүдә.

90 еллар башында "Азатлык" әгъзалары Казанда зур урам протестлары үткәрде
"Азатлык" Татар яшьләре берлеге 1990 елда, Татар иҗтимагый үзәгенең яшьләр комиссиясе нигезендә төзелгән иде. Ул чакта ук оешма төп максаты итеп үзбилгеләнү хокукын гамәлгә кую аша бәйсез татар дәүләтен төзүне игълан итте.

Бүгенге максат исә белдерүдә "Татарстан республикасының сәяси һәм икътисадый суверенлыгын яклау" дип билгеләнә. Оешма, татар милләтенең ирекле үсешенә бар шартлар тудырган, башка дәүләтләр арасында татар милләте мәнфәгатьләрен саклаган, үз ватандашларына иминлек һәм социаль яклау гарантияләгән бәйсез, демократик, хокукый дәүләт төзү өчен көрәшәчәген әйтә.

"Азатлык" берлеге Русия хакимиятенең Татарстан җирендәге гамәлләрен легитим дип танымый, "Татарстан белән Русия арасындагы мөнәсәбәтләр фәкать тигезлек шартларында гына корылырга тиеш", дип белдерә.

Ә инде Татарстан җитәкчеләренең суверенлыкны, татар милләтенең хокукларын бозуга китергән гамәлләре, йә киресенчә, кул кушырып утыруы милли мәнфәгатьләргә хыянәт буларак бәяләнәчәк, диелә "Азатлык" Татар яшьләре берлеген торгызу турындагы белдерүдә.

Югарыда әйтелгән максатларга ирешү өчен оешма, халыкара хокук таләпләренә нигезләнгән бар мөмкин көрәш чараларын кулланачагын бәян итә, бу эштә үзенең шулай ук Дәүләт суверенитеты турындагы декларациягә, 1992 елгы референдум нәтиҗәләренә таяначагын әйтә.

26 мартта Уфа шәһәрендә Башкортстандагы "Азатлык" Татар яшьләре берлегенең 17 еллыгы билгеләп үтелгән иде. Анда да оешманың эшен яңарту турында карар кабул ителде, милли хокукларны яклау эшен башкорт оешмалары белән бергә алып бару кирәклегенә басым ясалды.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
    алга 
фикерләр бите: (2)
кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
13.04.2009 19:21
Вил Мирзаянов бервакытта да КГБ яки ФСБ га эшлэмэде. Мин галим буларак, химик кораллар житештеру олкэсендэ эшлэдем. Амрика очен чекистлар дошман хем ул аларны кабул итми. Бу беренчедэн. Икенчедэн, сез дореслекне бозып заказ утисез. Кемнеке икэн ап-ачык. Шул ук ФСБ. Сез хем сезнен коллегалар Фэузия Байрамова хем мине ничек булса да карага буярга тырышасыз. Тик барып чыкмый сезнен бу эшлэрегез. Кемне сон КГБ-ФСБ эзэрлекли, сезнеме? Колдермэгез, мине хэм Фэузияне, башка Милли Межлис агзаларын. Татар халкы узе курэ, кемгэ ышанырга, кемгэ ышанмаска. Казан колониаль аминистрациясына хем анын астындагы ФСБ шымчыларына эйлэнгэннэрне халык инде эллэ кайчан белэ. Юкка тырышасыз.

кем: Булат кайдан: Казан
13.04.2009 02:08
Мирзаянов белми сөйләмидер, беледер кемләр һәм ничек эшләгәнен ул оешмада. Үзе дә совет заманында шуларга эшләде, аннары гына замана үзгәргәч качты. Менә хәзер Милли мәҗлескә кереп утырган ул да. Кемгә ышанырга белмәгән инде.

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
12.04.2009 17:22
Сезнең, Шымчы, күңелегезне табам дип этләнәм, тәмам, чүпли-чүпли бу урыс "бүләге" татар хәрефләрен тозга язмаган мәнфәгэтсез тәрәзә прогаммасында. "Бу оешмага анасын да сатарга әзер булган кешеләрне генә алалар". Лутче әйтеп булмастыр һич тә.

кем: !!! кайдан: Казан
12.04.2009 08:00
Аптыраган инде Вил абый. Кеше үзгәрә бит ул. ФСБга охшамаганча сөйоәшүчеләр шул чаклы күп ки, яртысы дус, яртысы дошман ахыры. Ә болай андыйларны белмим, белергә дә теләмим. Каберең якын булмасын андыйлар белән.

кем: Татар шымчысы кайдан: Башкала
12.04.2009 05:47
ВМ,
Татар хәрефләренә күчкәч, син миңа бөтенләй башка кеше булып тоеласың. Сере нәрсәдә икән моның? Әллә синең өчен бөтенләй башка, үзебездәге кеше язып утырамы?
!!!,
Дөрес аңладым. Ләкин ВМ сүзләрендә хаклык бар. Бу оешмага анасын да сатарга әзер булган кешеләрне генә алалар.

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
12.04.2009 00:20
ФСБ га ышанычсыз (алар өчен) кеше принцип белән керә алмый. Аннан сон нәрсә диде сезнен юлбашчы иптәш Путин? Чекист отставкага чыкмый, диде түгел мени? Ә ул үзе гөмер буе чекист кеше нәрсә сөйләгәнен бик яхшы белә. Наив булмагыз, татар җанлы кеше ФСБ да булуы мөмкин түгел. Ул һәрвакыт үзе дэ күзәту астында. Тегеләй-болай шик туа калса, алар бик тиз авария яки инфаркт ясыйлар андый ялгышканнарга. Әле менә Фәнзаман Баттал да үзенең сонгы хикәяләрендә (алар минем сайтта бугеннэн сон) сезнең кебек бераз симпатия белдерэ татар чекист егетлэренә. Үзенә дә әйттем, ялгышасың, дип. Сезгә дә шуны тукыйм. Болай мисалсыз бәхәсләшмәс өчен, бәлки, сез берәр шундый татр җанлы һәм татарны сатмаган чекистны белмисезме?

кем: !!! кайдан: Татарстан
11.04.2009 20:33
Татар шымчылары анда кереп тулачак. Анысы дөрес. Әмма яшьләр фикере яшь ФСБчылар фикерен дә үз ягына аударырга сәләтле. Алары да шул хокуксыз татарның баласы бит инде аның. Катып калганнарының анда керә алмас, яшьләре ул түгел.
"Татар шымчысы" бу сиңа төрттерү дип аңлама.

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
11.04.2009 19:42
Тулырлар, тулырлар, әгәр дә жил өрә башласы аларнын хуҗаларына каршы. Һәрвакыт әзер шундый лозунг та: Милләт өчен көрәштә бердәм булыйк, иптәшлэр. Ә иптәшләр шул ук Р. Хакимов, Ахметов,Исхаков,Валеев, Метшин кебек кешелэр. Элеккеге КГБ полковниклары да "без дэ татар" диярләр, төрле фронтлар ачырлар һәм нәтиҗәдә... тагын бер кат татарны сатырлар.

кем: Татар шымчысы кайдан: Башкала
11.04.2009 07:13
Вил Мирзаянов,
Хәтта синең белән дә уртак фикерем бар икән ләбаса! Килешәм, хуплыйм. Тора-бара "Азатлык"та һәм Милли Мәҗлестә чын, эчкерсез, бәйсез фикерле һәм үз халкына карата игелекле милләтчеләр өстенлек алыр, дигән өмет белән, үзләренә "яңа хуҗа" эзләүчеләр түгел. Ә инде бу оешмаларга яңадан рәсми хакимият һәм "органнар" җибәргән кешеләр кереп тулса, ул вакытта кабат уңышсызлык көтә.

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
11.04.2009 02:15
Шул ук вакытта органнар Милли Межлис агзаларын эзэрлеклэулэрен дэвам итэ. Менэ шунын турында Фэнзаман Батталнын язмасы. Аны бар Казан гезитлэре бастырудан баш тартканнар.
http://www.mirzayanov.com/home.html
    алга 
фикерләр бите: (2)
текст зурлыгы - +