киләсе тапшыру










кыска дулкыннар

Казан вакыты kHz

0700-0800 5940
0700-0800 7220
0900-1000 11730
1900-2000 5895
1900-2000 7380
2300-2400 7470
тапшырулар тәртибе

татарстан

Мортазин Нургалиевкә хат яза

26.02.2009

Казандагы бер татар Мәскәүдәгесенә Татарстан милициясенең шикле гамәлләренә зарлана. Ә Мәскәүдәге татар гади түгел - ул Русия эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев.

Шушы якшәмбедә узачак сайлау якынлашкан саен, Татарстандагы гадәттә бик салмак барган иҗтимагый тормыш сәяси зилзиләләр кичереп ала. Тетрәү хәтта Татарстан тирәсендәге төбәкләрдә дә сизелә - 25 мартта Самарда "Коммерсант" басмасының андагы хәбәрчесе Максим Калачның тоткарлануы мәгълүм булды.

Калачны Самар өлкәсе милициясе тоткарласа да, бу Татарстаннан алынган үтенеч нигезендә эшләнгән дип исәпли Дәүләт Шурасы депутаты булу өчен көрәшкән бәйсез нәмзәт Ирек Мортазин.

Моны өлкә эчке эшләр идарәсендәге "Э" бүлеге (ул дини вә сәяси экстремизм белән көрәшә) башлыгы Вячеслав Зотов үзе әйткән - "Татарстандагы коллегалар безне Максим Калачның кемлеген ачыклап, аның ни өчен Казанга барырга җыенуын ачыклауны үтенде", ди ул "Коммерсант"ка.

Зотов сүзләренә караганда, Татарстан милициясе аның Мортазин белән бәйле булуы сәбәпле, ул Казанга сайлау көнендә берәр төрле мәкер эшләргә килми микән, дигән шиктә булган.

Максим Калач 2006 елда Казан шәһәр шурасына узган сайлауны күзәтү өчен инде бер килгән булган Татарстан башкаласына. Ирек Мортазин, икенче бер бәйсез нәмзәт - Фердинанд Ганиев белән бергә аны бу юлы да ярдәмгә чакырырга теләгән.

"Калачны Казанга чакыру турында бары тик ике генә кеше - мин һәм Ганиев кенә белә иде", ди Мортазин Русия эчке эшләр министры Рәшит Нургалиевкә язган шикаятендә. Шулай итеп ул Татарстан милиционерларының канун бозып телефоннарны тыңлавына ишарә итә.

Хатында Мортазин Русия министрыннан Татарстан милициясенең Самардагыларга мөрәҗәгать итүе канунга сыямы - шуны тикшерүне, үзенең һәм Ганиевнең телефоннары нәрсәгә нигезләнеп тыңлануын ачыклауны, шушы тикшерү вакытында Татарстан эчке эшләр министры Әсхәт Сәфәровны вазыйфасыннан читләштереп торуны үтенә.

Ирек Мортазин, Татарстан милициясенең гамәлләре, аларның сайлауда тавыш бирүне, аның канун кысаларында үтүен күзәтү эшен сәяси экстремизм буларак бәяләвен күрсәтә, ди, һәм "бу шартларда мин нәмзәт буларак провокацияләрне нәкъ менә милиция хезмәткәрләреннән көтәм", дип белдерә.

Шул уңайдан Ирек Мортазин сайлау көнендә, ягъни 1 мартта Татарстанга башка төбәк милиционерларын китерүне хуп күрә.

Бу атнада Татарстанның эчке эшләр министрлыгы сайлауга әзерлек, аның тыныч үтүен тәэмин итү йөзеннән корал тотучыларны, элек хөкем ителгәннәрне, хәтта рухи чирләрдән интеккән кешеләрне дә йөреп чыгуын, аларны кисәтеп куюын белдергән иде.
бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Арчалы кайдан: Арча инде
27.02.2009 10:42
Милиция шулай тырышып халыкны сакласа иде ул. Алайса бар пары кирекмеген эшке китеп бара. Или узе талый, или талаганнарны мене шулай саклый.

кем: Мәкәл кайдан: Татар
27.02.2009 07:27
Карга күзен карга чукымый...

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
27.02.2009 02:53
Шулай инде, шулай булмый. Ботен Русия рэхэтлендереп Буш приказы буенча Америкада телефон тынлаганнар турында язды. Путтэ Русия демократик ил булып чери башлаган диярсен. Телефоннын Русияда тынладылар, тынлыйлар хем тынлаячаклар. Башта Мортазинга Русияга демократик ил булырга ярдэм итэргэ кирэк, аннан сон инде анын старшый менты Нургалиевны шелтэлэргэ дэ булыр иде. Э болай потемкин авылында барысы да бер бизмэндэ.
     
текст зурлыгы - +

хезмәтләр:

подкастRSSmobile