якшәмбе, 20 май 2012, Казан вакыты 00:41

дөнья

Танылган һәм танылмаган геноцидлар: әрмәннәр

Беренче бөтендөнья сугышында Госманлы империясе җирләрендә булган вакыйгалар бүгенге көндә Төркия белән Әрмәнстанда гына түгел, дөньяның башка илләрендә дә күп каршылык һәм бәхәсләр тудырган тема булып кала һәм калачак та.

мультимедиа

аудио
текст зурлыгы - +
Әрмәннәр 1915-1923 елларда Госманлы төрекләренең миллион ярымлап кешене үтерүен һәм миллион ярым әрмәннең сөргенгә куылуын геноцид дип танылуын таләп итә. Төрекләр сөргенне таный, әмма әрмәннәрне юк итү сәясәтенең алдан уйланылган һәм максатчан башкарылган булуын кире кага. Төркия, сугыш чараларында 300 меңләп әрмән һәлак булды, дип саный. Геноцидларны өйрәнүче белгечләр миллионнан артык кеше үлде, ди.

Сүрия чүлендә сугаш вакытында алман хәрбиләре төшерелгән рәсем

Март аенда гына Төркия премьер-министры Рәҗәп Таййип Эрдоган төрек теленә хас татлылык белән "халкыбызга көч куллану һәм геноцид кебек күренешләр хас түгел. Безгә якыныңны ярату һәм сабырлык хас, илебезнең тарихы кояш кебек якты һәм чиста, парламентлар аны пычырата алмый", дигән иде.

Төрек тарихын "пычыраткан" парламентлар дигәндә Эрдоган һичшиксез Швецияне атагандыр. Швед депутатлары март аенда 1915 елда әрмәннәрнең күпләп юк ителүен "геноцид", дип таныды.
Сабыйлар каберләрен килеп күрүчеләр геноцид булганмы-юкмы дигән сорауны биреп тормаячак...


Әрмәнстаннан читтә иң күп әрмәннәр Американың Калифорния штатында яши. Аның губернаторы Арнольд Шварцнеггер быел 19-24 апрель көннәрен Әрмән геноциды корбаннарын искә алу атнасы дип билгеләде.

Нәрсә ул геноцид?

Геноцид - 1948 елда гына халыкара җинаять итеп кабул ителгән.

Аерым алган бер милләтне, раса яки дини төркемне өлешчә яки тулысынча юк итү – геноцид дип атала. Геноцид ул корал белән килеп үтерү генә түгел. Сәламәтлеккә зыян китерү, милләтнең балалар тууына киртәләр салу, балаларны икенче милләт яки дингә күчерү – болар барысы да геноцид санала.

Бүгенге көндә дөньяда геноцид дип танылган бер генә халыкара җинаять бар – ул икенче дөнья сугышында нациларның 6 миллионлап яһүдне юк итүе.

Әрмән халкына каршы Беренче бөтендөнья сугышында кылынган җинаятьләрне геноцид дип танучы илләр арта, әмма халыкара җәмәгатьчелек бу мәсьәләдә бердәм түгел.

Истанбулда (элекке Константинополь) Госманлы гаскәрләре ягында сугышкан алман хәрбиләре төшергән рәсем


Җинаять турында нәрсә билгеле?

Мәгълүмат чараларында әрмән тарихының бу караңгы сәхифәсе турында яңа тапшырулар һәм язмалар чыгыр тора.

Британиядә чыгучы “The Independent” басмасы хәбәрчесе Роберт Фиск Ливан башкаласы Бәйрут янындагы кечкенә зиратта булып кайткан. Анда беренче дөнья сугышы вакытында ачлыктан һәм авырудан үлгән 300 әрмән баласы җирләнгән.

Ятим балалар Антура исемле католик гимназиясендә тәрбияләнгән булган. Анда алардан көчләп төрек һәм мөселман ясамакчы булганнар, исемнәрен үзгәрткәннәр, малайларны сөннәткә утыртканнар. Британ журналисты боларны гимназия шәкерте, инде 1989 елда вафат булган Гарник Панян истәлекләренә нигезләнеп яза.

“Бу кечкенә каберлекләрне килеп күрүчеләр әрмәннәргә каршы геноцид булдымы-юкмы дигән сорауны биреп тә тормаячак”, ди Роберт Фиск.

Балалар сөякләре 1993 елда гына төзелеш эшләре башлангач табылып зиратка күмелгән булган.

Элек яшерелгән тагын бер тарихи фактны күптән түгел АКШның CBS телевидение каналы ачып салды.
Битарафлыкны кабул итә алмыйм, әрмән туганнарымның кайгыларын уртаклашам...


Якшәмбе көнне халык иң күп караган вакытта кичке 7дә чыга торган тапшыруны алып баручы Боб Саймон, үзе Дәйр әз-Зор чүленә барып җир астыннан табылган кеше сөякләрен төшергән. Дәйр әз-Зор хәзерге Сүриянең төньяк-көнчыгышында урнашкан. Бу урын – яһүдләр өчен Освенцим концлагере белән бер, дип сөйләде американ журналисты.

Тапшыруда төрек дипломаты да катнашты.

“Сөякләр күп җирдә табыла инде, диде ул. Әрмәннәрне беркем дә юк итмәде. Эйе, алар сөргенгә җибәрелде, әмма үтерелмәде. Алар юлда үзләре үлде”, дип сөйләде бу тапшыруда Төркиянең АКШтагы элекке илчесе Наби Сенсойу.

Әмма төрекләрнең нәрсә булганын яшерүе һәм “геноцид”ның тыелган сүзгә әйләндерүе – геноцидның чыннан да булганына дәлил, дип тәмамлый тапшыруын Боб Саймон.

“Дәвам иткән җинаять”...

Әрмәннәр геноцидның соңгы корбаны дип Төркиядә берничә ел элек үтерелгән Һрант Динкны атый.

Төркиядәге әрмән басмасы мөхаррире Һрант Динкны төрек халкын мыскыл итүдә гаепләп 3 тапкыр хөкем иттеләр. Мөхаррир милләтчеләрдән янаулар ишетеп яшәде һәм ахыргы чиктә үтерелде.

Төркиянең үзендә әрмәннәргә караш аерыла.

Сәясәтчеләр җинаять кылуларын танымый, зыялылары исә ел саен хәтер чараларын уздыра.

Ике ел элек атаклы академик, язучы, журналист һәм сәнгатькәрләр дә булган бер төркем зыялы, интернет аша әрмәннәрдән гафу үтенү кампаниясен башлаган иде. Төрекчә текста: "1915-нче елда Госманлы империясендә яшәгән әрмәннәр дучар булган зур һәлакәткә битарафлыкны воҗданым кабул итми. Бу гәделсезлекне кире кагам, әрмән туганнарымның кайгыларын уртаклашам, алардан гафу үтенәм", дип әйтелә.

Орһан Памук
Укучыларыбызга Орһан Памук исеме яхшы таныш. Төрек язучысы Памук үз әсәрләрендә төреклектә казына, динилек белән дөньявилык, сәяси идеологияләр белән миллилек арасындагы каршылыкларны өйрәнә. Швейцариянең бер басмасына Төркия узган гасыр башында әрмәннәрнең күпләп үтерелүе турында ачык итеп сөйләшергә теләми, дип әйткәннәре өчен Памук 2005 елда “төреклекне” рәнҗетү гаепләүләре белән мәхкәмә алдына басты. Язучыга 3 ел төрмә яный иде, әмма Истанбул мәхкәмәсе 2006 ел башында бу эшнең ябылуы һәм кабат каралмаячагын белдерде. Шул ук 2006 елда Орһан Памук әдәбият өлкәсендә Нобель бүләген алды.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
фикерләр бите: (2)
    алга 
кем: Сафул кайдан: Җирдән, әмма канатлы да
28.04.2010 01:45
Әрмәннәр турында "Төркия белән мөнәсәбәтләрне җайлау процессы тукталды" дигән бүлектә әйткән идем, шуңа кабатланасы килми. Мине Алсу Кормашның Төркияне хөкем итәргә алынуы шаккаттырды. Мәкаләсендә моңа нигез бирә алырлык ник бер җитди мисал булсын!. Үзе үк "...дөньяның башка илләрендә дә күп каршылык һәм бәхәсләр тудырган" дип әйтеп тора, әмма төрки-мөселман дөньясының үсешен җаны-тәне белән күрә алмаучыларның уйдырмаларына гына таянып яза. Шуңа бәрәнне куян ашаган кебек килеп чыккан да. Авылыннан беркая да китеп йөргәне булмаган әбиләрнең фикер йөртү югарылыгыннан күтәрелә алмаган.
Ә бит дөнья хәзер катлауланганнан катлаулана. Ялган акчаларны чыннарыннан аеру авыр булган кебек, сәясәтчеләрнең дә шәп итеп алдарга өйрәнеп җиткән чаклары. Шушындый ике төрле дин тарафдарлары арасында аяусыз көрәш барганда хискә бирелергә ярыймы соң, сеңлем. Һәр ялтыраган алтын түгел. Хәтта элек тә ата-бабаларыбыз "гаеп атта да, тәртәдә дә" дип карый белгәннәр. Төрек җитәкчеләре дөрес фикер йөртә – бу эш буенча төрле илләрдән җыелган тәҗрибәле галимнәр ярдәмендә җентекләп тикшерү үздыру кирәк. Әгәр шундый җинаять кылынган булса алар, моңа бармаслар иде. Миллион ярым кешене җиңел генә үтерткәнсез шул, Алсу. Җитмәсә башта "көчләп төрек һәм мөселман итәләр, сөннәткә утырталар" аннары гына үтерәләр имеш. Мөселман иткәч, төрек ясагач үзләре үк шул төрекләрне үтерәләр килеп чыккан. Ә бәлкем алар чыннан да чын төрекләр булгандыр!. Төрекләрне кемнәрдер үтерткәндер! Миллион ярым чебенне дә ансат кына кырып чыгып булмый. Яһүдләр дә үтертер өчен чиратка тезелеп көтеп тормагандыр. Дөньябыз белән идарә итә торган халык бит алар, Алты миллионлап халкын кырдыртып торырга.
Бер кеше белән генә бәйле мәсәләдә дә ялгыз шаһит кына җитми. Ә инде миллион ярым кеше белән бәйле эштә Гарик Панян кебек бер шаһит истәлегенең кыйммәте, гомумән, юк дәрәҗәсендә. Беренче бөтендөнья сугышы вакытында әрмәннәрнең халык саны бик күп булган дип уйламагыз. Төркиядә түгел СССРдагы үз илләре Айстанда да миллионга тулмый иделәр. Әгәр мондый котычкыч җитди әйбер турында язарга алынасыз икән: махсус өйрәнегез. Тоташ хистән һәм Төркияне күрәлмәгән кешеләрнең дәлилсез сүзләренән генә торган мәкалә белән башка игътибарны алмагыз. Юкса Алсу Кормаш исеме торган мәкаләләрне мин генә түгел башкалар да әйләнеп уза башлар кебек.
җавап

кем: алсу кормаш
28.04.2010 14:38
Хөрмәтле Сафул,

мәкаләгә һәм бу темага игътибарыгыз өчен рәхмәт. Бу мәкаләнең максаты тарихи дөреслекне ачыклап, кемнедер гаепле итү түгел. Азатлык радиосы фактларны ничек бар шулай бирә. Без бары тик дөньяда булып яткан хәлләрне татар телендә татар халкына да ирештерергә тырышабыз. Сез китергән "көчләп төрек һәм мөселман итәләр, сөннәткә утырталар" дигән сүзләр дә - барысы "The Independent” басмасында чыккан мәкаләдән цитата. Татар халкы дөньяда ниләр булып ятканын, кайсы илләрдә ул хәлләргә нинди караш булганын белергә хаклы. Бәя бирү, әлбәттә, укучыбыз һәм тыңлаучыбыз эше.

Рәхмәт!

кем: Muslim кайдан: Tatarstan
26.04.2010 20:39
Bu propaganda shawqemenda turki-islam don'yasena qarshe maxsus oyeshterelghan fetna kurena . Armenistan musulman Azerbayjanneng 30 procent tupraghen basep alde , 2 million azeriden qachaq yasade . Mena bu chen fajigha we genocid . Agar monda XX ghaserneng 20-30 yellarenda tatar awellarenda photogha alenghan tatar balalareneng rasemneren quysalar - armennereng chitta torsen . Tatarlargha qarshe genocidneng hich tuqtaghane yuq . Yahudler de "holocost" dip bik zur speculation alep baralar , Almaniane imeler , Filestanne , musulmannarne basemchaq iteler .
җавап

кем: Cahangir кайдан: Bakı
27.04.2010 00:59
Принципе не 30% а очень много потеряла Азербайджан. Зашьет России Азербайджан потерял Дербент, Борчалы (Марнеули-Южная Грузия), вся территория нынешний Армении и конечно же самое большое горе Тебриз (столица Азербайджана) Южный Азербайджан (нынешний Иран), кстати в Иране азербайджанцы(тюрки) более 30 миллиона, у них даже нету школь на родном языке… Это большое горе…
А армяне как говорится голодранцы, у них нечего нету, слово Армения это тюркское – ар это – ер (мужчина) а мен это – я. «Я мужчина», Арсак - ар это – ер (мужчина) а сак это древ. тюркские племена Саки… «армянская долма, лаваш, дудуг, джан» это же все тюркские слова, долма – наматывать, заполнят, лаваш - хлеб из тонко раскатанного теста, дудук, балабан – дудка, джан – can –моя душа, сердце…
Я спомнил одну фразу: Ты трус, ты раб, ты армянин! ( А.С. Пушкин) Ну можно добавит: ты вор…

кем: turkel кайдан: Baku
25.04.2010 23:14
Svobodu Tataristanu
җавап

кем: Turan кайдан: Qazan
26.04.2010 20:41
Afarin , raxmat !

кем: Фәүзия Бәйрәмова кайдан: Чаллы
25.04.2010 23:14
Авторның мәкаләсе бик бер яклы. Бераз башкалардан да сорарга кирәк иде. Бездән сораса, без әйтер идек - бернинди әрмән геноциды булмады, моны әрмән, урыс мафиясе уйлап тапты. Әрмәннәр Төркиянең сыртына атланып, геноцид өчен түләгез, дип, төрекләр хисабына яшәмәкче булалар. Көрдләр артында да әрмәннәр тора, бу җирләрне төрекләрдән алып, аңа үзләре хуҗа булырга җыеналар. Россия бу "әрмән геноцидын" таныды, ә без, татарлар, аны танымыйбыз! Менә бу вакытта Төркиягә әйтергә кирәк иде - "сез, урыслар, үзегез татар халкына карата геноцид кылдыгыз, 1552 елда гөрләп торган татар дәүләтен җимереп, халкын суеп чыктыгыз, сез әрмән геноцидын таныйсыз икән, без сезнең татарларга карата кылган геноцидыгыызны таныячакбыз", дип. Төркия шуны әйтә алмады, һаман Россия белән әге-җөге килә. Ә Кырым татарларның сөргенгә сөрелүе һәм яртылаш үлеп бетүе, Идел-Урал татарларының Себер, Магниткаларга сөргенгә сөрелүе һәм яртылаш үлеп бетүе, татарларның 50 ел буе Чиләбе өлкәсендә радиацияле җирләрдә яшәве һәм кырылуы - ул ГЕНОЦИД түгелмени?! Менә шуларны даими рәвештә күтәргән һәм дөнья халыкларына җиткергән өчен, Милли Мәҗлесне судка бирделәр, теркәлүдән төшереп каалдырдылар, мине хөкем ителәр. Менә кайда ул 21 гасыр геноциды!
җавап

кем: Cahangir кайдан: Bakı
26.04.2010 09:00
Я так понимаю понимаю (кажется) что вы критикуете Турцию (может быт я ошибаюсь) потому что они не приняли геноцид татаров. Да с вами можно согласится, но проблема в том что Турция одна, не одна независимая тюркоязычные государства не будет поддержат Турцию, вы сами видите что все молчат в авантюре геноцида армян. Ну не шитая Азербайджана. В принципе руководства говорит что они за Турцией (одна нация, две государства) но спиною работают против турков, потому что боятся потерять кресло, и конечно самая главное … не это а то что он не любит свой народ а любит свой клан… Вот поэтому нас (вас) оккупировали, потому что мы всегда были безразличными, безмятежными, равнодушными на себя… Когда то мы были правителями, а теперь мы стали рабами…

кем: Атилла кайдан: Баку
25.04.2010 19:01
Турклар тарихны барлыкка китерделэр !!! Турк халкы ягыннан геноцид булмады!!! Бу Армян hэм руслар халкынын уйдырмасы гына!!!! Киресенчэ турк халкын юкка чыгармакчы булганнар 1552 елда татар халкын утергэн кебек!!! Барлык Россия ул-Туркестан.... татары,калмыки,казаки,узбеки,у​йгуры,гашгары,гагаузы,буряты,ч​еркесы h.б барсы турклар !!! Турк халкына АЛЛА ярдэм итсен!!!!

кем: Cahangir кайдан: Bakı
25.04.2010 16:02
Извините что я буду писать на русском. не было не какого геноцида, это политика… и если был бы геноцид ну скажем было бы убито полтора миллиона тогда бы не было бы армян в Кавказе и во всем мире… Да было убито но не полтора миллиона а очень мало (большинство били изгнании) и это было зашитой, а если смотреть историю увидите что тогда турков было убито гораздо больше чем армян…
У армян не было государство, была создана зашьет русскими истребления и изгнания турков в ХХ веке. Вот факт геноцида и оккупации территории Азербайджана…"Ваше превосходительство. Не разрешайте поселение армян на центральных русских землях. Они из такого племени, что прожив несколько десятков лет ,начнут кричать на весь мир, что это земля наших отцов и прадедов" (А.С. Грибоедов. Письмо русскому императору)"


кем: Kamran кайдан: Ahmadov
24.04.2010 22:18
Əziz mənim Tatar-Türk qardaşlarimş Heç bir zaman Ermanilərə inanmayın. Onlar bu genosid məsələsini uydurublar. Biz Türklər böyük xalqlardan biriyik və siz mən yazdiqlarımı anlayırsınızsa deməli mənim qanimdansınız.

кем: Былтыр
24.04.2010 19:38
1993-2000 елларда Кавказ сугышында 100 мең чеченны үтерү - геносид дип атарга мөмкинме?
Сталин вакытында миллионнар кешене - төркимөселман халыкларны туган Ватаннарыннан сөргенгә көчләп күчерү - шул ук генотсид бит.

кем: Тукыран кайдан: уфа
24.04.2010 09:29
алсу мин сезне Татар дип белә идем бу язмаң фикерне үзгәртте .ТАТАР күзлегеннән язылмаган Фото лар да чыннап та әрмәннәрме яхудләрнең 6 млн үлемен кем афторлыгыннан белдең .Геноцетка килгәндә 1915 елда Төрекләр европада сугыш алып барганда әрмәннәр төркияда урыс котыртуы аркасында баш күтәрәләр гаскәр кайтартыла /сугышның ничек беткәнен беләсез\ хәм әрмәннәрне сөргенгә сәрәләр /1552елда Казанда әрмәннр сатылу арксында суюлын шартлаталар\ юкса әрмән белән төрек гәмергә дус яшәделәр.

кем: кушнариннар кайдан: рб
24.04.2010 07:21
"балаларны икенче милләт яки дингә күчерү – болар барысы да геноцид санала."

Минем соравым бар: Башкортостандагы татар балаларын башкорт иту геноцидка кераме?

җавап

кем: исемсез
24.04.2010 23:15
э башкорт балаларын татар итеу нисек?
җавап

кем: доктор наук кайдан: Арзамас
04.05.2010 17:48
Татарга кочлэр ойлэндерелгэн башкорт баласы турында 1-2 мисал китрсэгез иде. Исем, фамилиясе,кайда, кайчан?
җавап

кем: Мәүлет кайдан: Казан
24.04.2010 15:25
"балаларны икенче милләт яки дингә күчерү – болар барысы да геноцид санала" хәзерге руссиядә дә татар балаларын урыслашыру гамәле бара ә бу генодцит түгелме?!!!.
РПЦ татар халкынгнан кайчан гафу үтенер?!
фикерләр бите: (2)
    алга