якшәмбе, 20 май 2012, Казан вакыты 00:40

дөнья

Геноцид карары Төркияне ачуландырды

1915 ел вакыйгаларын "геноцид" дип атау тәкъдименең АКШ вәкилләр пулатында кабул ителүенә Төркия кискен реакция күрсәтеп, Вашингтондагы вәкилен кире чакыртты. Әрмәнстан исә конгресс резолюциясен "кешелеккә каршы җинаятьчелекне туктатуда" зур сәяси адым буларак атады.

текст зурлыгы - +
АКШ вәкилләр пулатының тышкы мөнәсәбәтләр комиссиясе Беренче дөнья сугышында әрмәннәрнең күпләп үтерелүен "геноцид" дип атау тәкъдимен хуплады. Төркия 1915 елда әрмәннәргә каршы "геноцид" кылуда гаепләнә. Комиссиянең бу карарына кискен реакция күрсәткән Төркия, Вашингтондагы Төркия илчесен Анкарага чакырды.

Төркия тышкы эшләр министры Әхмәт Давутоглу карарның йогынтысы бер якка гына булмаячагын әйтте. "Эчке сәясәттә кечкенә мәнфәгатьне кайгырту Төркиягә зыян салмас, бәлки бу АКШның стратегик мәнфәгатенә дә зыян китерер", дип кисәтте ул.

Төркия Әрмәнстан алга сөргән "геноцид" гаебен фән нигезендә тикшерү тәкъдимен яңарта. Давутоглу бу мәсьәләне сәясәт аша чишәргә тырышу урынына,  архивларга нигезләнеп тикшерергә чакырды.

Обама хакимияте вәкилләр пулатында резолюцияне туктатырга чакырып, карар хупланган очракта Якын Көнчыгыш сәясәтендә зур роль уйнаган НАТО әгъзасы Төркияне рәнҗетәчәге турында кисәткән иде.

Америкадагы әрмән оешмасы башлыгы Кеннет Һачикиан сүзләренә караганда, Төркия һәм Ак йорт басымына карамастан, резолюция кабул ителү әрмәннәрне канәгатьләндергән.

"Без комиссиянең Төркияне АКШ тышкы сәясәтенә басымын туктату юнәлешендә кылган бу карарын хуплап каршы алабыз. Комиссия тынычлык һәм гаделлекне яклап әрмән геноцидын таныды", дип әйтте Кеннет Һачикиан.

Әрмәнстан тышкы эшләр министры Эдуард Налбандиян: "Бу карар белән Америка үзенең кеше хокуклары кыйммәтләренә ни кадәр игътибар бирүен күрсәтте", дип белдерде.

Икенче яктан, әрмән геноцидын тану тәкъдименә Азәрбайҗан да каршы чыкты. Хакимияттәге "Яңа Азәрбайҗан" партиясе урынбасары Гали Әхмәдов карарга карата борчылу белдереп, аны "тарихны ялган күрсәтү" дип атады. Һәм ул бу карарның Карабах мәсьәләсенә дә зур йогынты ясaячагы турында кисәтте.

Тәкъдимнең кабул ителүе өчен аның гомум конгресста каралуы шарт. Ләкин аның гомум җыенда кабул ителүе мәсьәләсе әлегә икеле.

2007 елда вәкилләр пулаты әрмән резолюциясен кабул иткәннән соң, Төркия охшаш реакция күрсәтеп, илчесен Анкарага чакырган иде. Ул вакыттагы АКШ президенты Джордж Буш бу хакта канун әзерләүчеләрне кисәтеп, карарны туктатырга чакырган иде. Максатына ирешкән Анкара бер атнадан соң илчесен кире кайтарды.

Хәзер Төркия АКШны тагын бер тапкыр резолюцияне мәҗлестән үткәрмәскә чакыра.

Чит илләрдәге әрмән диаспорасы озак еллардан бирле, 1915 елда булган вакыйгаларны дөньяга "геноцид" итеп танытырга тырыша. Әрмәнстан Төркияне Госманлы империясе вакытында 1.5 миллион әрмәнне күпләп үтерүдә гаепли.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
фикерләр
     
кем: Сэет кайдан: Казан
08.03.2010 10:19
Буш сузлэр ул, тореклэр беркайчан да геноцид ясамады, алар бары тик узлэрен утеручелэргэ каршы гына тордылар.

кем: Cahangir кайдан: Baki
06.03.2010 13:59
НЕ БЫЛО НЕКОКОГО геноцида. Это воображение… Если бы турки уничтожили бы полтора милйона людей. Сейчас бы не было бы армян в Кавказе… Это все дела Российского государства. I мировом войне армяне были в тылу турков и помогали русским а также убивали турков. (если посмотреть структуру головы вы тогда уведете что умершие люди были турками а не армяни) А что должны били делать турки, скажите спасибо что их не убили а просто переселили их.
А вы не задавали вопрос почему когда турецкая государства говорит что давайте откроем исторические документы… посмотрим кто прав…Но армяне и христианский мир этого не хотят, потому что правда им не выгодно…

кем: Фирдәвес кайдан: Чирмешән
06.03.2010 12:09
Госман империясе 1.11.1914 елдан 1 бетөнденья сугышына тартылып, аулларда яшәүче ир-ат сугышта чакны, Ван районында яшәүче, азчылыкны тәшкил иткән әрмәннәр автономия таләп итә башлый. Күпчелекне күрсәтү өчен якын тирәдәге яклаучысыз калган мөселман авылларына һөҗүм итеп, шактый халыкны кыра. Ул чакларда әрмән сәясәтчеләре Россия ярдәменә өметләнә.
«Кавказская армия России начинает наступление в направлении Вана, - сообщает американский историк Стэнфорд Дж. Шоу. - Эта армия включает большое количество армянских добровольцев... Выступив из Еревана 28 апреля они достигли Вана 14 мая, организовали и осуществили массовое избиение местного мусульманского населения на протяжении двух последующих дней... В Ване было установлено армянское государство под защитой русских, и казалось, что оно сможет удержаться после исчезновения представителей мусульманского населения, убитых или обращенных в бегство».

Март аенда күтәрелгән әрмәннәр 2000 кеше, 24 апрельдә 4000 кеше, ә 18 майга 250 000 кеше җыела.
Шулай итеп, Госманлы империя эчендә әрмән дәүләте туа.

« 18 мая 1915 г. царь к тому же выразил «благодарность армянскому населению Вана за их преданность», а Арам Манукян был назначен русским губернатором» Шоу продолжает описание событий, последовавших за этим.
«Тысячи армянских жителей Муша, а также других важных центров восточных районов Турции начали съезжаться в новое армянское государство, и среди них были колонны беглых заключенных... В середине июля в районе города Ван было сосредоточено по крайней мере 250 000 армян... Однако в начале июля оттоманские части оттеснили русскую армию. Отступавшую армию сопровождали тысячи армян: они опасались кары за убийства, которые допустило мертворожденное государство».

Хованесян, армянский автор, настроенный неистово враждебно по отношению к туркам, пишет: «Паника была неописуемая. После месяца сопротивления губернатору, после освобождения города, после установления армянского правительства все было потеряно. Более 200 000 беженцев убегало вместе с отступающей русской армией в Закавказье, потеряв самое светлое, что у них было, и попадая в бесконечные ловушки, расставленные курдами». Автор оценивает число армян, убитых во время этого отступления, в 40 000 человек.

Аңлашыла булса кирәк, ул еллардагы халык кырылыш трагедиясенә сугыш сәбәпләре белән бергә әрмән әйдаманнары да этәргеч биргән.
Шуның өчен дә Төркия хаклы рәвештә архивларда казынып, «геноцид» тарихын ачып салуны таләп итә.

Шул ук вакытта , бераз элегрәк, Төркия, аерым алганда Таип Эрдоган җитәкләгән хөкүмәт Израильне Палестина халкына карата «геноцид» кылуда гаепләде. Бәлки шул адымга җавап итеп Төркиягә карата кырыс чара, аны «әрмән геноциды»нда гаепләү калкып чыкты.