тыңлау

хәзер эфирда

чәршәмбе тапшыруы (кабатлау)

киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


шәлкемнәр / фән-фәсмәтән

Телләр өйрәнегез, алма ашагыз!

14.07.2009

Ни кадәр күбрәк тел белсәгез – олы яшьтә хәтер шул кадәр яхшырак булачак, ди АКШ галимнәре. Көн саен алма һәм банан ашау Альцһаймер чиреннән саклый.

Альцһаймер авыруы һәм аның бер күренеше булган деменция (латинчадан “ерак мантыйк”) дигән чирләр барысы да олы яшьтә башлана. Көндәлек ихтияҗларын үти алмаган, үз үзләрен карый алмаган, кайсы көндә, хаттә кайсы елда яшәгәнен хәтерләмәгән картлар белән гомер итү туганнары һәм үзләренә бик күп сабырлык таләп итә.

АКШның Дҗон Һопкинз университеты галимнәре яшьлектә өйрәнгән телләр Альцһаймер авыруыннан саклый ала, дигән нәтиҗәгә килгән.

Галимнәр 38 католик раһибәсенең (монашка) үлгәч баш миләре күзәнәкләрен тикшергән. Белгечләр күптән инде үз үзләрен карый алмаган олы кешеләрнең хәтере бөтенләй булмавы, йәки булса – бик яхшы булганына дәлилләр эзләгән. Яңа тикшеренү шушы сорауга күпмедер җавап бирә ала.


Галимнәр картаеп урын өстендә үлгән раһибәләрнең 20 яшьләре дә тулмыйча монастырьгә килгәч язган иншаларын җентекләп тикшергән. Соңыннан аларның баш мие күзәнәкләрен тикшерүдән соң бөтен белгән телләрен кулланып язган һәм моның өчен югары билге алган раһибәләрнең олы яшьтә дә хәтерләре яхшы булганы ачыкланган.

Яшьлек кебек картлык

Тикшеренүдә аз кешенең катнашуы аның нәтиҗәсен кечерәйтми, диде галимнәрнең җитәкчесе Хуан Тронкосо.

“Безнең тикшеренү кешенең 20 яшьләрдәге акылына карап картлыгын фаразларга ярдәм итә ала. Бигрәк тә гаиләдә Альцһаймер авыруы булганнарга”, диде галим.

Табиплар бу тикшеренү турындагы хәбәрне хуплап каршы алды, әмма шатланырга иртә, диде.

“Нәтиҗәләре кызыклы, әмма бик аз кеше тикшерелгән. Бу урында телләр белү хәтерне саклап кала дип әйтергә авыр әле”, диде Альцһаймер җәмгыяте белгече Сузанна Соренсен.

Дөньяның танылган кешеләре һәм акыл ияләре дә Альцһаймер авыруыннан котыла алмый. АКШның элекке президенты Рональд Рэйган 10 ел авырудан соң 2004 елда вафат булды. Оксфорд һәм Кэмбридж университетларында укыган, фәлсәфи хезмәтләр язган Ирландия язучысы Айрис Мердок Альцһаймер белән авырган.

Британия галимнәре исә Альцһаймердан көн саен алма, банан һәм әфлисүн ашау саклый, дигән нәтиҗәгә килгән иде. Әмма тормышыгыз ыгы-зыгы, борчулы һәм стресслы үтсә - телләр дә, алма да саклый алмый, дип белдерде профессор Чанг Ли.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
     
фикерләр
бу форумда әлегә фикер юк, башлап яз