якшәмбе, 20 май 2012, Казан вакыты 00:36

дөнья

Талибан халыкны "тере калкан" буларак куллана

15 мең хәрби катнашкан Мөштәрәк дип аталган уртак хәрби чараларда әлегә 40 гыйсьянчы үтерелде. Талибан көчләренең чаралар вакытында гади халыкны "тере калкан" буларак куллануы хәбәр ителә.

текст зурлыгы - +
Әфганстанның көньягындагы Маржа шәһәрендә барган уртак хәрби чараларда шәһәрдәге талибан идарәсен юк итү максаты куела. Ләкин чаралар башлаган көннәрдә генә тыныч халык арасыннан 15 кешенең һәлак булу хәбәре халыкта зур ризасызлык тудырды.

Гaди халыкны саклар өчен зур игътибар күрсәтелгәндә, хәрби чараларда катнашкан бер әфган генералы талибан сугышчыларының гади халыкны "тере калкан" буларак куллануын алга сөрде.

Генерал Мөхитдин Гори әйтүенчә, талибан сугышчылары хатын-кыз һәм балаларны кайбер биналарның түбәсенә урнаштырып, алар артыннан һөҗүмен дәвам итә.

Генерал Гори гади халыкны үтертү максатында талибан тарафыннан корылган мәкерле уеннарның уртак чараны дәвам иттерүдә кыенлык тудыруын белдерә.

Талибанның мәкер уеннары

НАТО уртак чараларда беренче чиратта тыныч халыкның иминлеген сакларга тырыша.

Талибан сугышчылары Маржа шәһәре тирәсендә хәрбиләргә каршы авыр кораллар куллана.

Маржадан бераз төньяктарак бер җирдә инглиз хәрбиләре, әфган хәрбиләреннән урлап күмелгән хәрби киемнәр тапкан. Хәрбиләр талибан сугышчыларының үзләрен әфган иминлек күчләре кебек күрсәтеп, һөҗүм итәргә җыенган булуы турында фаразлый.

НАТО рәсмиләре хәрби чараларның иң мөһим өлеше җирле халык белән хезмәттәшлек булуын тагын бер кат ассызыклады.

Һәлманд вилаяте идарәсе сүзчесе Давут Әхмәди, төбәкне миналардан арындыру эшенең дәвам итүен әйтте.

Кача алмаган халык авыр хәлдә

Рәсмиләр әйтүенчә, Маржада 1300 гаилә башка җирләргә күчерелгән. Аларның күпчелеге вилаять башкаласы Лашгар Гаһка урнаштырылган иде.

Ләкин күченеп китә алмаган халык авыр шартларда яши. Ике ут арасында калган халык юл кырыена урнаштырылган миналар сәбәпле өйләреннән тышка чыга алмый.

Рахман исемле бер әфган кешесе, халык дучар булган мөшкел хәл турында аңлатма бирде:

"Төбәктәге халык куркып яши, алар чаралар башланыр алдыннан качып китә башлаган иде, ләкин хәзер беркая бара aлмый. Юлларга миналар урнаштырылган. Ашарга әйберләре бетеп бара, сусызлык һәм ачлык хөкем сөрә башлады. Халык чарасыз хәлдә, аларның 10% кына кача алган иде. Халык тышка чыга алмый. Алар арасында яраланган һәм үлгән кешеләр булуы да хәбәр ителә", ди ул.

Тыныч халыктан үлгәннәр саны хәзергәчә 15 кеше дип күрсәтелә, ләкин әфган хокук яклаучы оешмалар үлгәннәр санының 19 кешедән күбрәк булуын әйтә.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
фикерләр
     
кем: Рәшит кайдан: Казан
18.02.2010 23:00
Талибанның гади кешеләргә отношениесе анда америка булганчы ук билгеле иде инде, кеше гомере аларда да, бездә дә чүпкә дә тормый. Нигә тагын артык акыллы булып талибанны яклап утырасыз? Яшәп карагыз алар белән, читтән бар нәрсә өчен дә америкалыларны гаепләп утыру рәхәт ул конечно. Бигрәк тә хатыныгызга ,ошар" иде алар белән. Һәм опийдан айный алмаган балаларыгызга. Бик матур бәйсез чыганак булыр сезгә.

кем: Хәлил кайдан: Түбән Кама
18.02.2010 22:36
Җәмәгат! Без бу материалны укыганда шуны да истә чыгармаска тиешбез. Бу материалда мәгләүмат бары тик Америкалылар һәм алар басымы астында булкан рәсми хакимият ягыннан гына бәяләнә. Шуңа күрә материалның бик күп өлеше пропаганда булып торганы бәхәссез. Бүген дөня җәмәгәтчелеге Әфганстаннан бәйсез чыганаклардан килгән мәглүматларны бик әз ала.