якшәмбе, 20 май 2012, Казан вакыты 00:36

төркия

Төркиядә оппозиция һәм реформалар

Бу атна чыккан санында Төркиядә референдум нәтиҗәләренә тукталган Британиянең The Economist журналы Төркиядә оппозиция реформа хәрәкәтенә каршы торуы белән халык яклавын югалта бара, дип язды.

Референдумга каршы чыккан Кылычдароглу тарафдарлары
текст зурлыгы - +
Британиянең The Economist журналы Төркиядәге референдумда кабул ителгән конституция үзгәрешләре адымы белән генералларның сәясәттәге йогынтысының кимиячәген яза. Журнал язуынча, конституция үзгәрешләре белән Төркиядәге хакимияттә демократик идарә артачак.

Оппозициядәге (CHP) башлыгы Kәмал Кылычдароглу
Мәкалә авторы "Оппозициядәге Җөмһүриятче халык партиясе" (CHP) башлыгы Kәмал Кылычдароглу конституция үзгәрешләрен Төркиянең дөньяви дәүләт үзенчәлегенә каршы башкарылган гамәлгә санаса да, халык мондый карашта түгел", дип яза.

Журнал яңа конституциянең 2011 елда узачак сайлаудан соң гына үзгәртеләчәген хәбәр итә.

Мәкалә болай дәвам итә: “Төркия хәзер бик мөһим чор кичерә. Oппозиция фиркаләре исә бу үзгәрешкә каршы торуы белән үзләренә зыян салалар. 2002 елдан бирле хакимият башында булган АК партия (гаделлек һәм үсеш фиркасе) киң күләмдә демократик реформалар башкарырга тырыша. Бу үзгәрешләр Төркиянең Европа Берлегендәге әгъзалыгы өчен яңадан сөйләшү башлар өчен зур сәбәп була".

Европа Берлеге исә сөйләшүләрне башлау өчен Төркиядән тагы да күбрәк реформалар таләп итә.

Төркиянең Европа Берлеге белән кызыксынуы кими

АКШтагы еллык трансатлантик үзгәрешләрне күзәткән "German Marshall fund" үзәге Төркия халкында Европа Берлегенә керү омтылышының кимүен белдерә.

Тикшерү нәтижәсенә караганда, Төркиядә Европа илләре белән хезмәттәшлекне яклаганнар саны соңгы бер елда 50% кимегән, Якын көнчыгыш илләре белән партнерлык төшенчәсен хуплаганнар саны исә икеләтә арткан.

Төркиянең киләчәктә Европа Берлеге иле булачагына ышанган кешеләр саны исә 25% гына.

Тикшеренү шулай ук Европа халкының Төркиягә карашын да өйрәнгән.

Хисапка күрә Европа халкынын 1/4 өлеше генә Төркия Европа Берлеге әгъзасы булырга тиеш дип саный. Хөкүмәтләре Төркиянең әгъзалыгына каршы торган Германия һәм Франция кебек илләрдә бу фикерне яклаганнар саны 16% кадәр кими.

Шулай да Европа халкының яртысы диярлек үзләре теләсә-теләмәсә дә Төркиянең киләчәктә Европа Берлеге әгъзасы булачагында шикләнми.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
фикерләр
     
кем: R
22.09.2010 01:02
Bu çınnan da Törkiäneñ alğa baruwı öçen bik uñışlı waqıyğa ide.
җавап

кем: Сэлим кайдан: Кабан арты
23.09.2010 18:28
БЭРАКАЛЛА, Туркия бу референдумга чаклы бер урында туктап тора идэмэни?!

кем: Лачын кайдан: Казан
21.09.2010 20:37
ЯҢАЛЫКЛАРДА
"Төркия көрдләре балаларны мәктәпкә җибәрмәскә чакырды"
дигәнсез

АЗАТЛЫК! НӘРСӘ БАШ БУТЫЙСЫҢ ПРИЧЕМ МОНДА ТӨРКИЯ КӨРДЛӘРЕ?


1. Чакыручы ягъни байкот ясарга өндәүче BDP
партиясе, баларны сәясәттә кулланырга тырышты
2. BDP көрдләрнең тавышын үткән референдумда алалмады,
байкот игълан итте халык санга сукмады, референдумга
барды
3. Мәктәпкә бармаска дигән байкотка 1-2% мескеннән башка
беркем баш имәде
җавап

кем: Azatliq.org
21.09.2010 20:40
Бу баш бутау түгел, хәбәр башларын кыска тоту ихтыяҗыннан чыккан хилафлык. Төзәтелде, рәхмәт!
җавап

кем: Лачын кайдан: Казан
22.09.2010 23:53
Сезгә дә рәхмәт. Уңышлар.

кем: Muslim кайдан: Tatarstan
20.09.2010 21:55
Turkianeng song'ghe yellarda ireshkan ungeshlaren hich inqar itep bulmey . Aneng yel sayen iqtisadi useshe 10-15% tashkil ita. Bu bik yaxshe kursatkech . Hich'shiksez , referendum natijalare ilda democracyne neghetergha yardam itachak . Turkia xaqle raweshta bugen Islam don'yaseneng liderena awerelde . Afarin !

кем: Лачын кайдан: Казан
20.09.2010 09:55
Азатлык бу теманы киңрәк яктыртса иде. Инглиз журналы ни әйтмәс, Төрекчә белгән журналистлар юк мы, Инглизчә язучы төрле фикердәге Төрек басмалары да бар.
Бу референдумдан аласы дәресләр бик күп.

кем: Монир кайдан: Сембер
19.09.2010 23:37
"Звезда Поволжья" газетасы быел 13-нче номерында, Рафаэль Мухаметдиновнын Тэркия белэн Иранда яшэу рэвешен Европа иллэрендэге яшэу рэвеше белэн чагыштырган аналитик язмасы бар иде. Язманын исеме - "Иран - Запад:1:0" - авторнын карашын чагылдыра.
Э "Азатлыкта" 17 августта "Newsweek: дэньянын ин яхшы иле - Финляндия" дигэн мэкалэдэ, Иран..."яхшы иллэр" исемлегенэ кертелмэгэн.
Куренэ: ике як та уэ-узен мактый.
Бугенге мэкалэ буенча, эстэ курсэтелгэннэре белэн берлэштереп, элеге "кызык" тема буенча, "Азатлык" укучылары да уз фикерлэрен -дэлиллэрен язсалар иде.

кем: күзәтүче кайдан: Евроазиядән
19.09.2010 17:55
"Adalet ve Kalkınma Partisi" дигәнне нигә татарча АК партия дип яза торганнардыр, ул татарча "Гаделлек һәм үсеш партиясе" дип шәрехләнә ләбаса.
Референдумда "Гаделлек һәм үсеш партиясе" җитәкләгән хөкүмәтнең "Әйе" дигән нәтиҗә алачагы билгеле иде инде. Тавыш бирү сандыкларында нинди генә махинатсия ясалмады. Бу реформа дигәннәре дә әкият кенә. Дәүләт кәнәфиендә "Гаделлек һәм үсеш партиясе" җитәкчеләренең озак вакытлы утыруы өчен уйлап чыгарылган нәрсәкәй. Төркия дәүләтен "Гаделлек һәм үсеш партиясе" җитәкли башлаганнан соң Төркия дәүләтенең бүгенге көндә үзен-үзе туйдырырлык бер генә табыш китерерлек оешмасы, завод-фабрикасы калмады. Ә бит элек тимер-корыч кою заводлары. нефт эшкәртә заводлары һ.б. бар иде. Хакимияткә "Гаделлек һәм үсеш партиясе" килгәч алар барысы да чит ил ширкәтләренә сатылып бетте. Хәтта дәүләтнең телефон-телеграф-почта оешмасы да бүген еврейлар кулында. Әрдоган үзенең телефонына да хуҗа түгел. Бүген Төркия дәүләте бары тик халыктан җыелган салым исәбенә генә яши. Референдум нәтиҗәсе исә моннан соң Төркиянең туфракларын да чит илләргә сатуны кулайлаштыра. Ә бит Ататөрек һәм төрек халкы 1920 еларда бу туфраклар өчен кан койган иде. Күпме шәһитнең, күпме бичараның, ятим-үксез сабыйларның, толларның күз яше белән чылатыла -чылатыла сакланган туфракларны бүген "Гаделлек һәм үсеш партиясе" үз мәнфәгате өчен төрекләрнең элеккеге дошманнарына таратачак. Төркиядәге референдум нәтиҗәсе төрек халкы өчен хәерле гамәл түгел. "Әйе" дип тавыш бирүчеләргә игүтибар итегез: күбесе укымаган, надан кешеләр, байтагы дини карашлы кешеләр, калганнары исә - мәнфәгатчеләр. Зыялы, укымышлы, Ататөрек принөипларына тугры булганнар "Юк" дип тавыш бирде референдумда.
җавап

кем: Камил кайдан: Казан
20.09.2010 10:11
""Әйе" дип тавыш бирүчеләргә игүтибар итегез: күбесе укымаган, надан кешеләр, байтагы дини карашлы кешеләр, калганнары исә - мәнфәгатчеләр. Зыялы, укымышлы, Ататөрек принөипларына тугры булганнар "Юк" дип тавыш бирде референдумда."

референдумда "юк" дигән регионнарны картадан карасаң (http://referandum.ntvmsnbc.com/index.html) сезнең кебек зыялылар барысы да соңгы еллларда көрдләр күпләп күчеп урнашкан диңгез янындагы регионнарында яши икән ләбаса. Иң иң зыялыларыгыз да Тунҗәлигә җыелган икән.
җавап

кем: күзәтүче кайдан: Евраазиядән
21.09.2010 01:20
"сезнең кебек зыялылар" - бу җөмлә белән мине Төркиядә тавыш биргәнгә саныйсыз, ләкин минем бу илдә андый хокукым юк шул. Төркия ватандашы булганнар гына тавыш бирү хокукына ия. Мин бары тик бу илдә яшәүче һәм бер югары уку йортында эшләүче буларак үз күзәтүләремнән чыгып фикер бәян итәм.
"сезнең кебек зыялылар барысы да соңгы еллларда көрдләр күпләп күчеп урнашкан диңгез янындагы регионнарында яши икән ләбаса. Иң иң зыялыларыгыз да Тунҗәлигә җыелган" - дигән фикерегез белән килешү һич мөмкин түгел. Бер галим буларак, мин Төркиянең этник составын яхшы өйрәндем. Тунҗәлидә көрдләр генә яшәми шул, көрд беленгәннәренең күбесе - заза. Укыган кеше белә инде аларның нинди кавем булганлыкларын. Шул ук вакытта анда исламиятне тәңречелек белән катнаш формада тотучы алевиләр яши, алар хәтта күпчелекне тәшкил итә. Һәм алар сезнең АК партигезне бик өнәп бетермиләр. Аеруча, көрдләрнең күбесе "әйе" дип тавыш бирде, алар бу референдум нәтиҗәсендә үзгәрешләр кертеләчәк яңа конститутсиядән автономик көрд дәүләте өмет итәләр. Моны хәтта АК партигез үзе дә инкар итми.
Кылычдароглуның "әйе" дип тавыш бирүне куллана алмавы баш беткеч оятлы хәл түгел, ә менә төрек халкы белән җитәкчелек итә торган премер-министрның кымызның ни булганлыгын да белмәве, чыннан да, оят. Аның фәлән шәрабның, төгән вискинең исемен белмәвенә ис китми, ләкин кымызны белмәве - шаккатмалы.
Статистика дисез, ул кем кулындагы статистика соң?
Әйе, Төркиянең бүгенге иктисады утырып ларлык түгел, хәзергә күпме сатылган мал-мөлкәт бар, сатылачак туфраклар...Соңгысы бик күп илләрне кызыксындыра. Тик бүген белән генә яшәлми шул, иктисад та мәгнәсен югалтачак, әгәр Төркия сәяси бәйсезлеген җуйса. Ә туфракны, милли байлыкларны кулдан ычкындыру шуңа илтә дә инде. Бүген фәкыйр-фокрага акча, алтын тәңкә, таш күмер ише нәрсәләр таратып алынган "Әйе" белән Төркиянең киләчәге бүгенгесе кебек булырмы?
җавап

кем: Сэлим кайдан: Кабан куле
23.09.2010 18:24
Бу Камил дигэннэрэ орэргэ эзэр эт кебек , талашып заряжаться итэ бугай бугай ул. Ардоган кымызнын ни ккэнлэген то ли мэр булган чакта , то ли тэрмэдэ утырып чыккан кэннэрэндэ белмэй иде. Тедевизордан да кюрсэткэннэрие. А Кылычдароглу нигэ тавыш бирэ алмаган- англамадым.
җавап

кем: Камил кайдан: Казан
21.09.2010 20:14
күзәтүче
"Укыган кеше белә инде аларның нинди кавем булганлыкларын. Шул ук вакытта анда исламиятне тәңречелек белән катнаш формада тотучы алевиләр яши, алар хәтта күпчелекне тәшкил итә. Һәм алар сезнең АК партигезне бик өнәп бетермиләр."
- сез дә өнәп бетермисез, бер татар заза тарафына күчкән булып чыга мы?

"Кылычдароглуның "әйе" дип тавыш бирүне куллана алмавы баш беткеч оятлы хәл түгел,"
оппозициядәге иң көчле лидер нигә "әййе" дияргә тиеш иде аңламадым? ләкин ул зур гына "HAYIR" дияргә өндәде халыкны ә үзе бер тавыш та кулланаалмады. Миңа калса КӨЛКЕ бу, галим булмасам да андый лидерга иярмәм.

"ә менә төрек халкы белән җитәкчелек итә торган премер-министрның кымызның ни булганлыгын да белмәве, чыннан да, оят"
- бәлки ул Төркиянең Премьер министры буларак синең кайсы университетта шундый зур галим булып эшләвеңне дә белмидер.

Кымыз нәрсәгә аңа, кымызны белмәсә дә яңа гына Казак, Азери, Кыргыз, Төркмәннәр белән Төрек Илләре Консейын оештырдылар, ТРТ Дәүләт каналында махсус телеканал ачтылар, чит илләрдә Төрек культурасы үзәкләре ачалар.




җавап

кем: Айрат кайдан: Казан
20.09.2010 09:45
Әкият сөйләмәгез инде. Экономиканы бер дә укымаган кеше дә Төркиянең нинди темпларда алга баруын күрә. Дөнья буенча эшсезлек арта, сәүдә кими Төркиядә күрсәткечләр киресенчә, CHP лозунгларына карамагыз статистикага карагыз.
АК партинең кимчелекләре бардыр исеме АК булуга да түземлелек күрсәтәалмыйсыз икән бит.
АК партине сезгә караганда надан халык яклады әййе, ә шул "акыллы" опозиция лидеры Кылычдароглу референдум көнендә "юк" тавышын нигә кулланаалмады соң? Лидерның шундый хәлгә төшүе дөнья алдында хурлык, мескенлек ич.
җавап

кем: Сәүбән кайдан: Каф тавы
23.09.2010 22:23
"Дөнья буенча эшсезлек арта, сәүдә кими Төркиядә күрсәткечләр киресенчә" җөмләсенә миннән дә бер коммент яки берничә сорау:
Сезнең Төркия шәһәрләренең үзәк урам һәп проспектлары тышындагы урыннарын караганыгыз бармы? Моннан ун ел элек шау-гөр килеп торган сәүдә үзәкләрендә бүгенге тынлыкны, ябылган кибетләр, кафелар, рестораннарны нәрсә белән аңлатырга була? Ябылган меңнәрчә ширкәт-фирмалар?.. Эштән туктаган завод-фабрикалар?...эшсез калган меңнәрчә кешеләр?.. Нигә 10-15 ел элеккеге вакытка караганда сатлык биналар, йортлар, фатирлар саны арта, ә алучылар саны кими? Моннан 10-15 ел Төркия дәуләтенең милли байлыгы күпме иде дә, бүген ничаклы? Нигә төрек халкы шундый кыйммәт бензин, иң кыйммәт электр куллана? Европа илләренекенннән дә кыйммәт. Алга киткән икътисадта болар булырга тиеш түгел!
АКПга бу хәтле куштанлавыгыз Сезнең бик эгоист мәнфәгатче булуыгызны дәлилли. К.т сөртеп йөреп әллә кем булып булмый ул. Сезгә болай ошый икән, рәхим итеп, дәвам итегез, "Айрат әфәнде"...
җавап

кем: Айрат кайдан: Казан
29.09.2010 00:01
Зөлфия, әкият язасың булса әдәбиерәк язарга киңәш итәм.
Ататөрек Иш банкасының активларын да СНР га биреп калдырган бит, газеталарын, гаскәриләрне, бюрокыртларны кая куясың? Чит илдәге дусларыгыздан килгән акчаларыгызны? Бөтенесе опозициядә иде бит, ләкин черек опозиция. Булдыраалмыйбыз инде дип кабул итссәгез, хаталарыгызны эзләр идегез, юк, hаман Эрдоган гаепле. Эрдоган урынында булсам мин дә гизәр идем дөньясын, элекеге призидент кебек Чанкаяда көтәклектә утырган кебек утырмас идем.

Алмаз
тыштан караганда яхшырак күренә ул.
җавап

кем: Зөлфия
27.09.2010 23:58
"Опозиция әйтсен иде, "мин бүген рульдә булсам шуны эшләр идем" дип яки "без рульдә вакытта Төркияне шуны эшләп алга җибәрдек" дип"
дисез дә бит, опозициянең дәүләт акчасы юк. Властьтагылар дәүләт акчасын -атай малы -катай" дигәндәй тоталар. Эрдоган да властька килгәндә хәзерге опозиция кебек кыланды, ул да бүгенге көн турында, мэсэлэн, узган референдум хакында кычкырып йөрмәде. Эрдоган дәүләт башына килеп утырганда бер генә фатирга ия булса, хәзер бүгенгә чаклы Төркия җөмһуриятенең бер җитәкчесе дә ия булмаган мал-мөлкәткә ия. Халыктан җыелган дәүләт акчасына хатынын, кызларын үзенең рәсми сәфәрләренә алып барып, аларга махсус экскурсияләр оештырта, ашата-эчертә. Барысы дә дәүләт хисабына. "Үзем тапкан мал түгел, дәүләтнеке жәл түгел", дигән кебек...
җавап

кем: Алмаз кайдан: Төркия
27.09.2010 23:43
Айратка Казаннан Төркия шулай булып күренә торгандыр инде ул :)))
җавап

кем: Айрат кайдан: Казан
25.09.2010 12:56
Зөлфия, сез Төркиядә яшисез ме?
Без тартышкан теманың (Төркиянең сәясәте, экономикасы) аланы бик киң, бу "кырда" чүп эзләгән чүп, чәчәк эзләгән чәчәк таба ала. Тартышуны файдасыз дип әйтмим, әййе Төркия бүген Германия, Австралия, АКШ дәрәҗәсендә түгел, ләкин ул инде экономик зурлык буенча беренче унга керергә омтыла. Гарәп илләрендәге, Россиядәге кебек нефть, газ запасы юк, Ауропадагы күп илләрдәге кебек озын еллар колониал политика алып барган илләре дә, боларга бәйле сәүдә челтәрләре, индустриал нигезе дә юк, технологик ачышлар инде ул иң татлы "экономик җимеш" бик аз ил генә аны булдыра ала, ничек Төркия алар ул илләр белән ярышырга тиеш, болар берсе дә бер елда хәтта ун елда эшләнә торган нәрсәләр түгел. Кризисның да тәэсири булмый калаалмый, чөнки төрек экономикасы тышкы таләпкә экспортка, туризмга бәйле. Дөньяда базарында конкуренция җиңел ме, сыйфатлы товар җитештерү генә җитми, табышлы сату өчен дөрес сәясәт тә алып бара белү кирәк... Шуңа карамастан Төркия тиз темплар белән алга үрмәли. Истанбул дөнья шәhәренә әверелде, башта (5-10 ел элек) Россиядән килгән Балканнардан килгәннәрне Лалелидә генә күреп булса инде гарәпләре, иранлары, африкалылыры, эндонезияләре кемнәр генә юк.
Төркияне инде хаерче илгә кертеп булмый, авыр яшәүчеләр бар, врачлар бик яхшы яши, хәрбиләр әлегә тикле яхшы яшәде, укытучылар бай булмаса да ике эштә эшләмәде, эшмәкәрләр төрле була берсе байый берсе бата шуңа да инде ул сәүдә, ә кризис вакытында бер банк та батмады. Зарланган кеше бетми инде ул, кайберләре бездә комунизм вакытын сагына, нигә, чөнки ул кешенең яшьлек еллары шул чорга туры килгән, фәкат бу ил үсешенә объектив караш булаалмый.
Опозиция әйтсен иде, "мин бүген рульдә булсам шуны эшләр идем" дип яки "без рульдә вакытта Төркияне шуны эшләп алга җибәрдек" дип, юк була да алмый, зур процентлар белән бурычка батырганнар, урлаганнар, сатканнар. Халык үзе дә вакытында шуларны аңлый алмаганга хазер түләргә мәҗбүр.
җавап

кем: күзәтүче кайдан: Евроазиядән
25.09.2010 10:19
Сезнең белән килешми мөмкин түгел, Зөлфия.
җавап

кем: Зөлфия кайдан: юса
24.09.2010 23:58
Әйе шул, Төркия дәүләтенең бурычларын түли алырлык табыш китерердәй заводлары, фабрикалары юк. Шуңа күрә дәүләт халыкның кулланыш товарларының бәясен арттырып, ачлы-туклы яшәүче ватандашларыннан түләтә. Бүгенге көндә Төркия халкының 20 процентыннан артыгы хәерчелекнең аргы ягында шәрә аякларын салындырып утыра. Властьтагы партия ягын тотучыларның хәле нисбәтән яхшырак, билгеле. Чөнки эш мөмкинлекләрен аларга иреклерәк кылалар, ә менә ул партияне тотмаучыларның гомуми хәле бик мөшкел.
җавап

кем: Айрат кайдан: Казан
24.09.2010 21:31
Сәүбәнгә Илфатка
АКП урынына кемне куяр идегез? Төркиянең зур проблемасы опозициянең акыл ягыннан көчсез, халыкка ят, җинаятчеләргә "мин Эргенекон адвокаты дип" үзенең дә шулардан булуында, аның бар кылган эше Эрдоган эшләгәнне сүгү, яхшы эшләсә дә начар эшләсә дә тәнкыйт, башка конструктив фикер ишетелми. Шундый опозициягә өмет юк. Төркиядә сәясәт әлегә АКП ягында, алар да күп ялгыша ләкин аларга алтернатива юк бит, Төркиянең хроник проблемалары күп берничә елда Европа дәрәҗәсендәге рәхәт ил ясап булмый АКП тырыша. Опозиция бик артта калган, без Ататөрекче диючеләр 30 нчы елгы идеалар белән зомбилашкан, үзләре Ататөрекнең кем икәнен белмиләр аңа табынырга кушалар. Опозицядә лидер юк, куркыту өчен нинди генә ялган чыгармыйлар, ялганнан халык туйган.
Экономика 5 еллык түгел, бүген Төркия экономика күрсәткечләре 5 елга 10 ел элекегә караганда, башка илләр белән еллык үзгәрешләрдә чагыштырганда бик күпкә яхшырак. Инфляция Чиллер, Мәсут Елмаз, Эҗивит вакытында 3 урынлы саннар белән языла иде хазер 6-7%. Бүгенге бурычта Эрдоганга кадәр алынган бурычларның өлеше бик зур, аңа кадәр алынган бурычларның процентлары да снеҗный ком кебек тәгәри, минут саен сәгат саен артуы элекеге хөкүмәтләрнең гаебе, шуннан бүген түләргә кирәк бурычны бензин, телефон, газ бәясен арттырып халыкка түләтергә мәҗбүр калалар, башка юлы инфляция, яңадан бурычлану. Экономик 5 елда ике тапкыр зурайган әлбәттә җитештерүендә импорт күп булгач бурыч та зураерга тиеш. Эшсезлек динамикасы башка илләрдә яхшырак түгел.



җавап

кем: Илфат кайдан: Мэскэу
24.09.2010 18:32
Торкиянен 2004 елда чит иллэргэ булган бурычы - 161.0 милиард доллар, э 2010 елда- 271.1 миллард доллар. Эшсезлек, 2004 елда -10.8 процент булган булса, 2010 елда - 14.0 процент. Тозелеш секторы исэ 2009-2010 елларда ин артта калган тармаклардан санала. Тэрекчэ белучелэр карагыз: TÜİK, TCMB, Hazine Müsteşarlığı 2010 yılı Ekonomik Paketi
җавап

кем: Сәүбән кайдан: Каф тавы
24.09.2010 17:43
Төркиядә төзелеш кенә алга бара шул (аның да сыйфаты - ташка үлчим). Ә акча мәсьәләсенә килгәндә, ул Төркиянең 75 процентлык халкында юк, аларның кесәләре буш, калган 25 процентның яхшы яшәве Төркия икътисадының бик алга киткәнлеген исбатламый. АКП дан чыккан мәгълүмат белән дөнья тулган, бер гугл генә түгел, ләкин ул мәгълүматларның күпмесе дөрес? Ялганнарга ышанып яшәүдән ләззәт табасыз икән, янә дәвам итегез... Тормыш чынбарлыгын күрә торып, АКПның ялганнарына, хәйләләренә каршы тора алмаслык дәрәҗәдә томана булудан Алла сакласын!
җавап

кем: Айрат кайдан: Казан
24.09.2010 09:59
Сәүбән, шәхәр карап йөргәнем юк, интернет булганда сиңа да киңәш итәм. Гууглны ач русча, ингилизчә укы аңламасаң татарчага тәрҗемә сервисы да бар.
анда күрерсең.... бик күп
за апрель-июнь ВВП страны поднялся на 10,3%, уступив по темпам увеличения только Сингапуру и Тайваню. Лидирующим сектором экономики Турции стала строительная отрасль, где уровень роста составил 21,9%.

Turkey’s economic growth is likely to be among the strongest of OECD countries in 2010, supported by financial stability, international investor confidence and a dynamic business sector, according to the OECD’s latest survey of the country

Бездә дә колхозлар җимерелде, димәк ки яңасын төзиләр, меңнәрчә иске машинаны утилгә аттылар яңасын сату өчен. Сиңа әле күп укыйсы тормышны аңлыйсы бар, дустым.

Нигә 10-15 ел элеккеге вакытка караганда сатлык биналар, йортлар, фатирлар саны арта, ә алучылар саны кими? Сату арткач бәясе төшәр аптырама, төшми икән алучысы бар димәк, синдә акча булмагач башка кешеләрнең дә хәле начар димә инде.

АКП миңа нигә,тавыш кулланмыйм ич.Сәясиләр бүген бар иртәгә юк алар, ләкин дөресне ялган ялганны дөрес итеп күрсәтергә ярамый.



кем: Ватанпәрвәр кайдан: Казан
18.09.2010 23:16
Азатлыкның бу сорауны бер яктан яктыртканы бик сәер. АК партиягә даими тәнкыйть Мәтинне тарафсызлыкта һәм "ничек бар, шулай" журналист принципларын үтәүдә шик тудыра.
җавап

кем: автор
19.09.2010 21:51
Aзатлыкта бу тема башыннан бирле төрле яктан яктыртылды (башка макаләләр өчен уң яктагы "бәйле язмалар" бүлегенә карый аласыз) Язмада авторның үз шәхси фикерләре урын алмый. Mәкалә референдумга кайтаваз һәм бу хакта дөнья матбугатына күзәтү формасында - "The Economist" журналынa сылтама белән язылды.