якшәмбе, 20 май 2012, Казан вакыты 00:35

шәлкемнәр / әңгәмә

Тимергали Нотфуллин: “Без соң уяндык”

Магнитогорскида яшәүче татар егете Тимергали Нотфуллин милләтен саклау өчен көрәшә. "Азатлык" радиосына Магнитогорски татарлары, аларның проблемнары турында сөйләде.

Тимергали Нотфуллин Казанда үткән Хәтер көнендә

мультимедиа

аудио
текст зурлыгы - +

Тимергали Нотфуллин Казанда уза торган чараларда да катнаша. Августта узган IV Бөтендөнья татар яшьләре җыенында бюро әгъзасы булып сайланган иде. Хәтер көнендә дә Казанга килеп чыгыш ясады.

Тимергали, Магнитогорски татарларын бездәге, Татарстандагы хәлләр кызыксындырамы?

Без – милли җанлы татарлар. Читтә яшәүчеләрне Татарстанда булган хәлләр күбрәк тә кызыксындыра әле. Без аның кадерен беләбез.

Магнитогорскида татарларның берләшү урыннары, оешмалары бармы?

Бездә мөселман татарларының берләшә торган җире – мәчет, милләткә юнәлгәне булса – татар мәдәни үзәге. Мин икесенә дә йөрим. Үзем бер мәчеттә җомга намазларын алып барам. Ял көннәрендә мәчеттә укытам. Үзем – шәхси эшмәкәр.

Сездә татарлар күпме?

Бездә, гомумән, 420 мең кеше яши, аларның 22 меңе татарлар.

Алар татарча сөйләшәме һәм аралашып яшиләрме соң?


Саф татарча сөйләшә торганнары 80нән узган әбиләр генә. 60-70 яшьтәгеләр исә татарча сөйләшсә дә, сүзләренең 30-40% урыс сүзләре. 50дән дә яшьрәкләр татарча белми инде.

Ә татар телен өйрәтү һәм милли үзаңны уятуга юнәлгән нинди дә булса эшләр алып барыламы?


Узган елдан бирле безнең шәһәрнең өч җирендә факультатив курслар эшли, анда теләгән кешегә татар телен укыталар. Татар грамматикасын түгел, ә сөйләшер өчен татар сөйләме өйрәнелә.

Укырга теләүчеләр бармы соң?

Бар, яшьләрдән быел унбиш кеше булды. Бу да безнең өчен бик сөенечле хәл. Урта яшьләрдәге ханымнар күп йөри. Аларның саны утыздан артык. Гомумән, курсларда иллеләп кеше катнашты.

Хәзер бездә Татар мәдәни үзәге каршында ял көннәрне балаларга татар телен өйрәтү эше башланды. Монда икедән җиде яшькә кадәрге балалар йөри, аларның саны кырыкка якын. Татар телен өйрәтә торган балалар бакчасы дияргә була инде.

Татар мәдәни үзәге нинди чаралар оештыра?

IV Бөтендөнья татар яшьләре форумында
Елына ике тапкыр “Татар җаны” дигән фестиваль бар. Анда Коръән уку, шахмат уйнау, балалар арасында тизәйткечләр әйтү бәйгеләре керә. Җиңүчеләрне бүләклиләр. Бер ай алдан газетларга реклам бирәләр һәм монда 150-300ләп кеше җыела. Тагын әле Корбан бәйрәме вакытында мәҗлес үткәрелә, кеше җыела.

Элек безнең дин юлындагы кешеләр, имамнар күбесе татарлар, бездә ике мәчет – икесендә дә татарлар иде. Менә быел имам үзгәрде, мөхтәсиб булып татар кешесе калды, ә бер таҗик имам булды. Чөнки татарлар мәчеткә йөрми. Шушы урыслашып бару бик начар йогынты ясады.

Мәчеттә вәгазьләр нинди телдә алып барыла?

Соңгы өч елда вәгазьләр урыс телендә алып барыла. Исәнмесез-саумысыз диюләр татарча әйтелә дә, калганы – урысча. Чөнки йөрүчеләр юк. Унбиш карт, 7 яшь татар кешесе йөридер.

Ә милләтчеләр шәһәрдә өч тапкыр күбрәк. Аларда дини аң бик зәгыйфь. Шундый фикер туа: боларга милләт кирәкмени, тегеләргә дин кирәкмени, дисең. Берләштерерлек әйбер юк.

Аларны берләштерү, дин белән милләтне якынайту өчен ни дә булса эшлисезме соң?

Без дәресләр алып барабыз, шул юнәлештә эшлибез. Татар теле дә укытыла. Татарча сөйләшәбез, исламга каршы бармаган гореф-гадәтләрне бергә алып барабыз.

Димәк, сездә дә берләшә алмау иң зур проблем булып тора?

Бездәге татарлар берләшә алмый, алар бер-берсе белән аралашмыйлар. Бигрәк тә яшьләр аралашмый. Олы буын үз арасында сөйләшә, бергә мәҗлесләргә йөриләр. Ә яшьләрдә андый принцип юк. Ул укырга килә, 600 кешелек мәктәптә татарлар өчәү булырга мөмкин, ә сыйныфта -- берүзе. Ул глобаль урыс атмосферасында үзен икенче сорт дип саный. Әгәр өйдә аңа өйрәтмәсәләр, “Син татар булың белән горурлан”, дип әйтмәсәләр, ул үзен мәктәптә мескен итеп хис итә.

Тимергали, ә менә сез үзегездә татар телен һәм милли үзаңны ничек саклап кала алдыгыз?

Өйдә сөйләштек, өйдә генә. Мин урыс мәктәбендә укыдым. Мәктәпне тәмамлагач, мәдрәсәдә белем алдым. Анда татар телен әдәби яктан үзләштердем.

Җанисәп вакытында сездә урыс булып язылучы татарлар да бардыр инде?

Бездә 70-80% катнаш гаиләләр. Мондый гаиләдә ата-аналар балаларны күбрәк урыс дип яздыра. Баланы татар дип яздыруны мәгънәсез дип күрәләр.

Димәк, татарлар саны кими?

Кими, әлбәттә, безнең сан кими. 1989нчы ел белән чагыштырганда безнең татарлар саны 0,8 % кимеде.

Ә моңа каршы көрәш алып бармыйсызмы?

Җомгада вәгазьләр сөйлибез, таныш-белешләргә әйтәбез. Кечкенә аудиториягә булса да газетларга чыгарабыз. Без соң уяндык, дип уйлыйм мин кайбер чакта. Бу эш 90 елларда башлансын иде – ул вакытта әле татарлар сакланган иде.
 
Тимергали Нотфуллин Хәтер көнендә чыгыш ясый


Тимергали Нотфуллин Казанга Хәтер көненә дә килгән иде. Ул Ирек мәйданында чыгыш ясады. Бу чыгышыннан өзек китерәбез:

“Бердәмлекне күрсәтегез! 90нчы елларда шулай гөрләп җыелган идегез – тарихтан беләм! Ә хәзер туган тел өчен җыелмыйсыз. Кайбер вакытта “Азатлык” сүзен әйтергә, ә кайбер вакытта чыгып, тел кирәк, татарча имтихан кирәк, дип әйтү мөһим. Безнең милләтебез татарча укырга тиеш!

Безнең татар телебезне Урта Азиядә таныйлар, Төркиядә таныйлар! Төрекләр, хәзрәтләр өйрәнеп, укыталар, татар телен ике атнада үзләштерәләр, ә без нинди хәлгә калабыз?! Онытмыйк татар телебезне. Татар булуыбыз, үзебезнең мөселман икәнлегебез белән горурланабыз. Исламсыз сакланып булмас, җәмәгать!” дип сөйләде Магнитогорски татары.

Тимергали Нотфуллин сүзләренә караганда, Урал якларында дин белән милләтнең бергә булмавы, татар яшьләренең бер җиргә оешмавы милләтнең таралу, югалу, кимүенә китерә. Андагы проблемнар күп кенә башка төбәкләр һәм Казандагы проблемнарга охшаш булып чыкты. Бүгенге сәяси-иҗтимагый торыш шул килеш дәвам итсә, Магнитогорски мисалында Татарстан киләчәген дә фаразлау мөмкин.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
фикерләр
     
кем: Вэсилэ кайдан: сахалин
28.10.2010 11:27
элбэттэ , бер яктан шатлыклы хэл, читтэ яшэуче миллэттэшлэребез, миллэт дип янып йори, нэрсэ дэ булса эшлэргэ тырыша. Без дэ узебезчэ тырышкан булабыз монда,Сахалинда. Лэкин бу ел отпускага Татарстанга кайткач, бер йорэк эрнеткэн нэрсэ эйттелэр. Тагын авыл мэктэплэрен ябалар, эрелэтэчэклэр.1000 йортлы авыллар.... Хэзерге вакытта, яшерен-батырын тугел, телне, гореф-гадэтне саклаучы - авыллар. Мэктэп бетсэ, яшьлэр калмаячак. Э шэхэрдэ инде татар балалары да юньлэп уз телен белми. Менэ чынлап та урыслаштыру бара, башка сэбэп табып. Гомер гомергэ ботен язучылар. шагыйрьлэр х.б. авылдан чыккан. Килэчэктэ ни булыр икэн, безнен хокумэт аны уйламаса.

кем: viner
26.10.2010 12:47
АФӘРИН, ТИМЕРГАЛИ !!!!!!!!!!!!!!!!!!!!

кем: Шүрәле кайдан: Кер-Хайван урманы
25.10.2010 14:24
Инде урыс теленә күчеп барган бер дингә генә басым ясап татарны берләштерергә була мыни?
Ә икенче бер диндә яшәүче нугайбәкләр кая? Или алар өч йөз ел элек Уралга Әтнә-Арчалардан сөрелеп тә бүген урта диалекты булып саналучы татар әдәби телендә аралашканнарына карамай - не причем булып кала? Болай булгач, бәәк йырак китәгә була аны... Чалмалы-тәреле поплардан чигенебрәк, башкача эш итәргә кирәк аны. Юкса нә Магнитогорск, нә Троицкларда татар исе дә чыкмаячак, ә киресенчә Орск, Соль-Илецклардагыча килмешәк казаклар басып алачак. Ә алар өчен урысы мы, татары мы - барысы да бер.
җавап

кем: Ramil кайдан: Минзәлә
29.10.2010 11:13
Тозтүбә (Соль Илецк), Орскта Казахлар килмешәк түгел, җирле халык! Ырынбурның 1920-25 нче елларда Казахстанның беренче башкаласы булганны да онытмагыз!
җавап

кем: Илнур кайдан: Актаныш
27.10.2010 11:29
Дин нигә урыслаша? Татарча әйттеләр бит инде - татарлар йөрми намазга! Урыслар килә бит Ислам диненә! Башта балаңны татарча тәрбияләргә кирәк. һәрвакыт мескен муллалар гаепле - татар телен ӨЙРӘТМИЛӘР!!! Мәчет - татар телен өйрәтү мәктәбе түгел, ә Ислам динен өйрәтү йорты. Ислам бар халыклар өчен килгән дин. Ник үзебез бармыйбыз соң мәчеткә, җибәрик балаларыбызны, арттырыйк татарның санын.

кем: Анурбик кайдан: Татарстан Республикасы
25.10.2010 09:53
Тимергалигэ Афэрин,ата-анасына рэхмэт!(улларын телебезгэ ойрэткэн.
Казанда дин миллэткэ якынмыни ? ? ?
Хэтер конендэ мэйданда ничэ дин эhеле..бар и д е....
Хэтта Кол Шэриф имамы Р.Юныста ТОП эш урыныннан каядыр......\

кем: Тукыран кайдан: уфа
25.10.2010 09:04
Илдус туганым бердә мактану дип кабул итмибез ул ТАРИХ күпме көч күәт инергия китте ул вакытта үкенмә оптимист бул .Менә бит ТИМЕТ-ГАЛИ кебек егетләр үсеп тора ул бит синең җимешең.Минем сиңа зур үтенечем хәм башкаларга безгә =ФИКЕР= китабы язарга вакыт 10 бит булса да бөтен өлкәне дә алып.ТИМЕР +ГАЛИ ләргә кирәк булачак .ТИМЕРГАЛИ энекәш бер кызык язам 1993 елда Маг-га кытай базарына барган идек анда рэкит машиналардан акча җыя иде минем яндагы машина хуҗалары качып беттеләр миндә 10\млн\ товар .Килделәр 5 әзмвердәй егет -чея машина -минеке дигәч случае чего скаҗеш от.........куркуымннан акылга килгәч аңладым .машинада ТАТАРИН хәм мәчет рәсеме бар иде.Шулай булгач Соң булсада уң булсын дәвләт төзү бер аны кулда тоту иң овыры без 5 дәвләт төзедек безнең тирәдә татарча сөйләшкән шахгалиләрнең токымы барын онытма......

кем: Ватанпәрвәр кайдан: Казан
25.10.2010 07:39
Искиткеч язма бу. Күңелдә миллилек, горурлык хисе уянып киттәрлек. Афәрин, Ләйсән, Афәрин, Тимергали!

кем: Илдус кайдан: Казан
25.10.2010 01:49
Тимергали кебек җегетләр кубрәк булса, бәлки әле, нәрсәдер эшләп булыр иде. Милли хәрәкәт, татар халыкының азатлыгы өчен керәшне, 20 ел мөннан өлек башлап җибәргән иде. Дересерәге, халкыбызның азатлыгы өчен, бездән алда булган буын крәшчеләрнең изге эшләрен давам иту иде бу. Миндә бу керәштә катнаштым һәм кечемнән, сәләтемнән килгән кәдәр милләтемә булышырга торыштым. ТИУнең бренче кәрылтай документларын Литва татарлар җәмгиятенең рәйсе Адам Ибрһим улы Асанавичус ( минем дустым урыны җәннәттә булсын) ярдәме блән бастырып, Казанга апкайтылды. Америкага барып, андагы милләттәшләребез ярдәмендә, бигрәктә дустым Равил Салиахмәт торышлыгында мин, АКШ ның сенаторлары, конгресменнары белән өчерашеп киләчәк референдумга халык ара кузәтучеләр чакыруга ирештем. Ә, конгресмен Томас Лантос (мәрхум) өчерашуымда бушка китмәде. Безнең: "Азатлык" радиосы ябылмасын, эшен давам итесен дигән утенечебезне, үзе ошандырганча булдырып башкарды. Азатлык радиосы әледә эшләп килә! Санап китсәң купкә китә, кай брәуләр бу абзый нигә мактанып яза диуләре бар. Ләкин бу мактану тугел! Яш буын мөне белергә тиеш. Ул вакытта ТИУдә 20 артык комитет- сексияләр эшли иде. Аларда, чын милли җанлы, фидәкар милләтәшләрбер үз белемнәрен, вакытларын җәлләмәделәр...Менә яш җегет Тимергали, узенең чыгышында: "без соңга калып башладык ди"... Юк без соңга калып башламадык. Татар милли хәрәкәте әйдәп баручы көч иде. Без, 20 ел мөнан өлек силәгән, таләп иткән әйберләрне, хакимият доирәләре хәзергенә, куркыпкына пышылдый башладылар. Без купкенә сәяси, игтисадый һ.б. нәтиҗәләргә ирешкән идек! Ләкин, ни айаныч, шуларны саклап кала алмадык! Дересенгенә әйткәндә безне, һәм бетен эшләнгән эшләрне сатылар!!! Әнә, Балтик буе республикалары, милли хәрәкәт тә, дәуләт җитәкчеләре дә бердәм булып хәрәкәт иттеләр.Һәм дәуләтчекләрен кире кайтардылар! Ә, без бер бребез блән юк барга бәхәсләшеп вакыт уткәрәбез,нерва ватабыз, җитмәсә б\б кимсетәбез... Бигайбә!

кем: Ватандаш кайдан: Булгар Иле
24.10.2010 23:31
Идел-Уралга кайтырга кирек. Үз ватаныбызда гына үзебез калырбыз.
җавап

кем: ураллы
25.10.2010 06:30
Магнитогорск- узе Урал инде ул, географияны белмэйhенме эллэ? Боронго башкорт ерзэре. Беззен республика сиге менэн араhы 20-30 сакрым.
Хамитовка тотагыз за йэбешэгез йозо башкорт тугел тип, карагыз был егеттен битенэ - Мортаза агайыбыззын йэш сагы тугелме? Эммэ мин миллэт тикшерер осон тугел - hар кем узе билдэлэй миллэтен. Э эш бында берэузэрзен тик Башкортостанды сэйнэп, унан сак кына ситтэ яткан татарзы исенэ лэ алмауында, шунда эшлэмэуендэ. Магнитта бит татарзан да былай башкорт куп. Бергэлэп милли мэктэптэр, матбугат осон hуз эйтhэлэр, башкорт менэн татарга тылмас кэрэкмэй, балалары ла тел белеп усер ине. Башкортостан барында татар теле йэшэйэсэк эле, сонки халыктын яртыhынан былай торки телле, окшаш теллелэр, туган телендэ hойлэшкэн балалар бер-беренэ йогонто яhай. Э бит Магнитта башкорт менэн татарга бер тамырзан тороп эшлэргэ була. Унда минен тугандарым йэшэй - катнаш башкорт-татар. Балалары башкортса, татарса анлай, эммэ урысса гына hойлэшэ. Мохит юк. Ике баhадир, сибэр егет, йэ кемде ала инде улар?
җавап

кем: Хәсән кайдан: Уфа
25.10.2010 22:05
Син бик кызык кеше: “монда аңлыйсың, монда аңлыйсың, ә монда юк” – дигәндәй. Рәсәйнең башка өлкәләрендә, татар һәм башкырт халыкларының туган телләрен оныту мәсәләсен генә караганда, татарларны башкыртлар белән берләшергә чакырасыз. Шул ук вакытта Свердловский өлкәсендә халык арасында “Сез татар түгел, сез башкыртлар” – дип агитация үткәрәсез. Сарытау башкыртларын татар конгресы белән элемтәдә гаепләп аларны “гениталияләренә” кадәр сүктегез. Сезне ничек аңларга, кайссы фикерегез чын, кайссысы “деҗурный”?
Берләшү ул башкириядән башланырга тиеш, Әгәр мондагы татарлар һәм башкыртлар уртак тел таба икән, телләребез башка җирдә дә сакланачак, юк икән – Уфадада шул ук хәл, Магнитогорскийдагыча, просто ситуацияне белмисез. Татар телендә сйләшүчеләр беткәнче үк башкыртча сөйләшүчеләр уҗе булмаячак Уфада. Һичшиксез 15-20 елдан Уфа урамнарында татар һәм башкырт телләре ишетелмәячәк. Уфа бит мустай кәрим урмы белән генә бетми, аның Черниковкасы да бар...., сез татар һәм башкырт телләре куллануының кимү тизлеген тоймыйсыз бит. БСТ – дан башкыртча тапшыруны 50-60 яшлекләр генә карый хәзер. Шәһәр яшләре генә түгел, хәттә рацентрдан килгәннәре дә аңламый да, карамый да.

Ә интернетта талашу ул берләшү перспективасын юкка гына чыгара, бу сүз көрәштерүдә җиңүче юк та, булмас та....

кем: жэмдихан кайдан: Шыгырдан
24.10.2010 23:06
Ләйсән, әфәраин. яхшы язма. Җитешсезлекләренә караганда, уңышлы яклаы бу язмада күпкә күбрәк. Тимергали инде тулысынча мактауга лаек