киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


дөнья

Мәскәүгә террор кайтты

29.03.2010

Дүшәмбе иртән Мәскәү меторсының ике станциясендә булган шартлаулар нәтиҗәсендә кимендә 38 кеше һәлак булды, дистәләрчәсе - яраланды. Хакимият шартлауларны террор гамәле дип бәяләде һәм тикшеренү ачып җибәрде.

йөклә

Беренче шартлау иртәнге 8 тулып килгәндә Мәскәү метросының кызыл линиясендәге "Лубянка" станциясендә булды. Якынча 40 минут аерма белән икенче шартлау шул ук линиянең "Парк Культуры" станциясен тетрәтте. Хәзерге вакытта метроның бу линиясендә "Спортивная" белән "Комсомольская" станцияләре арасында хәрәкәт туктатылган.

Үлүчеләр саны үзгәреп тора: метро идарәсе вәкиле башта "Лубянка"да 40лап, ә "Парк Культуры"да - 20ләп кеше һәлак булды дип белдергән иде. Соңрак Русия прокуроры үлүчеләр санын 37 дип билгеләде. Кичкә таба бу сан да үзгәрде - хастаханәдә шартлауда яраланган тагын бер кеше вафат булды, шулай итеп үлүчеләр саны 38-гә җитте.

Шартлаулар метро треннары (поездлары) станцияләрдә торган чакта булу сәбәпле, корбаннар трен эчендәгеләр дә, платформада торганнар арасында да булган.

"Лубянка" станциясе Русиянең Федерал иминлек хезмәте (ФСБ) башидарәсе якынында урнашкан.

Бу станциядә хәзерге вакытта 40 ашыгыч ярдәм машинасы һәм һәлакәтләр медицинасы үзәге төркеме эшли. 

Русия хакимияте шартлауларны шунда ук террор гамәле дип бәяләде. Мәскәү прокуратурасының Тикшеренү комитеты вәкиле Владимир Маркин, тикшеренү эшләрен террор матдәсе нигезендә ачылуын әйтте.

Берүк вакытта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, "Проспект Мира" станциясендә дә өченче шартлау булуын кире какты, бу хакта Мәскәүдәге кайбер мәгълүмат чыганаклары хәбәр иткән иде.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

Тамгалар: metro, moscow, blast, terror

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: гыймранова кайдан: ЛА
30.03.2010 08:09
сонгы коннэрдэ руссиядэ каршылык акциялэре тынып тормады. халык игтибарын башка тарафка юнэлтеу очен эшлэнгэн эш инде бу. хэзер югалтулар кичергэн халыкта каршылык акциясендэ эшлэре булмаячак. дошманнан уч алу кирэк ич.
безнен тормышнын бар гаебен ислам террорчыларга япсару - ин жинеле. энэ шул террорга каршы дигэн баш астында узлэренен мэкерле эшлэрен эшлэп яталар, аллахнын каты кахэре тошкере бэндэлэр.

кем: татар улы кайдан: татар иле
29.03.2010 14:34
Беркем дә отмаячак. Террорның сәбәпләрен өйрәнеп, аны бетерергә җыенучы юк.

кем: viner
29.03.2010 12:20
Гомумән террорның Мәскәүдән киткәне дә булмады дисәң була: кызыл террор, ак террор, тоталитар террор, дини террор, дәүләти террор. Террор бит гади үтерү түгел, ул берәр политик төркем тарафыннан үз максатына ирешер өчен башкарыла торган кешеләрне, халыкны көчләү (насилие) актсиясе, шул исәптән кешеләрне үтерү дә. Бу политик төркем кешеләрнең бер өлешен үтереп, калганын куркулык астында калдыра һәм үз теләгенә ирешә.
Кем отар бу вазгыяттән, шулар арасыннан гаеплеләрнә дә эзләргә була.
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
29.03.2010 21:49
Кем отасы - билгеле. Монда сер юк. Энэ Бесланда 300 гэ якын балаларны огнемет белэн яндыргач (кем яндырганы да билгеле!), Русияда губернатор сайлауларын бетерделэр. Мэскэудэ йортлар шартлаткач, Чечняга бэреп кереп, анда 250 000 мен кешен юкка чыгардылар. Кем шулай иткэне дэ билгеле. Чиратта, курэсен, хэзер барлык кузгэ куренгэн ташламаларны да бетеру куз алдында булмагае. Мэсэлэн, шушу радио, интернтетларны тыю, якын килэчэк расписаниега кертулелэре ихтимал.
җавап

кем: Шәрәф кайдан: Казан
31.03.2010 00:22
Тыныч, гади халыкның кырылуы зур фаҗига... Һәр җан иясе кызганыч... Ләкин "Аһ, йөздән артык кеше харап булган бит!..." диюгә үк Мирзаянов әйткән чирек миллион чечен искә төшә. Әле бу әфәнде бөтен Кавказда империя юк иткән башка милләтләрне искә алмаган... Кимендә ярты миллион кешене кырдылар. Басаев нәселеннән генә дә 38 кешене үтергәннәр... 100не 500000 мең белән чагыштырасың да, авызыңнан "пүчтәк икән бит 100 кеше!" дигән көфер сүз чыгуын сизми дә каласың. Шунысы кызык, шартлау тынуга ук "это дело рук исламистов" дигән сүз ишетелә... Халык белә: мондый диверсияләр милләтләр арасындагы "толернтлыкны" тәэмин итүгә, ислам динендәгеләрне шомландыру, куркытып тотуга исәп ителә.
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
31.03.2010 18:46
Сез, Шэрэф эфэнде, дорес язасыз. Мин ислам диненен шул террористик акцияларда, ягъни, халык азатлыгы сугышынын ин дэхшэтле хэм ин куркынычлы, жавапсыз, чараларында бернинди дэ катнашы булмаганын исбат иткэн Американын Нью-Йорк таймс гезите мэкэлэсен урнаштырган идем ( Винер-Вэлиулла интервьюсы буенча фикерлэрдэ). Жэл, элбэттэ, шундый аналитик мэкэлэлэр Русияда хэм Татарстанда халыкка житкерелми. Минем генэ монда язганым ул кимчелекне бетерэ алмый. Шунысы да аяныч, империяга каршы барлык акцияларга ислам тамгасын ябештереп, моселманнарны сузсез сарык котуенэ эверелдеру мэкерле нияте тормышка ашырыла.