якшәмбе, 20 май 2012, Казан вакыты 00:35

шәлкемнәр / әңгәмә

Камәр Яфай: "Төркия татарларына төрекләшү яный"

Төркиядә яшәүче татар яшьләре туган телләрен, татар халкының гореф-гадәтләрен оныта. Русиянең татар төбәкләреннән күчеп килгән буын алышынып, аларның оныкларына төрекләшү куркынычы яный башлаган. Камәр Яфай – студент кыз. Ул Төркиядә туып үскән.

Камәр Яфай

мультимедиа

аудио
текст зурлыгы - +

Камәр, Төркиядә татар оешмалары бармы? Син алар эшчәнлегендә катнашасыңмы?

– Бездә андый нәрсәләр юк. Шулай да безнең шәһәрләребездә оештыручылар бар. Татарлар белән аралашабыз, Сабантуйлар ясыйбыз.

– Син үзең татар телен ничек саклап калдың һәм милли үзаңны кем уятты?

– Минем әтием татар, әнием төрек. Безнең өйдә төрек телендә сөйләшәләр. Мин дәү әни-дәү әти янында үстем, алар татарча сөйләшә иде. Аннары, Казаннан Төркиягә укырга килгән дусларым бар. Алар белән аралаштым, бергә татарча сөйләштек. Шулай итеп, татар телем әзрәк булса да шомарды. Мин моңа бик шат. Инде әти белән дә татарча сөйләшәбез.

Без Татарстанны бик яратабыз. Татар җырларын тыңлыйбыз, “Яңа гасыр” каналыннан татар киноларын карыйбыз, татар җырларын тыңлыйбыз, Татарстан хәбәрләре белән танышып барабыз.

Камәр Яфай
– Әби-бабаларың кайсы яктан? Хәзер Төркиядә яшиләрме?

– Минем дәү әтиемнең бабасы Оренбурдан Төркиягә күчеп килгән булган. Алар чукындыру вакытында качканнар. Османнар аларга иске шәһәргә төпләнегез, дип әйткән. Шәһәрдә балаларыбызга кыен булыр дип, аларның авылга күчәсе килгән.

Хәзер Османия дигән бер татар авылыбыз бар. Минем дәү әти-дәү әнием дә, әтием дә шунда туган. Хәзер шәһәрдә яшибез. Укулар башлангач, авылда беркем дә калмады инде.

– Камәр, Төркиядә очрашулар була, дигән идең. Сез анда татарлар белән очраша торгансыздыр инде. Үзара татарча сөйләшәсезме?

– Әтием авылда туып үсте, аның туганнары-иптәшләре бар иде. Алар гел татар телендә сөйләшкәннәр. Төрек телен дә өйрәнгәннәр, татарча да әйбәт сөйләшәләр. Ләкин хәзер минем яшемдә булган кешеләр авылда тумаган, шәһәрдә яши. Әти-әниләре татар булса да, үзара төрек телендә сөйләшәләр. Шуңа күрә татар телендә сөйләшүче, аны саклаучы, өйрәнүче Төркиядә аз. Мин дәү әни-дәү әти янында үсүемә шат, ләкин анда булмасам, мин дә өйрәнә алмый калыр идем. Шуңа күрә, безнең татар яшьләре арасында төрекләшү бар.

Истанбулда Гөлтан Ураллы исемле оештыручыбыз бар. Шуның белән сөйләшкән идем, ул хәзер татар яшьләренә татарча өйрәтергә җыенулары турында әйтте. Бер татар сыйныфы ясаячаклар икән. Татарстаннан килгән бер студент кызыбыз бар, монда ул татар теле һәм әдәбияты укытучысы булырга укыган. Ул Төркиядәге татар яшьләренә татар телен өйрәтәчәк.

Шуңа күрә, Татарстаннан татар теленә өйрәтә торган китаплар сорыйбыз. Минем иптәшләрем бар, алар татар телен өйрәнергә телиләр, ләкин өйрәтүче булмагач, белми калганнар иде. Бу курс ачылгач, бик шатландым.

Камәр Казанда дуслары белән
– Димәк, сездә китапларга кытлык бар?


– Әйе, бездә татар телендә китаплар юк. Моннан сорыйбыз, безгә җибәрмиләр. Безгә әдәби китаплар кирәк түгел, татар телен өйрәтүче, кечкенә балалар өчен язылган китаплар да ярый.

Теле барның – иле бар, дигән татар мәкале. Кеше балачагында нинди телдә сөйләшсә, үскәч тә, олыгайгач та, чын мәгънәдә кеше булгач та, шул тел белән үсә һәм шул телгә ярату саклана икән.

Камәрнең интернеттагы сәхифәсендә: “Ничек тәмле ул татар булып яшәү!” дип язылган. Аны Төркиядәге татарларның төрекләшүе, Русиядәгеләренең урыслашуы бик борчый. Шәһәрдә туып үскән буын татар телен оныта, дигән сүз Татарстанга гына түгел, Төркиягә дә кагыла булып чыга.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
фикерләр бите: (2)
    алга 
кем: казанлы
26.10.2010 04:11
Ә Рәсәй татарларына урыслашу яный !

кем: Муса кайдан: Чанкыры
23.10.2010 19:09
Minémchä, Töréklärnéng (Ugızlarnıng) Tatarça söyläşüvi bilän Tatarlarnıng Törékçä (Ugızça) söyläşüvi yaman tügél. Nigä yaman bulsın? Biznéng üzébéz bir tügélmi? Min bir Ugız bularak Tatarça üyrängäném öçén şatmın. Biznéng kulturası bir, yäşäv forması bir. Min Tatarstanda tuvgan bulsa édim, Tatarça söylägenémgä borçılmas édim. Tatar kardaşlarımga küp räkhmät!

кем: Rinat кайдан: Saratov
22.10.2010 22:04
Bөyek xalıq turında.

Tөrkiyә >50 (Barısı 72)
Әzәrbәycәn 8 (Barısı 9)
Uzbekistan 23 (Barısı 28)
Qazakstan 8 (Barısı 16)
Türkmenistan 5 (Barısı >5)
Qırğızstan 3.7 (Barısı >5)

кем: Ростэм кайдан: Казан
12.10.2010 21:09
Дуслар сезнен ярдэмегез кирэк! Татар теленен усешенэ уз олешен кортергэ телэучелэр булса. рэхим итегез: татар телен ойрэнучелэр очен ясалган сайтка ярдэм кирэк: h t t p : / / m i r 2050 .na ro d.ru/ tat. h t m l (зинхар, ссылкадагы пробелларны(буш араларны)бетерегез)

кем: Камил кайдан: Казан
07.10.2010 15:40
Татар булыгыз, Төрек булыгыз, ләкин башкаларга файдалы булыгыз. Позитив милләтчелек булсын, башкаларны яманлап үзеңне яхшы күрсәтергә тырышу ЗУР АХМАКЛЫК. Төркиядә милләтчелек агымнары төрле сәбәпләрдән башкаларны яманлап үзләрен чистага чыгаруга корылган, ләкин бу алым безгә туры килмәс. Татар булуга бер кем дә каршы түгел, башка милләтләрне яманлап гөнахка керергә түгел. Яхшы гамәл кылсаң күренә ул, мактану да кирәкми.

кем: Булат кайдан: Чаллы
05.10.2010 15:33
эфэрин Камэр! бик матур сузлэр хэм эшлэр! синен кебек кызлар кубрэк былсын иде Татарда!
Торкиядэ Татарлар бик зур эзлэр калдырды, Торкия дэулэтенен тозелешендэ булышып торды Мустафа Кемаль эфэндегэ!
Торкия ботен торки халыкларны узенэ кушмакчы була, минемчэ дорес эш тугел бу. Эйе, без бер анаватаннан килгэн - Алтайдан, лэкин хэзер без боек Торки миллэтлэре. Татарстан торкилэре, Торкия торкилэре, Казак торкилэре хэм башкалар.
Татар исеме 12 гасырдан Европада, безнен эрага кадэр 1 мен ел элек булган, хэм, Уфадан R эфэнде, без шул БОЕК ХАЛЫКНЫН балалары! МИН БИТ ТАТАР, УЗЕМ ДЭ ЧЫН ТАТАРМЫН!!!
Татарлыктан татар һич гарь итәрме,
Кеше исмене инкяр итәрме.
Татарлыкта татар угълы татармын,
Татар түгел димә - башың ватармын!
Дәрдмәнд

кем: R кайдан: Уфа
04.10.2010 07:36
Элгаре монда татар булмаган. Татар кабиласе коньяк Монголияда булганы билдале. Монгол яуларынан сон тугел, урыс басып алыуларынан сон мондагы болгарларны,мишарларне, башкортларны h. б. -ны татар атый башлаганнар. Башкорт восстаниеларе булмаса, ботенебезде да урыс телле миллатсез татар-монгол калдыгы диеп йореткан булырлар иде. Торкиядаге татарларнын тороклашеуена килганда бер ук кешеларнен икенче мартаба ассимиляциялашеуе килеп чыга инде.

кем: фэрештэ кайдан: куктен
03.10.2010 21:44
Афэрин Камэр! Юкса туйдырдылар инде бу тэреклэр шул татар тэреклэре диеп, элбэттэ без тэрки кауемнэн, эмма миллэтебез татар, узебезнен гореф-гадэтлэребез, йолаларыбыз, менталитетыбыз бар хэм бу бакыштан татар миллэте белэн тэрек миллэте арасында жир белэн кук арасында аерма бар!!!

кем: Ufadan кайдан: UfaStan
03.10.2010 09:24
Tatar qizları bar ilda matur, güzal iç!
Yaşasen Tatar millatebez! Afarın, Kamar!! S.U. İske şahar matur şahar ul! Zur Slm Ufadan!

кем: Kamer кайдан: Turkiye
02.10.2010 16:12
rehmet duslar yazgan yazular ochen hem Linar dustım sinada zur rehmet eytesim kile shundi jılı suzler ochen... Яшә Татар, юкка чыгу безгә килешмий, Мәңгеллекә күккә тартыласы. Мин, милләтем, бары шуны телим Татар булсын, Татар үлмәсен!!!
җавап

кем: A.Cayık кайдан: Esk26
02.10.2010 20:12
Etiyinnin iseme kemiyı eli Kamer kiçkinem?
фикерләр бите: (2)
    алга