якшәмбе, 20 май 2012, Казан вакыты 00:33

татарстан

Шәймиев: "Телне гаилә, мәктәпкәчә тәрбия һәм башлангыч мәктәп саклаячак"

Хәзерге вакытта Чехиянең Карловы Вары шәһәрендә ял иткән Миңтимер Шәймиев, Татарстанның беренче президенты, “Азатлык” радиосының татар-башкорт редакциясе мөдире Кәрим Камал белән очрашып, аның сорауларына җавап бирде.

текст зурлыгы - +
                                         *   *   *

Берничә көн элек "Азатлык" радиосында Татарстанның беренче президенты чорына фото-нәтиҗә ясаган китап турында бер хәбәр булды. Бүген инде без Сезнең үзегез белән күзгә-күз очрашабыз. Бу юлы Сез Карловы Варыга икенче бер статуста, хакимият йөгеннән арынып килдегез. Ниндирәк хисләр Сезнең күңелдә? Соңгы 20 елда һаман да югары җитәкчелектә булып, бер көн эчендә шул хакимияттән читләшү шүрләтмәдеме бераз?

Мондый сорауны миңа еш кына бирәләр иде. Элегрәк тә, әле китү турында уйламаган вакытта да. Минем чын күңелемнән шуны әйтәсем килә - моңа һәркем ышанып та бетми инде, чөнки моңа ышану да авыр, әмма мин беркемне дә гаепләмим - минем өчен президент эшеме, хөкүмәт җитәкчесеме - инде мин эшләмәгән эш булмагандыр, барлык стадияләрне уздым - минем өчен алар барысы да көндәлек эш булып тоелдылар.

Әйтәләр бит, хакимияткә чумып, тиз генә аның рәхәтенә күнегеп китеп яшиләр дип. Минем андый тойгылар булмады. Бәлкем алга таба сизәрмен, китүемә бик әз генә вакыт үтте бит әле. Әле хәзергә сизелми. Дөресен генә әйткәндә, минем өчен китәргә теләү, китәсе килү - алдан уйланган адым иде, ул быел гына хәл иткән нәрсә түгел.

Хәзер бит инде регион җитәкчеләрен урындагы парламентларга Русия президенты һәм “Бердәм Русия” партиясе тәкъдиме белән тәкъдим итәләр. Шул гамәл кертелгәч, мин Владимир Путин янына кердем. Мин әйтәм: “Мин моңарчы сайланып килгән президент, шуңа күрә минем теләгем китүдә”, дим. Безнең аның белән шундый сүз, бик җитди сүз булды, моннан биш ел элек ул президент иде бит. Без бик озак сөйләшеп утырдык. Шунысын әйтергә кирәк, ул мине аңлады. Шуңа да карамастан, “Хәзер бик җаваплы вакыт, без Татарстан өчен тыныч, борчылуыбыз юк. Шуңа күрә, бик сорыйм сездән, мөмкин булса, тагын бер срок эшләгез әле”, диде. Ул чагында инде үзара сөйләштек, килештек. Ул миңа әйтә: “Син хәзер үк журналистлар янына чыгып, менә Владимир Владимирович Путин үзе сорады, мин шуңа калдым дип әйтсәң дә яхшы булыр иде”. Әмма без инде алай тәрбияләнгән кеше түгел. Сөйләшенгән - ирләрчә, егетләрчә. Шулай кул бирештек тә, тагын биш ел эшләргә ризалык бирдем. Ә инде бу юлы үзем өчен бу мәсьәлә инде хәл ителгән иде.

Аннан шуны да әйтергә кирәк, республикада лаеклы кадрлар бар. Менә Рөстәм Нургалиевич унбер ел хөкүмәт башлыгы булып торды. Бик сәләтле, энергиясе күп. Шул ук вакытта, бу мәсьәләне хәл итәр алдыннан “Бердәм Русия” партиясе тәкъдиме уңаеннан Мәскәүдәге президент аппараты күп кенә эш башкарды, безнең күп кенә егетләрнең эшен тикшерделәр, өйрәнделәр, карадылар. Шуннан, соңгы очрашуда Дмитрий Анатольевич Медведев әйтте (мин моны сүзгә сүз китерәм): “Мы приятно удивлены тем, что у вас прекрасная плеяда кадров”. Шундый шаккатып, рәхмәт сүзләре белән әйтте. Күпчелек губернаторлар үзләре кырында көчле кешеләрне тотмыйлар, без менә бу хәлне күреп Сезнең эшегезгә тагын да ныграк сокландык дип менә шундый бик зур бәһа бирделәр.

Ә Рөстәм Миңнеханов исемен беренче кем атады?

Мин инде турыдан-туры Дмитрий Анатольевичка кереп, үземнең китүем турында игълан ясаганнан соң, Дмитрий Анатольевич әйтте: “Сез кемне атыйсыз, шуны тәкъдим итәбез”, диде. Менә шундый ачыктан-ачык сөйләшү булды.

Бер дә онытмыйм, үзгәртеп кору чорында Жванецкийдан чыккан бер хикмәтле сүз бар иде. Альтернатив сайлаулар башлангач, ул: ”Альтернатива хорошо, но место одно”, дип әйткән иде. Безнең егетләр арасында лаеклылар күп. Рөстәм Нургалиевич инде ул турыдан-туры безнең эшне белә торган, дәвам итәрдәй лаеклы егет. Аңа эшкә өйрәнеп торасы юк, турыдан-туры эшне алып бара ул. Булдыклы егетләргә без бай...

Үзегезгә тәҗрибәле алмаш әзерләүне сез иң зур казанышларыгызның берсе дип саныйсыз кебек...

Һичшиксез бу шулай. Ул һәрбер җитәкче өчен шулай. Бу үзеннән-үзе эшләнә торган әйбер түгел. Аның өчен бит түземлек кирәк. Көчле егетләрнең үз характеры була. Алар белән эш итү җиңел түгел. Үзеңнең көчең булса гына алар белән эшләп була. Минем Татарстан үрнәгендә генә әйтәсем килми, кайда гына булмасын, кайсы гына өлкәне, кайсы гына илне алма - бу иң зур казанышларның берсе.

Хәзер үткәннәргә әйләнеп караганда, горурлык хисе тудырган тагын нинди казанышларыгызны әйтә алыр идегез?

Безнең иң зур казанышыбыз – соңгы елларда татар халкының дәрәҗәсен күтәрү. Бәлкем, без кылган гамәлләрдән тулысынча канәгатьләнү хисләре юктыр да. Шуңа да карамастан, бу соңгы ун-унбиш ел эчендә татар халкының дәрәҗәсе Русия күләмендә, якын-тирәдәге дәүләтләрдә һәм чит илләрдә дә нык күтәрелде дип әйтер идем. Ә без аңа мохтаҗ идек.

Чөнки сез үзегез дә беләсез, элеккеге СССР-ның бөтен идеологиясе, дәреслекләрдә дә, балаларны укытканда да безне татар-монголларга тиңләп, татар-монголларның Рәсәйне яулап алуына, 300 еллык вакытка нигезләнеп тискәре караш тудырган иде безнең халкыбызга карата. Инде ирекле тормыш, үзгәртеп кору башлангач татар халкы үзенең чын йөзен күрсәтте. Ул үз-үзен, дәрәҗәсен белә, горурлык хисләре белән яши торган, шул ук вакытта башка халыкларның мәнфәгатьләрен искә алып эш итә торган халык икәнен күрсәтә. Чыны да шулай, үзегез белеп торасыз.

Әгәр дә безнең халык үзен башкача тоткан булса, Русия уртасында әллә нинди күңелсез хәлләр килеп чыгарга мөмкин иде. Ә безнең халыкның тарихы, дөресен генә әйткәндә, Чечня, Кавказ халыклары тарихыннан гадирәк дип әйтмәс идем. Безнең үз халкыбыз башка милләтләр, башка бар халыклар арасында үз дәрәҗәсен, кем икәнлеген күрсәтте.

Бу инде сәяси яктан да, икътисадый яктан да күренде. Бөтен нәрсәне чагыштырып карау юлы белән бәһаләп була. Шул ук Мәскәү белән дә, Санкт-Петербург белән дә, башка алга киткән өлкәләр белән чагыштырып карасаң, Татарстандагы тормыш дәрәҗәсендә дә, көнкүрештә дә уңай үзгәрешләр булды. Миңа бәлкем әйтергә дә ничектер уңайсыздыр бу мәсьәләләр турында, әмма ул күзгә күренеп торган уңышлыклар.

Аннан болай, Татарстанның үзендә шулай булгач, аның даны бөтен татарга тарала инде ул. Татарлар безнең Татарстанны туган җир, туган ил дип саныйлар. Тарихи Ватан дип. Үзебезнең татар милләте, кая гына яшәмәсен, үзенең татар икәнен куркып әйтми инде хәзер, яшереп тора торган вакытлар узды.

Югары җитәкче булу, бигрәк тә Татарстан кебек катлаулы республикада, кайвакыт кырыс карарлар кабул итүне таләп итә. Андый чаклар да булгандыр. Бар кешегә дә ярап бетеп булмый, кемгәдер каты итеп тә әйтелгәндер...

...Әле аның барысын да әйтеп бетереп тә булмый: карарлар ничек кабул ителгәнен, ниләр уйланылганын...

Үткәнгә әйләнеп караганда: “Эх, болай эшләсәм яхшырак булыр иде...” дигән үкенүләр булмадымы?

Болай киң күзлектән чыгып караганда, юк дип саныйм. Ничек карыйсың бит аны. Минем бервакытта да беркемне дә гаепләгәнем юк. Үзгәртеп кору чорының бигрәк тә беренче елларын искә алсак. Безнең татар милли интеллигенциясе һәрвакыт көчле булды. Аның хәле җиңел түгел иде, телен тыеп, тешен кысып яшәгән интеллигенция бит инде ул. Бездә генә түгел, гомумән тоталитар җәмгыятьтә шулай бит инде ул.

Ә инде Михаил Сергеевич (Горбачев) үзгәртеп коруны башлагач, гласность дигән төшенчә бар иде бит, ул бөтен дөньяга таралды. Перестройка, гласность. Шул чакта безнең интеллигенция бәйсезлек мәсьәләләрен бик каты күтәреп чыкты. Минем нәрсә әйтәсем килә: бу - тарих, әле без аңа вакыт-вакыт әйләнеп кайтачакбыз, киләсе буыннар әйләнеп кайтачак. Татарстан үзгәртеп кору елларында үзенең хокукын саклап калу юлында беренчеләрдән булып барды. Беркем дә Татарстаннан алда нинди дә булса кыю гамәлләр кылмады дип әйтер идем. Дөнья булгач төрле хәлләр була дип әйтәләр бит инде безнең халыкта. Безнең Шартнамәдә язып куелган: Татарстан президенты ике телне белергә тиеш. Анда шундый маддәләр, күп кенә мәсьәләләр каралган. Алдан каралып куелган бу. Кирәк булса, аңа нигезләнеп күп эшләр эшләргә була.

Сез өченче президент булыр дип уйлыйсызмы?

Гомергә булыр дип уйлыйм. Төрле сүзләр йөри. Әгәр дә инде кем дә булса Русия Конституциясен боза икән, турыдан-туры үзгәртә икән... Әмма аның белән шөгыльләнү кемгә кирәктер, мин анысын аңламыйм. Әгәр дә Русия Федерациясе демократик юл белән бара икән, бу мәсьәләләргә кагылырга тиеш түгелләр дип саныйм. Бу - Татарстанның үз эше, ул турыдан-туры безнең вәкаләтләр. Аңа тыгылырга теләүчеләр, куллары кычытучылар күп. Бигрәк тә Дәүләт Думасында, анда төрле халык бар бит...

Әгәр дә инде ил демократик юл белән бармый икән, ул чагында без тагын кая барып чыгачакбыз? Моңа минем җавап та биреп торасым килми. Ул чагында демократик җәмгыять төзибез дип нигә интегергә безгә? Мин һәрвакыт әйтеп киләм: Русия унитар дәүләт булып калып демократик дәүләт була алмый. Була алмый. Чөнки аның эчтәлеге, этник табигате башка, мондый федерация дөньяда башка юк. Гомумән, Русия халкы күпмилләтле. Рус халкы барсыннан да күбрәк санлы, әмма башка милләтләр дә бар һәм аларның барысының да кешечә яшисе, алга киткән демократик дәүләттә көн күрәсе килә, хокуклы буласы килә.

Ул башкача мөмкин дә түгел бит. Ул чагында үзгәртеп корулар белән шөгыльләнү ник кирәк иде соң? Минем уйлавымча, элеккегә кире кайтырга мөмкин түгел. Менә сорыйлар миннән: “Сез курыкмыйсызмы, Рәсәй кабат тоталитар дәүләткә кире кайтмасмы?” Аның бер кызык ягы бар: һәрвакыт шундый сорау бирергә кирәк – 1990-нчы елда туган балага бүген 20 яшь, ә без үзгәртеп коруны башладык 1985-нче елда. Бу бала бит инде гел бөтенләй башка шартларда, башка җәмгыяттә яши торган бала. Шуңа күрә, бер генә акыллы баш та моңа барырга тиеш түгел. Авыр эш бу, анысына сүз дә юк. Русия Федерациясеннән чын демократик федерация ясау - иң авыр мәсьәләләрнең берседер әле бәлкем.

Без менә Русиядәге демократиянең торышы турында сөйләштек. Бер ярым ел элек, сез "Азатлык"ның Казан бюросына килгәндә бик хикмәтле сүзләр әйткән идегез. Мин аны укып та китәм инде. “Матбугат чараларының ирекле булуы турында без бәхәсләшергә дә тиеш түгелбез. Әгәр дә алар җәмгыятькә турыдан-туры зыян китермиләр икән, аларның үзенчәлекле, башка төрле карашларны халыкка җиткерергә тиешлеге табигый. Әмма халык та моңа әзер булырга тиеш. Һәркем үзе нәтиҗә ясый ала. Нинди реакция ясарга, кабул итәргәме моны, юкмы. Менә шундый дәрәҗәгә барып җитсәк, гражданлык җәмгыяте үзенән үзе барлыкка килеп башка уңай демократик процесслар алга барачак дип саныйм мин”, дигән идегез. Күпмедер вакыт үтте хәзер. Бүген Татарстандагы демократиянең торышында Сездә борчылу уятырлык нәрсәләр бармы?


Татарстанның үзендә юк. Әйтәсем килгәне шул - бу гомумән Русиягә дә кагыла. Бәлки мин ялгышамдыр, чөнки мин республика белән озак еллар буе җитәкчелек иткән кеше. Минем үземнең уйлавым буенча, андый куркынычлар юк.

Шул ук вакытта матбугат чараларына да акыл керә бара, алар үзләренең җаваплылыгын сизәләр. Берсен икенчесеннән аерырга ярамый. Ничектер бер вакыттарак өлгерергә кирәк. Бигрәк тә сәяси процессларда. Әгәр дә инде бу мәсьәләләрне бер-берсеннән аера башласаң, юньле эш чыкмый. Халыкның үзаңы барлыкка килү өчен вакыт кирәк, түземлек кирәк дип әйтер идем.

Минем матбугат чараларында эшләгән кешеләрне дә гаеплисем килми. Башта бигрәк тә, менә безнең хокукыбыз бар, нәрсә телибез шуны яза алабыз, тормыш без ничек бәһа бирсәк, шулай барырга тиеш диючеләр бар иде. Шундый җавапсызлык булганмы, анысын белмим.

Үзгәртеп кору чоры башлангач, миңа Туфан Миңнуллинның бер чыгышында китергән сүзләре ошаган иде. Талантлы кеше талантлы кеше инде ул. Ул болай дигән иде - менә язга авышкач (шул хәзерге көннәргә туры киләдер, апрель аена), аланнар кардан ачыла башлагач, ноябрьдә, декабрьдә туып, гел өйдә торган сыер бозавын беренче мәртәбә аланга чыгарып җибәргәч, бозау беренче мәртәбә дөньяны күрә, аланны күрә, нишләргә белми. Кояш, алан, сикерә-нитә... Менә безнең журналистларыбыз, аларның үз-үзләрен тотышлары менә шул төсле, дигән иде ул. Моннан да яхшырак чагыштыру табуы да авыр.

Шундый вакыт булды. Менә хәзер инде барыбыз да әкренләп акылга утырабыз. Шуңа күрә теләк зур, аның турында әйтергә, аңа омтылырга җиңелрәк. Шул ук вакытта икътисад белән сәясәт икесе бергә барырга тиеш. Аннан болай, халык бит әле үзаң буенча да, тормыш дәрәҗәсе буенча да катлам-катлам. Сез нәрсә генә язсагыз да, нәрсә генә сөйләсәгез дә сезнең белән санлашып торырга вакытым юк дип кенә караучылар да күп булды. Менә әкренләп акыл керә.

Әле мин әйтер идем: Татарстанда башка төбәкләр белән чагыштырганда матбугат чаралары иреккә иртәрәк чыктылар. Шул ук “Вечерняя Казань” газетасы, “Эфир” каналы... Барысына да түздек, берсен дә япмадык бит. Аңа бит түземлек кирәк. Мин яңа җитәкче булсам бер хәл иде. Мин бит теге иске системадан килгән кеше.

Барыбер дә әйтәсем килә: безнең моңа акылыбыз, түземлегебез җитте. Дөресен генә әйткәндә, хәзер дә шулай, менә мәсәлән бездә “Звезда Поволжья” газетасы, башкалары бар. Язарга теләгән кешегә, әйтергә теләгән кешегә бөтенесе бар дип әйтер идем.

Сезнең президентлык чорында, бик сөйләнмәгән, ләкин шактый зур бер казаныш булды – татарлар саны Татарстанның үзендә 52%-ка җитеп күпчелекне тәшкил итә башлады. Әлбәттә, бу татарларның табигый үсешеннән тыш, читтәге татарларның кайтуы хисабына да булды. Икенче яктан, читтән кайтырга теләүче татарлар саны һаман да зур, әмма аларга булышу, аларны Татарстан җәмгыятенә интеграцияләү проблемасы бар. Менә бигрәк тә хәзер кризис чорында андый кайтучылар өчен хәлләр тагын да начарайды. Менә бу проблемага ничек карыйсыз? Милләтне тарихи Ватанга кире туплау мәсьәләсенә. Чөнки бу Татарстанны татарлы итү мәсьәләсе генә түгел, читтәге татарлар чыннан да зур проблемалар кичерә. Урта Азиядәге яшь дәүләтләрне: Үзбәкстанны, Казакъстанны, Кыргызстанны алыйк. Алар үз милләтен кора хәзер, аларда татар кайгысы юк. Милләтне Ватанга туплау кирәклеген Татарстан җитәкчелеге аңлыймы һәм моңа ничек ярдәм итеп була?

Аңламый дисәм дөрес булмас инде. Бу катлаулы мәсьәлә. Бик катлаулы мәсьәлә. Ул әкренләп хәл ителергә тиеш. Хәзер кайтырга теләгән гаиләләр алар нигездә электән китеп, гомер буе кайтырга иде дип яшәүчеләр. Тормыш шартлары авыр елларда безнең республикадан киткән гаиләләр күп булды бит инде.

Ә менә читтә туып үскән яңа буын вәкилләре арасында кайтырга омтылыш бик юк. Алар үз тормышларын ничектер үзләре коралар. Өлкән кешеләр калган гаиләләрдә шундый сораулар бар. Әмма алар да хәзер күп түгел дип әйтер идем, чөнки үзгәртеп кору чорларында 270-300 мең кеше барыбыр монда кайтты. Алар урнаштылар. Безнең республикада да, республика тирәсенә урнашканнары да бар.

Бу мәсьәләне хәл итүнең икенче юлы бар хәзер. Менә Казан дәүләт университеты нигезендә федераль университет оештырыла. Ил буенча җиде федераль университет төзелә бит. Без ул исәпкә кердек. Авиация институты да, тагын берничә институт белән берләшеп укыту белән бергә фәнни-тикшеренү эшләрен дә алып бара торган башка бер федераль дәрәҗәдәге университетка әйләнде. Кайда гына яшәмәсеннәр, татар балаларына Казанда, гомумән Татарстанда югары, урта белем алу мөмкинлекләрен тудырырга кирәк. Безгә аларны үзебезгә күбрәк чакырырга кирәк. Без моның белән шөгыльләнәбез, шундый омтылыш бар. Менә бу кирәк.

Ә безнең андый мөмкинлекләребез көннән-көн ачыла хәзер. Чөнки 2013-нче елда Казанда Бөтендөнья Универсиадасы үткәреләчәк. Ул бит зур казанышларның берсе, ул бит дөньякүләм ярышлар. Килгән кунаклар, катнаша торган илләр саны буенча ул Олимпиада кебек үк. Аннан соң бик күп шундый мөмкинлекләр калачак. Без бит бөтен уңайлы шартлар белән Универсиада авылы төзибез. Хәзер төзелеш бик каты бара. Шул төзелгән биналарны югары, урта уку йортларына биреп, укырга күбрәк балалар кабул итә алачакбыз. Менә бит хәзерге вакытта уйгырлар килеп укый, Төрекмәнстаннан, Казакъстаннан, Үзбәкстаннан килеп укыйлар безгә. Аларга күбрәк мөмкинлек бирергә кирәк.

...һәм татарча өйрәтергә кирәк.

Сүз дә юк. Алар татарча күбесе белә. Бу гаҗәпләндерә дә. Дөресен генә әйткәндә, кайчагында алардан өйрәнергә кирәк. Яшьләр килсә, бердән ике була, икедән күп була. Шул ягы бик яхшы. Менә шушындый юл белән эш барачак. Аннан болай, ил буенча да күпме халык саны кимеде. Ә бездә бер елны да халык саны кимемәде. Ил буенча бар шундый күңелсез мисал: соңгы берничә елда үлүчеләр саны туучылар санына карганда артыграк булды. Шул ук вакытта, демографик ситуацияне гомумән алганда, Татарстанда бер елны да халык саны кимемәде.

Менә халык санына килеп җиттек. Алда яңа җанисәп тора. Шушы елның октябрендә. Үткәненнән аңлашылганча, бу янә татар өчен чын мәгънәсендә көрәш булачак. Бигрәк тә Башкортстанда. Бу тагын күп сөйләнми торган, әмма ифрат әһәмиятле, күз йомып булмый торган бер проблема. Һәр якның да аргументлары бар. Уфадан да үзләренчә ничектер аклыйлар. Казан ягында да үз дәлилләре. Сезне гадәттә компромисслар остасы дип тә атыйлар. Бу уңайдан Сезнең менә Мортаза Рәхимов белән бер утырып, проблемага ике якны да канәгатьләндерерлек бер чишелеш табу теләге юкмы? Җанисәп якынлашкан саен, бу инде вакыт-вакыт бик күңелсез күренеш ала бара.

Мин шуны әйтер идем - бу мәсьәләдә Башкортстанның хәле гомумән авыррак. Минем бер вакытта да кемнедер гаепләп сүз сөйләгәнем юк, сөйләмим дә. Чөнки башта үзеңне шул урынга куеп карарга кирәк. Аларның хәле авыр. Башкортстан зур республика, шул ук вакытта бу республикада башкортлар саны кимрәк. Дөресен генә әйткәндә, чынбарлыкта, руслар анда иң күп, аннан - татарлар, аннан - башкортлар. Бу минем үз күзәтүем буенча, язуга карап әйтмим, халык саны язылган документларга да нигезләнмим, әмма чыннан да анда татарлар күбрәк.

Шуңа күрә, Башкортостан дип аталгач, башкорт халкының саны күбрәк булсын иде дип, шуның турында хыялланып яши торган республика инде ул. Шуңа да бу катлаулы мәсьәлә дип әйтер идем. Шул ук вакытта, кайчагында Башкортстан идарә органнарының кайбер адымнары аңлашылып бетми. Алар ничектер онытып җибәрәләр: без бит барыбер дә демократик юлга баскан халык, җәмгыять. Кешене көчләп яздырып кына, аңа инде син төп милләт булып язылсаң, сиңа юллар тизрәк ачыла дип кенә, шуңа хисап тотып кына мәсьәләне хәл итеп булмый. Бүген башкорт булып язылса да, иртәгә ул барыбер татар була, татарлыгын югалтмый да, онытмый да. Андый очраклар булды бит инде. Шуңа күрә мин моны үз-үзеңне тынычландыру дип кенә атар идем. Иң мөһиме – татар халкы да, башкорт халкы да исән булсыннар, ишәйсеннәр, күбәйсеннәр, дус яшәсеннәр.

Сезнең президентлык азагында милли тормышны 309-нче федераль канун, татар телен укытуны чикләү тырышлыклары тетрәтте. Гомумән, минемчә, иң аянычы – соңгы елларда татар теле хәзерге глобальләшү чорында яшәп калырлык дәрәҗәдә тамыр җәя алмады. Сезнең моңа карашыгыз ничек?

Тел мәсьәләләре мине гомер буе борчый, хәзер дә борчый, борчыячак та. Соңгы вакытта мин менә шундый нәтиҗәгә килдем. Безнең телебез төрки телләр төркеменә керә. Безнең телебезне төрки телләр нигезендә саклап калып була. Менә бу БДБ илләре дип атыйбыз бит инде: Кыргызстан, Казакъстан, Үзбәкстан, Азәрбайҗан, Төрекмәнстан, аннары Төркия үзеннән-үзе керә инде бирегә. Төрки телләрдә сөйләшүче халыклар күп. Менә бу гомумән төрки телләрне, шул тарафтан үзебезнең телләрне дә саклап калуда бик мөһим фактор дип саныйм.

Димәк, глобальләшүгә каршы тору чарасын Сез тугандаш телләрнең бер-беренә якынаюында күрәсез булып чыга. Ягъни Сез унификация ягында инде?

Киләчәге ничек булыр, әмма бу хәлнең булуы бик шарт. Ул илләрнең күбесендә шул төрки телләр хәзер дәүләт телләре. Үзеңнең туган телең башка илләрдә булмаса, чикләнгән тел генә булып калса, язмышы күпкә начар булыр иде дип саныйм. Милләт мәсьәләсе бит ул, сакланып калу мәсьәләсе. Менә бу фикерне Сезнең белән очрашуда әйтәсем килгән иде. Әлбәттә, үзебезнең тел үзебезгә якынрак, анысы турында шик тә юк. Һәр халыкның үз теле кадерле. Әмма төрки телләрне бергәләп сакларга кирәк. Димәк татар теле дә шул хисаптан сакланачак, башка телләр дә.

Без инде төрлечә экспериментлар ясап карадык. Әгәр дә телебезне саклап каласыбыз килә икән, аны гаиләдә сакларга кирәк. Ә без аны саклап калырга тиешбез. Бу җиңел түгел, бер халыкка да җиңел түгел. Туган телне балалар бакчасында сакларга кирәк, моны мәктәпкәчә белем бирү дип әйтәбез. Аннан башлангыч мәктәптә. Менә шушында без моның нигезен балага гомерлеккә салып калдыра алабыз. Башка чарасы юк аның, чөнки хәзерге вакытта белем алуның күләме зур. Кеше гомере 200 елга әйләнмәде бит әле, 100 яшькә җитә алган юк.

Барыбер шул ук 10-11 ел эчендә белемнең ниндидер күләмен алып калырга кирәк, дөньяда шәхес буларак башка халыклардан ким булмаска кирәк. Дөнья ачык бит хәзер, илләр ачык. Шуңа күрә - гаилә, баланы мәктәпкә кадәр әзерләү, башлангыч сыйныфлар.

Бу мәсьәләдә без хәзер Русия буйлап та эш башладык, милли телне тулысынча, күпме кирәк, шулкадәр өйрәнергә дип бөтенесен килештек. Без бит югары уку йортларында да татар теле укытырга тырышып караган идек, әмма ул реаль нәрсә түгел. Аңа вакыт җиткереп булмый. Сүздә юк, туган телебезне без яратабыз, ана теле, әни теле бит ул. Аны менә шулай гына саклап калып була.

Әгәр инде без, мәсәлән, үзебез гел татарча гына өйрәнеп, татарча гына белеп яшәсәк дөрес булмас иде. Чөнки дөнья ачык, дөньяда конкуренция бара. Инглиз телен белмәсәң, башкача белем дәрәҗәң ким булса, димәк син үз-үзеңә аяк чаласың. Бу сүзләрне әйтү җиңел түгел, моны хәл итәргә кирәк, аңлап эш итәргә кирәк. Менә бу мәсьәләдә әле безнең эшлисе эшләребез күп.

Без хәзерге вакытта зур эшкә тотындык. Аны Рөстәм Нургалиевич дәвам итәчәк, чөнки без аны бергә башладык. Монда аңлашу бар. Шул ук вакытта, бу бик күп акча да таләп итәчәк. Без хәзер яңа белем прогрммасы - башлангыч һәм урта мәктәпләрдә балаларны укыту программасы ясыйбыз. Бу әле беренче программа булачак. Без бөтен илләрнең тәҗрибәләрен өйрәндек. Бик кызыклы анализлар, аңа нәтиҗәләр ясалды. Безнең министрыбыз (мәгариф министры) да бу мәсьәләләрдә уйлый торган кеше, чит илдә эшләү тәҗрибәсе бар.

Бүгенге көнгә уртак фикергә килдек дип әйтәсем килә. Башлангыч мәктәп укытучыларының хезмәтләрен ана телен ничек өйрәтүенә карап кына бәяләячәкбез. Мин үземнең соңгы чыгышларымның берсендә әйттем: укыткан өчен кеше күпмедер хезмәт хакы ала икән - алсын. Ә инде шундый ук еллык хезмәт хакын бирергә кирәк аттестация нәтиҗәләре буенча. Менә балаларны китереп бастыра, тикшерәләр: программада каралган белем бирелгәнме, балалар ана телләрен беләләрме? Ул башка милләтләр өчен дә шулай ук. Менә шушы башлангыч мәктәп укытучысы имтиханын тапшырды, аттестацияне узды икән, аңа бер тапкыр грант бирергә тиешләр. Аның критерийларын эшлиләр хәзер. Бер еллык хезмәт хакы күләмендә грант ала ала икән - алсын.

Мин ни өчен хәзер бу турыда канатланып сөйлим? Чөнки без моның нигезләрен озак юлладык, укытучылар белән бик каты эшләргә кирәк. Әйткәнемчә, күп илләрнең тәҗрибәсен өйрәндек хәзер. Нәтиҗә шул: чын укытучы кирәк. Аннан соң - мәктәп программасының юнәлеше. Лидерлар әзерләү, кешедән лидер ясарга кирәк. Табигатьтән күпме сәләт бирелгән, бу сәләтне тартып чыгарырга кирәк. Бу сәләткә белем өстәргә кирәк. Бу - милләтебезне саклап калуның нигезе. Һәм әлеге эш бара. Без моның сукмагын таптык кебек.

Бу эшне кем алып барачак соң? Мәгариф министрлыгымы?

Мин моны үземә алган идем. Бу программага турындан-туры президент җитәкчелек итәргә тиеш. Президент программасы булачак, шулай дәвам итәчәк ул. Шулай башлап җибәрдек без аны бер ел элек. Әле киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итәргә дә өлгермәдек. Барысын да халык белән киңәшеп-сөйләшеп эшләячәкбез. Бу илдә беренче шундый программа булачак. Ә безнең бер башлаган эшебезне ерып чыга алмыйча калганыбыз юк әле.

Миңтимер әфәнде, шушы әңгәмәгә вакыт тапкан өчен бик зур рәхмәт Сезгә!



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
фикерләр бите: (4)
    алга 
кем: Мишэр кайдан: Казан
04.05.2010 15:32
Шэймиев булдыра алган кадэр эшлэде, хэм эшлэвен давам итэ. Рэхмэт ана! Мин татар, Бэйсезлееееек!!!!! дип акырганнан Татарстан бэйсез дэулэт була алмый, татар боек халык була алмый. Миллэтчелэр артыннан барып Шэймиев сэясэт ясаган булса, бэлки буген Татарстан да булмаган булыр иде. Э элегэ татарны, Татарстанны сокланып сойлилэр. Хичъюгы Россиядэ. Шэймиевсын олеше зур монда. Булганнан файдалана белергэ кирэк. Йоталар, сыталардан башка хэм Шэймиевны гаеплэудэн башка атаклы миллэтчелэребездэн реаль эшлэр эшлэгэнне кургэнем юк. Бэлки аларнын момкинчелеклэре юктыр, бэлки булдыра алмыйлардыр. Телибезме телэмибезме бугенге Татарстан Шэймиев исеме белэн бэйле. Ул Россиянен йозек ташы, безгэ гел сокланалар башка субъектта яшэучелэр, шул исэптэн урыслар да. Шуна курэ Шэймиевны хурлау - ул татарларны хэм бугенге Татарстанны хурлау була, Татарстаннын ботен Россиядэ хэм чит илдэ танылган казашышларын танымау була. Татарнын топ чире - тагын бердэмлек юк. Татарнын топ фигурасына татар миллэтчелэре бик тискэре карашта.... Э сез кая барасыз????......

кем: Фәрхәт кайдан: Татарстан
29.04.2010 15:52
Шәймиевны даһи итәргә омтылыш күзәтелә. Аннан икона ясамакчылар.Күзгә төтен җибәрәләр, үзе дә тырыша кебек. Төп бәяне тарих бирер.Г. исхакый янына куярлармы, әллә Шаһгали янынамы.Уңай фикер сөйләүчеләр күп, тәнкыйткә лаек эшләре дә бихисап.Чыннан да Шәймиевкә тарих милли каһарман булу шансын биргән иде.Әмма ул аны файдалана алмады. Чөнки Путин басымы башлангач каршылык күрсәтә алмады. Ул вакытта Рәсәй безгә каршы сугыш башламый иде инде, 90 еллардагы кебек җирлек юк иде. Кискен моментларда халыкка гына таянасы иде. Митинглар оештырып. Хәтер көнен цивилизованный дәрәҗәдә үзе дә катнашып үткәрәсе иде. Милли хәрәкәткә башта таянган кебек таянырга курыкты.Аңа элекке система кешесе булуы комачаулады. Хотя бы протест рәвешендә хакимияттән китәргә иде. Аңа ун ел эшләү бик җиткән иде. Халык белән үзе алган суверенлыкны үзе җимерде. Шуның белән үзенең дәрәҗәсен төшерде. Ихластан булмаган тырышлыгы дигән шик туды. Үзен милләт башында торучы итеп түгел, РФ субъекты башлыгы итеп кенә тойды. Артык толерант булды. Бүген дә татарны җимерү башланган урынны - Свияжскны торгызуга алынды. Малайларыннан милардерлар ясап, үзен уртакул сәясәтче, хакимияткә байлык чыганагы итеп караучы хәйләкәр обыватель итеп танытты. Мондый ккеше милли герой була аламы? СМИ ләр аны хаттә Нобель премиясе лауреаты, улы Радикны преемник итәргә теләде. Мәскәү ход бирмәдеме, үзе теләмәдеме безгә караңгы. Һаман хакимиятне ташлап китәсе килми, Дәүләт Киңәшчесе булды. Бу үзе үстергән яңа Президентка ышанмаучылык күрсәтү була түгелме? Татар халкын, динен мыскыллап татар авылларында дуңгыз комплекслары төзетеп,Кол Шәриф мәчетен төзетеп алган ихтирамын югалтты. Күтәрелеш чорында Рус дәүләтенең татарга карата үткәргән геноцидын БМО алдында күтәреп чыкмады. Татар - башкорт мөнәсәбәтләрен көйләүдә тырышлык күрсәтмәде. Авылны җитештерү чыганагы итеп кенә карады.Анда татар милләте саклануын хәзер генә исенә төшерде. керем бирә торган эшкәрү тармакларын авылдан аерып алып колхозларны бөлгенлеккә төшереп эре җир биләүчеләрне җиргә хуҗа итте. Имеш инвестор авылны коткара - ялган лозунг.Имеш ул Рәсәйдә иң авторитетлы. Ә үзен ни Мәскәү, ни күршеләр озатырга килмәде.Мордовиянеке килеп Рәсәйдән башка регионнар авызыннан өзеп авыл хуҗалыгына алынган ярдәмне ,, тишеп,, китте. Шундый ук ысул белән нигә милләтебезне күтәрүгә ярдәм алынмады? Оппозиция белән көрәшеп, суд юлларында йөртеп дәрәҗәсен төшерде.Дәүсоветны телсезләр кәвеменә әверелдерде. СМИ ләрне тәртә эченә кертте. Сайлауларга халыкның ышанычын бетерде.Телебезгә ихтияҗь тудырмады. Аның үсешен төрки телле халыклар белән бәйләп карамады. Төрек лицейларын яптырды. Җитеп торыр.Р. Хәкимов күп еллар элек Татарстан яшьләрендә язганча пластилин сәясәт алып барды.

кем: Сафул кайдан: Җирдән
24.04.2010 02:27
"Азатлык" форумын күптән укып киләм. Дөресрәге укырга тырышам. Даими укырга күпчелек авторларның язмаларыннан ташып торган явызлык комачаулый. Нигә инде үзара зыялы гына фикерләшмәскә!
Әбибург шәһәре Илдусы чын зыялы шәхес булып тоела. Афәрин! Тик, гафу итсәче, "крутой" сүзен артык тарайта. Аны урыны белән "шәп" сүзе алыштыра алса да, күпчелек очкракта "хәтәр", "зәһәр", "үтә" сүзләре турырак килә. Шәймиев белән алышыр өчен Шәймиевкә тиң кеше булуың кирәк. Халкыбызның өчтән бер өлеше генә Шәймиев кебек эшләгән булса да, татарны Россия генә түгел, бөтендөнья танырга мәҗбүр булыр иде. Ә бит халкыбызның 90 проценты йоклаган. Чөнки аның берничә гасыр буе күреп килгәннәрен башка берәр милләт күргән булса ул күптән юкка чыккан булыр иде. Шуңа мескен татарыбызга шушы тормышы да җәннәт булып тоела. Ашыкмагыз, аны рус танклары белән издерергә, зур алма соң өлгерә!!!

кем: Фәүзия Бәйрәмова кайдан: Чаллы
19.04.2010 19:04
Мин ун көн буе Вологдада йөреп, интернетка керә алмадым, шуңа күрә бу форумда үз фикеремне соңга калыбрак әйтәм. Язучы-журналист буларак әйтәм - Шәймиев белән әңгәмә шактый көпшәк килеп чыккан, анда бер яңа фикер дә юк, һаман шул акыл сату... Рим Гыйльфановның сораулары да артык шома, ул да әңгәмәдәше җаеннан юырта кебек. Әйтик, Шәймиев Татарстанда бер газетаны да япмадык, ди. Ә бит "Азатлык" радиосы җитәкчесе Риф Гыйльфанов /Кәрим Камал/ белә - 1998 елда "Алтын Урда" газетасы суд карары белән ябылды! Имеш, без Шәймиевның намусына кагылганбыз икән! Нигә журналист шушы фактны Шәймиевның исенә төшермәде? Шәймиев һаман үзен демократ итеп күрсәтергә тырыша, ә шул ук вакытта Татарстанда ул җитәкчелек иткәндә йөзләгән мөселман-татар бер гаепсезгә төрмәләргә утыртылды, бәйсезлек өчен көрәшкән милләтчеләр хөкем ителде. Нигә журналист шушыларны Шәймивның исенә төшермәде икән? Шәймиев бер кайчан да бәйсезлек сүзен әйтмәде, шуның белән урыслар алдында горурланды, милләткә эшләмәс өчен, "суверенитетның милли төсмере юк" дигән демагогия уйлап тапты, нигә "Азатлык" журналисты шушыларны аның исенә төшермәде икән? Без чакыруга ышанып, Урта Азиядән күчеп кайткан татарларга Шәймиев бер нәрсә белән дә булышмады, нәтиҗәдә, алар рәнҗеп Россия буйлап таралды, китмәгәннәре һаман каңгырып, йортсыз-җирсез Казан урамнарында йөри... Ә бит Шәймиевның аларга булышырлык рәте бар иде! Булышмады, үз татарына ярдәм итмәде. Ә Шәймиевның башлангыч мәктәп турында акыл сатуы - чираттагы демагогиясе ул, 309нчы законда башлангыч мәктәптә ана телендә укыту каралмаган, анда 1дән 10 сыйныфка кадәр урысча гына укыту каралган. Менә нинди "мирас" калдырып китә безгә бабай! Һәрвакытагыча, көрәшмичә генә чигенә дә, мудрый булып акыл сата башлый. Ә аннан милләткә нинди файда?!

кем: Илдус кайдан: Екатеринбург
19.04.2010 11:02
Беренчедән, шуны әйтәсем килә, нигә барыгыз да татар хәрефләрен кулланмыйсыз? Алар бит бөтен компьютерларда да бар.
Икенчедән, ни өчендер, берсе дә Татарстаннан читтә яшәүчеләр турында уйламый, ә бит Татарстанда татарларның дүрттән бере генә яши. Татарстандагы ике миллионга якын татар татарлыгын саклап калса да, бу әле безне юкка чыгудан коткарып кала алмый. Иманым камил, бөтенроссия, Бөтендөнья татарлары турында уйларга кирәк. Ә моны Татарстанның абруен күтәреп, аны бөтен җир шары күләмендә танытып кына эшләргә була. Ә бу юлда М.Ш.Шәймиевның казанышлары зур. Әгәр Р.Н.Миңнеханов шушы юлдан барса, бик яхшы булачак. М,Ш,Шәймиевның яңа програмалар төзү турындагы проекты да ышаныч уята.
Әлбәттә, тел, татарлык ягыннан хәлләребез хөрти. Ләкин зур җитешсезлек татар халкының үзендә дә бар. Әгәр дә татар баласының анасы, баласы туганнан башлап, аны бишектә тирбәтеп, халкыбызның бишек җырларын җырлап үстерсә, өйдә гел татарча гына сөйләшсә, ул баланың аңындагы татарлыкны бер урыс мәктәбе дә, институты да җуйдыра алмас иде. Киресенчә, андый баладан чын мәгънәсендә, киң карашлы, зыялы кешебез үсәр иде. Әйтип китик, андый татарларыбыз байтак бит безнең.
Өстә язылган кайсыбер "шәп" ("крутой" сүзен "текә" дип түгел, "шәп" дип тәрҗемә итәргә тәкъдим итәм) татарларыбызның сүзен аңларга була. Чыннан да М.Шәймиев һәм аның командасы форсатны кулдан ычкындырды, дип уйларга була. Ләкин уйлап карыйк, нинди илдә яшибез без. Кавказны нишләттеләр. Без дә шул юлдан китсәк, әйбәт булыр идеме икән? Ничә йөз мең милләттәшебезне югалтыр идек. Моны күз алдына да китерәсе килми.
Сәлам белән Илдус
җавап

кем: Хәлил кайдан: Түбән Кама
19.04.2010 20:47
Илдус әфәнде! Татарстан бәйсезлек өчен аяк терәп көрәшсә Кавказ халыклары бүгенге аяныч хәлдә калмаслар иде! -дигән уй килми ме башыңа? Белгәнемчә, байтак чеченнар шулай уйлыйлар.
җавап

кем: viner
19.04.2010 15:19
Илдус, мондый татар теленә осталыгың булып Екатеринбурда ятма анда, Казанга тартыл. Авылларда Казан хакимиятенең пропагандисты булып йөрерсең.
Нәрсә әйтергә теләгәнеңне, урыс әйтмешли, ярты литрсыз аңларлык түгел. Бу бер берсенә кара каршы торган фикерләрдән, нинди нәтиҗә ясап була? Язмаңның беренче өлешендә мактамакчы буласың, икенче өлешендә мөмкинлекләрдән файдаланалмаганы турында язасың.
Синеңчә:
1."Татарстанның абруен күтәреп" - "аның командасы форсатны кулдан ычкындырды". ???
2."М.Ш.Шәймиевның казанышлары зур": "тел, татарлык ягыннан хәлләребез хөрти". ???
Моңа кадәр Татарстанның абруе нинди хәлдә иде: ятып тора идеме, әллә асылынып тора идеме? Нәрсә әйтергә теләгәнеңе аңлатып яз әле. Бәлкем ул син белгән казанышлар турында без ишетмәгәнбездер? Безнең дә беләсе килә.

кем: татар улы кайдан: татар иле
18.04.2010 19:06
Исхак
Сагынырбыз бәлки, ул татарча сөйләшә белә иде, дип.
Ә бит, телебезне сатып китте, аңласагыз?!.
Бу - гафу ителмәслек гөнаһ.

кем: татар улы кайдан: татар иле
18.04.2010 17:39
Ураллы, күп вакыт фикерләребез (татарны башкорт итеп яздыру турында) килешмәсә дә, милли компонент турындагы уйлануларыгыз белән тулысынча килешәм. Бусы мөһимрәк. Ничә булуыбызга карамастан, телсез калдырырга тырышалар барыбызны да. Менә шушы урында, бер өстәл артына утырып, фикер тупларга тиеш безнең милләтчеләребез. Без: ураллы, татар улы килештек тә, ди. Ә, ул лидерларыбызны, галимнәребезне килештерү мең мәртәбә авыррак. Татар галимнәре үзара килешә алмый күпчелек мәсьәләләрдә. Башкорт галимнәре ничектер, белмим? Менә безнең иң катлаулы проблема. Таркау булсак, безне момент юк итәләр. Берләшеп, уртак максат өчен көрәшүне беренче урынга чыгарырга кирәк безгә - татар һәм башкортка, башка халыкларга да.

кем: ураллы
17.04.2010 17:21
Башкортостанда нисек тэ балалар туган телен ойрэнер ул. Бына беззен ике республиканан ситтэ балаларыбыз нисек туган телен ойрэнер икэн? Эле бит региональ компонент нигезендэ укыттыра инек. Был боткэс, мэктэптэр нимэгэ таяныр? Олкэлэрдэ мэктэптэрзе яптырып ботмэстэрме? 1 сетябрзэн хэлдэр аяныс булыуы момкин.

кем: Исхак кайдан: Казан
16.04.2010 23:06
Бүгенге вәзгыяткә караганда, киләчәктә әле без Шәймиевне сагынырбыз кебек. Халыккка яранып бетеп булмый инде ул.

кем: татар улы кайдан: татар иле
15.04.2010 23:21
Бар шундый фикер: Шәймиевкә Мәскәү басым ясый, шуңа күрә ул чигенә. Бу фикер белән килешеп була. Ә, нәрсәдән куркып чигенә соң *лидерыбыз* , нишләп *суверинитет* алганда курыкмады?!.
Ул вакытта, лидерның югалтыр әйберсе юк иде, халык (урыслар да) аның яклы иде. Бүген аңа халык кирәк түгел, бары тик кланнарның байлыгын (киләчәген ) саклап калырга кирәк. Шуңа күрә Мәскәү белән тартышырга ярамый. Вәссаләм!
Синең (минем) телеңне үтерсәләр дә, халкыңны бетерсәләр дә - беренче чиратта башка мәсьәлә.
җавап

кем: viner
16.04.2010 13:52
Килешәм "татар улының" фикере белән. Моңа өстәп тагын әйтергә була: димәк "лидер"ның 90нчы елларда чын максаты суверинитет булмаган, ә чәчелеп яткан байлыкны үз кесәсенә салып калу нияте белән "суверинитет" идеясен файдаланырга булган ул. Һәм "булдырган" да! Бүген үз максатына ирешкән - үзе үзләштерердәй байлыкны туплаган. Шунлыктан аның сүзләрендә кәнәгатлек, уйларында тик "күзгә күренеп торган уңышлыклар" гына.
Тагында бу әйтелгән фикер юнәлешендә: "лидер" калдырган "көчле егетләрнең" ("лидерның" термины, ТР белән бабайлар да, егетләр идара итә дип уйларсың) бу берсе хакимияткә буш кесә белән килмәде бит, югалтырдай байлыгы зур. Югалтасы килми. Димәк ул да татарлык өчен файдасыз шәхес.
Уйласаң, бу татар җитәкчеләре белән тупыйкка килеп төртелдек бит. "Хәерчесе" килеп "суверинитет" идеясен баер өчен генә файдаланды да, баегач онытты.
Бае килде, аңа "суверинитет", "татарлык" бөтенләй кирәк түгел. Чөнки бу идеялар аның кесәсенә эшләмиләр, аны тагын да баетмыйлар.
Мондый җитәкчеләр белән татар һаман чигенү юлында, татарлыкның яшәү пространствосы һаман тараюга, кысылуга баруы көн кебек ачык.
Ә кайдан алырга татар җанлы җитәкчеләрне? Ничек аларны хакимиттә булдырырга?
фикерләр бите: (4)
    алга