Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милли хәрәкәт татар толерантлыгын берьяклы ди


Әлмирә Әдиятуллина Татарстанда "толерантлык" белән бергә исламофобияне дә күрә.
Әлмирә Әдиятуллина Татарстанда "толерантлык" белән бергә исламофобияне дә күрә.

Милли һәм дини хәрәкәт “дуслык”ны тигезсез дип атый. “Ислам. Низаглар. Тынычлык урнаштыру” конференциясе кайтавазы шундый.

Кичә “Азатлык” инде хәбәр иткәнчә “Ислам, низаглар һәм тынычлык урнаштыру” җыелышы узды. Аны Татарстан Президенты каршындагы дәүләт һәм җирле идарә академиясы, Мәскәүдәге Халыкара Тынычлык һәм солых федерациясе, Галимнәрнең халыкара куркынычсызлык һәм коралсызлану буенча Пагоуш хәрәкәте оештыра.

Бу чарада чыгыш ясаучылар низаглы Кавказ, Чечня, Дагыстан кебек тәбәкләргә, гаугалы илләргә “Татарстан тәҗрибәсен” кулланырга чакырды. Кичә радиобызга биргән әңгәмәләрендә кунаклар һәм оештыручылар татар халкын толерант, башкаларга игътибарлы дип бәяләде. Алар Татарстанда дустанә мөнәсәбәтләр урнашкан дип сөйләде. Барысы да шулай ал да гөлме? Татарга хас булган түземлелек беръяклы гына түгелме?

Бу турыда Татарстандагы мөслеманнарның үзләренә, татар иҗтимагый фикер ияләренә дә бирик. Татарстан хатын-кызларының “Мөслимә” оешмасы рәисе Әлмирә Әдиятуллина Татарстанда күккә чөеп мактарлык толерантлык яки дини хисләргә хөрмәт күрми. "Бездә евроислам дип сөйләргә күберәк ярталар". Әйтик 2000 еллар башында ул сиксән-туксанга җиткән әбиләргә ак яулык киеп паспортка фотога төшү хокукын яклап йөргән. Тик ул вакытта милли яки дини кыяфәтендә фотога төшәргә теләүче ак әбиләрне күпсенгәннәр.

“Ул вакытта кайда булды икән безнең хуҗалар? Без бит сигез мәхкәмәдә генә булдык. Ә менә Татарстандагы толерантлык - ул беренче чиратта мескен татарның сабырлыгы. Без вазыйфаларны гына яхшы беләбез. Татар халкы хокукларын да куллансын иде”.

Татар иҗтимагый үзәгенең элеккеге рәисе, Качакларга ярдәм итү фонды җиткәчесе Юныс Камалетдинов. Ул Русиядәге татарофобия, рассизм яки ксенофобия белән очрашып торучы кешеләргә ярдәм итә. Шулай ук татарда да ул милли нигилизм, “баш игәнлек” күрә.

"Дус яшик" дип милли һәм матди проблемалар яшерелә ди Юныс Камалетдинов.


“Түзәргә кирәк, түзәргә кирәк? Дус яшик, матур яшик дип халыкны милли һәм матди проблемалардан качырылар. Бу күз буяу гына. Гадәт буенча башта "стабиллек" дип сөйләштеләр. Хәзер инде "толерантлык" диләр. Кайда булсын дуслык, диннәрарасы тигезлек? Телебезне кисәләр, мәктәпләрне ябуга әзерлиләр. Бу вакытта бер татарга гына тынычлык кирәк кебек. Шулай ук татар чечен яки әфганга да киңәш биреп утыра алмый. Һәр халык ничек тели шулай яшәсен. Менә безгә дә шундый ирек бирелсен иде. Югыйсә Татарстанның үз иреге кысыла. Монда демократия да сай нәрсә. Үз-үземне саклыйм дип ныгытып эшләп булмаган җирдә нинди дуслык була ул? Ә Русия төбәкләрен әйтеп тә булмый. Калуга кебек өлкәләргә барып “ мин татар” дип әйтсәң эт кебек ябышалар. Үзем барганым бар, мин беләм. ”

XS
SM
MD
LG