Тагын Хәбиров турында…
05.08.2008
Башкортстан президенты хакимиятенең элекке башы Радий Хәбиров турында интернеттагы “Тере журнал” сәхифәсе хәбәрләр биреп бара иде.
Анда Хәбиров исеменнән язылганнары да булды. Радий Хәбиров исә ул язмаларгы кысылышы булмавын, аның исеменнән кемнәрнеңдер эш итүен белдергән. Ул бу турыда интернетның “Регнум” мәгълүмат агентлыгына ирештергән.
Радий Хәбиров якын көннәрдә яңа вазифага билгеләнәчәк. Ул Идел буе федераль округы аппаратына эшкә алыначак дип хәбәр итәләр.