башкортстан

Белоруссиядә татар булу җиңелме?

05.08.2008

Уфада Белоруссия татарлары оешмасы вәкилләре булып китте.

Алар Башкортстан татар иҗтимагый үзәгендә җәмәгатьчелек белән очрашты. Белоруссиянең “Чишмә” исемле татар-башкорт фонды рәисе урынбасары Гөлсинә Аброскина сүзләренә караганда, хакимият милләтләргә тигез карый. Белоруссиядә яшәүче татарлар төрле чаралар уздырырга һәрдаим хөкүмәттән ярдәм алып тора. Гөлсинә Аброскина илдәге тормыш һәм көнкүрешнең дә биредәгедән әйбәтрәк булуын сөйләде.
 
 
текст зурлыгы