радио
җәдвәл
фото | видео
форум
шәлкемнәр
контакт
LATiN
шимбә, 4 июль 2009, Казан вакыты 12:42
албит
яңалыклар
дөнья
татарстан
башкортстан
татар дөньясы
төркия
кырым
киләсе тапшыру
шимбә тапшыруы (беренче өлеш)
19:00 - 19:30
соңгы тапшыру
җәдвәл
ярдәм
тавыш бирү
... ... ...
башка телләр
партнерлар
дөнья
Сербиядәге парламент сайлавы референдумга тиңләнә
11.05.2008
наиф акмал
Сербиядә вакытыннан алда парламент сайлавы үтә. Көнбатышка йөз тотучы президент Борис Тадич коалициясе белән милләтче Радикал партиянең көче бер-беренә бик якын.
Бу сайлауда Сербиянең алдагы язмышы хәл ителә. Сайлау нәтиҗәсе Сербиянең Европа Берлегенә интеграцияләнүен яки изоляция юлына кире кайтуын аңлата ала.
Бу сайлау Косово бәйсезлек белдергәннән соң эчке каршылыклар чыгу нәтиҗәсендә март аенда коалицион хөкүмәт таркалганнан соң игълан ителде.
Ул каршылык Европа Берлегенең Косово бәйсезлегенә ярдам итүенә ничек итеп җавап бирү турында уртак фикергә килә алмаудан гыйбарәт иде.
Милләтчеләр Брюсселгә арт белән, Мәскәүгә йөз белән борылырга тәкъдим итте. Көнбатыш яклы фиркаләр исә, Европа Берлегенә бик ачулары чыкса да, икътисадый максатларны күдә тотып Брюссель белән якынаю юлын дәвам итәргә кирәк диде.
Шулай итеп, бу сайлауны ахыр чиктә менә шушы 2 тәкъдимне халык референдумына чыгару дип бәяләп була.
Сайлау комиссиясе тавыш бирүчеләрнең моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә күп катнашуын белдерде.
Брюссель бу сайлауны зур игътибар белән күзәтә. Сайлау алдыннан, бу атнада ул сербларның мөнәсәбәтен яхшырту максатында Европа Берлегенең 17 иленә виза өчен кыйбат хак алудан баш тартуын белдерде.
Узган атнада исә ул Сербия белән Тотрыкландыру һәм якынаю килешүен имзалады. Бу килешү Берлек әгъзасы булуга таба беренче адым санала.
Болар Борис Тадич җитәкчелегендәге, көнбатыш яклы Демократик Партиянең җиңүенә өметне арттырды. Тадич һәм аның тарафдарлары килешүне Сербиянең Европа Берлегенә кушылу юлыннан баруын күрсәтүче ишарә дип атады.
Белградта үз тавыш биргәннән соң Тадич Серблар Европа Берлегенә кушылуны сайлар дип өметләнүен әйтте. "Мин Сербия халкы Европадагы киләчәк өчен һәм безнең Косоводагы хокукый мәнфәгатләребезне мөмкинлекләребезгә карап яклау өчен, территориал бербөтенлегебезне һәм суверенлыгыбызны яклап тавыш бирәчәк дит тулысынча ышанам," - диде Тадич.
Әмма шулай ук күп тавыш җыярга өметләнүче милләтче Радикал фирка Европа Берлеген сербларны көнбатыш фиркаләргә тавыш бирергә җәлеп итү өчен ялган вәгъдәләр бирүдә гаепли.
Хәтта Тадичның элекке коалициядәге беректәше, премьер-министр вазыйфаларын үтәүче Воислав Коштуница Европа Берлеге белән имзаланган килешүне тавышларны сатып алуга тиңләде.
Сербия Косоводагы албан хөкүмәтенең һәм БМО идарәсенең каршы булуына карамастан Косовода да парламентка һәм җирле шураларга сайлаулар үткәрә.
Күзәтүчеләр фикеренчә, әгәр бу парламент сайлавында Брюсельгә каршы йәки аның яклы фирканең берсе дә хәлиткеч күпчелеккә ирешә алмаса, Сербиядә яңа тотрыксызлык чоры башланачак.
Косоводагыларны да исәпләгәндә, барлыгы 6.7 миллион сайлаучы теркәлгән.
уртаклаш:
уртаклашу турында
текст зурлыгы
язманы бастыр
дустыңа җибәр
авторның башка язмалары
Грызлов илдә кемнең төп хуҗа булуын әйтә алмады
Иранда реформачылар һәм кадимчеләр көрәше
Мусави яңа кан коюга юл куймаска чакыра
"Көнчыгыш юлбарысы" көчсезләнәме?
Европа Парламенты сайлавы зур сынау булачак
башка язмалар
яңалыклар
ЕИХО Парламент мәҗлесе сталинизмны һәм нацизимны хөкем итте
Ингушетиядә вакытлыча Гайсанов идарә итәчәк
Путинның сүзчесе, Обама ялгыш фикердә тора, ди
“Татарстан" очкычы Волгоградта төшеп утырган
2009 елда милләтара нәфрәт аркасында 38 кеше үтерелгән
соңгы язмалар
Обама АКШка карашны үзгәртергә чакыра
Иранда сәяси көрчек
Татарлар Европага шикаять әзерли
Алтын Урда мирасы – Шыгырданда
Омскига хәрби хезмәткә алынучылар арасында татарлар шактый
хезмәтләр:
подкаст
RSS
mobile