киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


шәлкемнәр / тарих битләре

Әнвәр Хәйри: “Болгарны күтәргәндә Биләрне онытырга ярамый”

Әнвәр Хәйри изге Биләр җирендә дога кыла
26.05.2010
922 елның 21 май көнендә Биләрдә ислам дине Болгар дәүләтенең рәсми дәүләт дине итеп игълан ителә

Апрель аенда Казанда тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу вәкыфы тәкъдим ителде. Татарстанның элекке президенты җитәкләячәк бу вәкыф Болгар һәм Зөя тарихи һәйкәлләрен торгызу белән шөгыльләнәчәк. Тантанадагы чыгышында Миңтимер Шәймиев Шәһри Болгарны Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителгән урын дип атады.

Әмма кайбер галимнәр моның белән килешми. Болгар дәүләте тарихын, ислам кабул итүне өйрәнгән галим, язучы Әнвәр Хәйри “Азатлык” радиосына Болгар дәүләтенең башкаласы Биләр булган һәм ислам нәкъ шунда кабул ителгән, тарихи һәйкәлләрне торгызганда Биләр игътибар үзәгеннән читтә калырга тиеш түгел, дип белдерде.

– Әнвәр әфәнде, соңгы вакытта югары даирәләрдә Болгар тыюлыгын күтәрү, Зөя тыюлыгын күтәрү турында күп сөйләнә. Татарстанның элекке президенты Минтимер Шәймиев бу эшкә үзе алынмакчы. Үзенең чыгышларында ул “Болгар җирен күтәрергә кирәк, чөнки ул Русиядә ислам дине кабул ителгән тарихи урын” дип килә. Болгарны күтәрергә кирәк дигәндә, нишләптер, Биләр телгә алынмый. Гәрчә, тарихчыларга мәгълүм, ислам дине Болгарда түгел, Биләрдә кабул ителгән. Сез, галим буларак, шушы мәсьәләгә ничек карыйсыз һәм гомумән ачыклык кертсәгез иде?

– Мин галим буларак, бигрәк тә дин тарихын һәм борынгы Болгар чорын өйрәнүче буларак, илбашыбызның шушы сүзен ишеткәч, сискәнеп куйдым. Һәм миңа аның өчен бик кыен булып китте, чөнки фән дөньясына мәгълүм, ислам дине Болгарда түгел, борынгы Болгар дәүләтнең беренче башкаласы, рус чыганакларында “великий город”, татар чыганакларында “бөек шәһәр” Биләр дип телгә алынган шәһәрдә кабул ителгән. Күрәсең, бу проектны эшләп, аңа тәкъдим итүче кайбер галимнәр безнең милли тарихыбызны шул кадәр тирән белмиләрдер.

Ә чынлыкта Болгар дәүләтенең башкаласы Биләрдә булган һәм 921 елның 21 июнь көнендә Болгар падишахы Алмыш Силек улы үзенең бер улын Багдад хәлифәсе Мохтадир Билләхкә хат белән җибәрә. Хатында шундый юллар була:

Биләр хәрабәләре
“Безнең мәмләкәтебезне чит дошман мәмләкәтләре талыйлар, авылларыбызны, шәһәрләребезне яндыралар, халкыбызны әсирлеккә алып китәләр. Шушы дошманнардан сакланырлык кальгалар, ныгытмалар төзер өчен безгә яхшы мөхәндисләр, архитекторлар, ислам дине белгечләре, фикх, ягъни ислам юриспруденциясе белгечләре, укытучылар, табиблар һәм башка төрле төп һөнәр ияләрен җибәрсәгез иде”.

Шулай ук хатта шундый фикер әйтелә: “Сез безгә шәһәрләребезне ныгытырга ярдәм итсәгез, без ислам динен рәсмиләштереп, дәүләт дине итеп игълан итәр идек”.

Әлбәттә, хәлифә моңа бик сөенә. Кайдадыр ерак, төньякта урнашкан бик бай, дөньяның данын үзендә тоткан Болгар дәүләтенең үз ихтыяры белән ислам динен кабул ителүе көтелмәгән зур бәхет санала. Хәлифә тиз арада күп белгечләрдән торган зур илчелек оештырып, Болгарга юлга чыгарга әмер бирә. Илчелек җитәкчесе итеп хәлифә үзенең якыннарның берсе Сәхсән Әрфәсиби дигән кешене билгели һәм җаваплы сәркатип итеп шул чорның танылган гарәп сәяхәтчесе, язучы, тарихчы галим Әхмәд Ибн Фазланны билгели.

Алар Черемшан елгасының Иделгә тоташкан җирендә, Мәләкәс дип аталган урында (бүген ул Димитровград дип атала) Иделне кисеп чыгып Болгар дәүләте башкаласына таба хәрәкәт итәләр. Дүрт көн, дүрт төн барганнан соң Кече Черемшан елгасын кисеп чыгып, ялга тукталганнар. Ял иткән урыннары бүгенге Әлки районына керә.

Болгар патшасының дүрт улы аларны каршы алырга килә. Азык биреп, ял иттергәннән соң, алар кузгалып, юлны дәвам итәләр. Туктап калган урын, Иске Камка авылы янында, башкалага, ягъни Биләргә, бер тәүлек юл ераклыгында була. Шушы җирләрне үткәндә Болгар бөтенләй сул якта кала, аңа борылып караучы да булмый. Башкалага бару маршруты Биләргә кадәр барып җитә.

– Хәзер без Болгар дип белгән урын ул вакытта нинди хәлдә була?

– Ул вакытта бу сәүдә кәрваннары су юлы белән килеп туктый торган уңайлы җир булган. Кечкенә генә авыл статусында сәүдә гаване була. Биләргә 14-15 чакрым калган җирдә Алмыш падишаһ үзенең якыннары белән илчелекнең каршысына чыга. Бу урында бүгенге Норлат районының борынгы Биләрне саклаучы кальгаларның берсе Колбай-Мораса дигән авыл янындагы киң тугайда Алмыш патша илчелекне каршылый. Ат өстеннән төшеп, кунакларның исән-имин килеп җитүенә шөкер итеп, алдан әзерләп куелган җиң эчендәге тәңкәләрне килүчеләр өстенә сибә. Бу аеруча зур хөрмәт күрсәтү билгесе. Ә илчелек бик зур – биш мең ярым кеше, дүрт мең баш ат, дөя, ишәк һәм башка җан ияләре.
Феодал йорты

Илчелекнең килеп җиткән көне 922 елның 18 май якшәмбе көненә туры килә. 922 елның 21 май пәнҗешәмбе көнендә илчелекнең җитәкчелеге зур тантаналы чарага бара, ә Биләрдә Болгар дәүләтнең бөтен бөек атакалы шәхесләре җыелып дулкынланып көтеп торалар. Болгар дәүләтенең ул чордагы чикләре бүгенге Әстерхан шәһәре тирәсеннән, Каспий диңгезе буеннан башлап, бүгенге Пермь өлкәсенең Сыктывкар тирәләренә кадәр булган.

Шушы кадәр җирләрдән килгән кунаклар белән бергә тантана башланып китә. Әхмәд Ибн Фазлан хәлифәнең Алмыш патшага язган мөрәҗәгать хатын укый. Аннан соң хәлифә җибәргән күчтәнәчләрне өләшү, ислам диненең байрагы, чалма, чапан кидертеп намаз укыла, дога кылына. Бик күп халык җыелган була. Шушы чараларны үтәгәннән соң ислам дине Болгар дәүләтенең рәсми дәүләт дине итеп игълан ителә. Бу чаралар җәмигъ мәчете каршындагы мәйданда үтә.

Шуннан илчелек үз эшенә керешә. Әхмәд Ибн Фазлан шәригать нормалары, кагыйдәләре төгәл үтәләме дип төннәр йокламыйча үзенчә ревизия ясый. Бер төнне ул азанны ишетми кала һәм иртән мәчеткә кереп мөәзингә әйтә: “Нигә син йоклап калып, бер азанны әйтмәдең?” Мөәзин әйтә: “Гафу үтенәм, карагыз әле, урамның теге ягында кояшның кызылы әле бетмәгән, ә монда таң ату барлыкка килде. Шушы ике шәфәкъ кызыллыгы арасында без кеше гәүдәсен ерактан танып, ике ук ату ераклыгындагы кешене танысак, яисә алдыбызда булган ак һәм кара җепләрне аеру танылса, бу вакытта без азанны әйтмибез. Бишенче азанны әйтергә караңгылык юк. Бездә табигать шартлары шундый, сездә көн-төн озынлыгы ел дәвамында бер төрле”.

– Әгәр Биләр шул кадәр зур шәһәр, Болгар дәүләтенең башкаласы булган икән, ни сәбәпле ул онытылган, ни сәбәпле беренче планга нәкъ менә Болгар чыккан?

– Моның сәбәбе безнең татар тарихына, татар милләтенә ниндидер чит дин дошманы итеп карый торган шовинист рус галимнәре тарафыннан күтәреп чыккан ялгыш караш. Алар безнең бай милли тарихыбызны танырга теләмиләр. Болгар дәүләте дәүләт булып унынчы гасырда гына, Ибн Фазлан килеп киткәннән соң гына барлыкка килгән диләр. Бу чын ялган.

Борынгы Греция, Борынгы Иран һәм Болгар дәүләте иң югары мәдәнияткә, иң югары цивилизациягә ия булган өч бөек дәүләт булган. Европада иң көчле империя төзегән Болгар дәүләтен сай тарихлы итеп күрсәтергә тырышалар. Болгар дәүләтенең башкаласын алар Болгар шәһәрендә дип күрсәтәләр, дәүләт белән ассоциацияләп башкаланы да Болгар дип атыйлар. Шуңа күрә проектны әзерләүчеләр дә рус чыганакларга нигезләнеп, ислам дине Болгарда кабул ителгән дип илбашыбызны ялгыз фикергә этәрергә мөмкин.

Болгарны һәм Зөяне күтәрү өчен 800 миллион сум бүленеп бирелә дип ишеттем. Бирелсен, күтәрелсен, мин моңа сөенәм генә. Ләкин, Болгар күтәрелгәндә Биләр онытылырга тиеш түгел. Биләрдә археологик казыну эшләре үткәрелеп, кемпинглар, автостоянкалар, кунакханәләр, мәчет төзелеп, бер дигән туристик үзәккә әйләндереп була. Анда әле “Сәләт”нең дә “Фәнсар” кече фәннәр академиясе бинасы төзелергә тиеш иде. Шуңа күрә бу проектка, һичшиксез, Биләрне дә кертергә кирәк.

Әнвәр Хәйри "Сәләт" балаларына борынгы Биләр турында сөйли



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: ГАЗИЗ кайдан: КАЗАН
02.06.2010 15:20
Энвэр эфэнде бик кирэкле теманы кутэреп чыккан. Фаяз Хужин да бервакытлар бу мэсьэлэгэ игътибар юнэтергэ тырышып караган иде. Бу мэсьэлэне башка галимнэр дэ белэ, нигэ алар дэшми торганнардыр.

кем: тархан кайдан: илдән
29.05.2010 14:52
Әнвәр әфәнде университетта укый башлавының беренче көннәреннән үк гаҗәеп тырышлык-үҗәтлек белән гарәп телен өйрәнә башлады.Аның кайберәүләр кебек шөгыль таба алмыйча әрле-бирле тулай торак буйлап йөренгәнен күрмәссең.Я гарәпчә гәҗитне,сүзлекләрне алдына куеп тәрҗемә белән мәшгүл,я гарәп теле дәреслеген тотып буш кухняга кереп я коридор башларына чыгып грамматика кагыйдәләрен ятлап йөри.Бу телне аның кебек үзләштерә алган бүтән шәкертне күрмәдем.Тырышлыгы бушка китмәде:ул бөтен гомерен татар тарихын өйрәнүгә багышлады.Шиһабетдин Мәрҗани мирасын барлау һәм бастыру өлкәсендәге хезмәтләре бигрәк тә мактауга лаек.Әнвәр әфәнденең бу мәкаләдә китерелгән фикерләренә бик җитди карарга кирәк.Билгеле,Биләр дә,Болгар да безнең өчен изге урыннар.Калган корылмаларны реставрацияләү,саклап калу,кунакханәләр,адәм рәтле юллар төзү;автомобиль куяр урыннар,сувенирлар чыгару,реклама эшләре-һәммәсе зур көч кую һәм акча чыгымнары сорый.Минтимер ага оештыру эшләрен уңышлы ерып чыгып бу эшкә дәрт-дәрманлы яшьрәкләрне дә тарта алса бик яхшы булыр иде.

кем: Асхат Зиганшин кайдан: Уфадан
28.05.2010 05:22
Нурулла Гариф энекэш , син бит тарихчы кеше .
Шулай булгач хатын - кыз кебек арткы ягын, белэн уйнама .
Син белэсен,дер диеп уйлыйм Татарстаннын, 70% ауыллары юлсыз икэнен .

Э сезнен, институт "специалистлары" ничэ ел буе татарларны булеп маташалар .
Аларга кирэк степеньнэрдэ , тагын нэрсэдер .
Минем исэп бар Медведевка язарга , сезнен, иститутны hэм башкортлы тарих иституларын ябып куярга .

Нигэдер сезнен, кулыгыз житми Золотая ордаын, Сараен кутэрергэ , китапларыгызда булсада .
Э сезгэ 700 йоздэн артык татарга эйлэнеп беткэн булгарны зыйратыннан кутэрергэ тырышасыз .

Тизерэк Татарстанны Ульянов обласына кушсыннар диеп мени ?
җавап

кем: Ирек кайдан: Мәскәүдән
01.06.2010 01:28
Асхат,сез 70 яшкә җитеп киләсез,ә акыл утырмаган әле сезгә,бер тапкыр язган идем бит сезгә,Болгар халкына,алар исеменә тап төшермәгез дип.Синең кебекләр ярый әле әз бу дөньяда,мин белгәннәрдән сез икәү,берсе Жириновский,икенчесе син!Сүзләрегездә толк юк сезнең,кешеләрне кушаматлары беләнгенә атыйсыз.Синең нинди хакың бар Фаргат Нурутдиновны,Минтимер Шаймиевны,Талгат Тажетдинны мыскыл итәргә!Син бит аларның тырнак астындагы (.....) тиң түгел! Оятсыз,имансыз,юнсез кеше икәнсең син.Син уйлаганча Мәскәү биргән акчаны ,синең кебекләргә бүлеп бирергәме әллә,синең әлбәттә кулың күтәрелер иде,шул акчаны кулыңа алырга.,оятсыз! Син чаккына тарих белән кызыксынсаң ,белер идең БОЛГАРЛАР безнең бабаларыбызның бер тамыры икәнен,дөрес Болгарныда ,Биләрнедә күтәрергә кирәк,калган тарихи урыннарныда.....Бабаларыбыз шушы изге җирләрдә ,ислам динен кабул иткәннәр,шул турыдада белмисең икәнсең, или ышанасың килмиме?! ИСӘННӘРНЕҢ КАДЕРЕН БЕЛ,ҮЛГӘННӘРЕҢ КӘБЕРЕН БЕЛ -дигәннәр. Шушы изге сүзләрне ишеткәнең юк мени .Уфа белән Казан арасында яшәсәңдә.
Әле бит беренче тапкыр,тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу башлана,иңде алла бирса,киләчәктәдә калган тарихи урыннарныда күтәрерләр дип ышанасы килә. Ә син Асхат бу сайтка кереп ,тозсыз,мәганәсез сүзләр язма,синең бу язулар татар халкын, безнең борынгы бабаларыбызны мыскыл итү генә,алар өстеннән көлергә синең бер хакыңда юк!

Әнвәр Хайригә зур уңышлар ,исәнлек саулык телисем килә.

АЗАТЛЫК радиосының түрәләренә:Әфәнделәр ,сез зинхар өчен ,бу Зиганшинның язуларын тикшереп үткәрегез,аның әшәке сүзләрен беркемнеңдә укысы килми .

кем: Татар
27.05.2010 00:17
Бүгенге татарларны Алмуш 4000 мең динарга бабалары динен саткан чордан мөселманнар дип уйлау-ахмаклык.Чуашлар бүген дә псиммилле дип мал чала......
Татарлар-исламны ныгытып Казан ханлыгы чорында гына кабул иткән әле....

кем: Асхат Зиганшин кайдан: Уфадан
26.05.2010 19:26
Тагын "Азатлык"нын, редакциясынын, мохарриренен, исенэ тошорим эле .
Фикер язу бите ачылганчы бу статьянын, авторынын, исемен оноттым - склероз инде гаепле .

Хрущевнын, эйткэн сузлэре - Догоним Америку и перегоним , - эшкэ ашты . Россиянын, сайтлары Америкалыларга караганда ун,айлырак эшлэнгэннэр .
Котеп торасы юк "Фикер бите" ачылганны , бигрэк ун,айлы склерозлы кешелэргэ . Истэ калмаганнарны искэ тошерергэ була кирэкле сайтны ачып карап !

Бу статья турында язуны башлаганчы анын, авторы турында бер суз эйтеп китэсем килэ - Кыскартырга узен !
Анын, урыны узенен, ауыл гэжитендэ !
=====================================================
В августе – сентябре 1997 года Свияжск посетили Президент Татарстана М. Ш. Шаймиев, архиепископ Казанский и Татарстанский Анастасий, которые приняли участие в сходе горожан, Патриарх Московский и Всея Руси Алексий II и Председатель Госсовета Татарстана В. Н. Лихачёв. После этого визита Президент Минтимер Шаймиев и Патриарх Алексий II направили совместное обращение Президенту РФ Борису Ельцину об актуальности разработки федеральной комплексной целевой программы возрождения Свияжска.
=====================================================

Э хазер бу Болгарны аякка бастыру турында .
Бу Болгар белэн Свияжскны аякка бастырырга кризис вакытында Мэскэудэ акчада табылды , Минчугун бабайда (Минтимер урысча Минчугун була) Аликсий II-га биргэн сузлэрен онотмый - утэп тора .
Утэмэсэ анын, Тэресен Кирилл кире алыр диеп куркадыр .

Азакы вакытта ул Болгарны аякка бастырып hэм 700 ел элек татарга эйлэнеп беткэн булгарларны ТЕРЕТЕП , э татарны 30-га булеп маташу тиктомалга тугел бит !

Большевик - бандитлар (еврейлар планы буенча) "советский народ"ны тозеп маташтылар , э хазер аларнын, балалары hэм оныклары барлык урыс телле булмаган халыкларны 2020-че елга чаклы урыска эйлэндерегэ телилэр .

Ин, башта татарларны булгар , крэшен , башкорт , себер татарлары , тагын эллэ нинди татарларга булергэ кирэк .
Шун,а курэ Росстат татарларны уз Приказы белэн 30 булеп куйган .

Э ул Приказны нигэдер Минчугун обжаловать итмэде , анын, протежесыда !
Аларга кирэк РПЦ МП алдында эшлэрен курсэтергэ - Свяжскны аякка бастырырга - Казан ханлыгына крест куйган Крепостьны !
Свияжскны аякка бастыргач (бутэн эшлэр юктыр Татарстанда) Минчугуннын, протежесынада бер РПЦ МП тэресен булэк итеп бирерлэр дип уйлыйм .

Э Татарстанны кушып куярлар Ульяновск обласына .
Россиянын, Главнсионисы , "сын юриста" - В Жириновский эйтте бит - "Татар выселю в Монголию и пусть они там подыхают от голода и сифилиса , - диеп .
Шун,а курэ татарлар кутлэрен кысып кына , авызларында ачмыйчы утырырга тиешэлэр - Монголияга китэселэре килмэсэ .

Э Минсугунны , уз семьясы белэн Приволжский Федеральный округда калдырырлар - империяга файда китергэне очен .
Мэскэу янында "Новый Иерусалим булгач" , Приволжский Федеральный округта "Ян,а Мекка" булырга тиеш !

ПРЦ МП шуты , Талгат Тажетдин аны эзерли башлады инде , э Болгар шЭhЭРЕ тозелеп беткэч аны ачар шампанский шэшэсен ватып , hэм "святая вода" белэн освящать итэр - тагын бер Тэре алыр ! :)

Сез Главный булгарист , Фаргат НурУтдиновнын , "МЫ БУЛГАРЫ" дигэн экиятен kitap.net.ru да укыганыгыз бармы ?
Булмаса укып олгерегез - Монголияга Владимир Вольфович жибэрсэ , анда Интертнет таба алмассыз .
П/С

кем: Нурулла Гариф кайдан: Казан
26.05.2010 07:03
Барысы да дөрес. Әлегә, тарихтан сәясәт ясап, бары тик Болгар белән Зөягә генә игътибар бирелә. Биләргә тиң шәһәр юк.
Безнең Җүкәтау, Ашлы, Тәтеш, Чаллы, Арча, Эчке Казан һәм тагын 200 якын борынгы шәһәребез бар. Әмма Болгарны төзекләндерү эшләрен башлау да күңелдә өмет уята. Киләчәктә башкаларына да игътибар булыр дигән өметтә калыйк. Әлегә бу эшне президентка һәрчак ярарга тырышучы район хакимияте җитәкчеләре башлап җибәрсә дә начар булмас иде...
Ислам динен кабул иткән урынга килгәндә - бу урын күпчелек тарихчылар кабул иткәнчә, Болгар шәһәреннән 30 чакрым көнчыгыш тарафта, Измәр дип аталучы торак урыны белән янәшә урнашкан. Бу урынга да тарихи билге куелсын иде.