хәреф зурлыгын көйлә   |  бастыр:

07.08.2008

SU доменында татарча һәм башкортча исемнәрне теркәп була

 ландыш харрасова

Интернетны үстерү фонды SU доменында исемнәрне милли телләрдә теркәү мөмкинлеген киңәйтте. Ягъни, элекке кирилл хәрефләренә милли телләрдә булган тагын 37 яңа хәреф өстәлгән.

Мисал өчен, хәзер татар телендә сәхифәләрне сәясәт.su, әдәбият.su дип теркәү мөмкин.

RU-CENTER хәбәр итүенчә, татар теленнән тыш, браузерда Русиядәге халыкларының алтай, башкорт, бурят, долган, калмык, коми, коряк, мари, нанай, ненец, осетин, саам, тува, удмурт, хакасс, хантый, чуаш, эвенки, якут телләрендә кулланыла торган хәрефләрне кертү мөмкин.

Азатлык Радиосы © 2008 RFE/RL, Inc. | Бар хокуклар сакланган