хәреф зурлыгын көйлә
| бастыр:
07.08.2008
Дуңгызлар авыр хәлдә
мөнир вафин
Күрше Ырымбур өлкәсендә дуңгыз вабасы табылу белән Башкортстанда да чаралар кызганнан-кыза бар.
Бу турыда хәбәр булу белән вабага каршы комиссия төзелде, дезинфекция киртәләре булдырылды. Бүген барлыгы шундый 25 күзәтү урыны бар. Алар республиканың 10 районында урнашкан. Ырымбурдан ит азыклары гына түгел, хәтта яшелчә-җимеш кертү дә туктатылды.
Дөрес, бу чир кешегә куркыныч түгел, диләр. Авыру Башкортстан дуңгызларына гына яный. Сүз, әлбәттә, дуңгыз малы турында бара. Дуңгыздай эчкән, дуңгыздай шапшак кешеләргә ваба янамый.
Азатлык Радиосы © 2008 RFE/RL, Inc. | Бар хокуклар сакланган