хәреф зурлыгын көйлә
| бастыр:
05.08.2008
Пирамидалар ишелә
мөнир вафин
Башкортстанда тагын бер финанс пирамидасы җимерелде.
Ул Гарант-кредит исемле пирамида. Гарант-кредит компаниясе акча салучыларга 90% табыш түләгән һәм бердәнбер көнне түләүләр туктап калган. Әлеге компания Мәскәүдә теркәлгән, республикада аның бүлекчәсе эшли иде. Компания бүлекчәсе рәисе кулга алынган. Әлеге пирамидага югары табыш өчен фатирларын сатып акча салучылар да булган.
Азатлык Радиосы © 2008 RFE/RL, Inc. | Бар хокуклар сакланган