якшәмбе, 20 май 2012, Казан вакыты 00:24

мультимедиа / видео

“Уникс” җиңелсә дә алга атлады

“Уникс” җиңелсә дә алга атлады

текст зурлыгы - +
29.02.2012
29 февраль кичендә Казанның “Уникс” баскетбол такымы Евролига уены кысасында үз кырында Грециянең “Панатинаикос” такымын кабул итте. Төркемнән чыгу өчен хәлиткеч уенда кунаклар җиңде. 63:68. Ләкин бу төркемдә уйнаучы Төркиянең “Фенербахче” такымы Италиянең “Милан” такымына җиңелү сәбәпле “Уникс”, җиңелүенә карамастан, Европаның иң көчле 8 такымы арасына үтә алды. Казан такымының чираттагы көндәше Испаниянең “Барселона” такымы булачак.
февраль 2012
29 февраль 2012

видео Күзәтүчеләрне күрергә өйрәтәләр

"Сайлау" исемле күнегү уеныннан видеорепортаж

28 февраль 2012

видео Шамил Закиров белән хушлашу

Сишәмбедә татар җәмәгатьчелеге Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры мөдире Шамил Закировны соңгы юлга озатты. Хушлашу мөрәсиме театрның зур сәхнәсендә узды. Мәрхүм белән хушлашырга килүчеләр залга сыймады, шуңа күрә чара фойедагы зур экранда күрсәтелде. Шамил Закиров яңа татар бистәсендәге татар зиратында җирләде.

видео Әстерханда йорт ишелде. Корбаннар бар

27 февральдә Әстерханда газ шартлап йорт ишелү нәтиҗәсендә кимендә сигез кеше һәлак булды, 12 кеше җәрәхәтләр алды. Тагын берничә кешенең язмышы әлегә билгесез.

27 февраль 2012

видео Иранлылар Оскарда җиңү белән горурлана

Иран язучысы һәм режиссер Әсгәр Фәрхәдинең «Аерылышу» фильмы чит телдәге иң яхшы фильм дип табылды. Яхшырак тормыш эзләп Ираннан күчәргә теләгән бер гаилә драмасын чагылдырган фильм Оскар бүләген алган беренче Иран киносы булды.

26 февраль 2012

видео Мәскәүдә "Ак боҗра" чарасы үтте

26 февраль якшәмбе көнне Мәскәүдә "Ак боҗра" дип аталган каршылык чарасы үтте. Протест белдерүчеләр кулга кул тотынышып Мәскәүнең Садовое боҗрасы буйлар тезелеп басты.

видео Президент сайлау Русиядә буыннар аермасын күрсәтә

Мәскәүдәге Француз хорында президент сайлау турында фикер белешү илдәге буыннар аермасын чагылдыра. Александр Кулыгин видеоязмасы.

видео Илназ: "Фәлсәфи җырларга күчтем"

Татар эстрадасына яшәү белән үлем арасында калган кеше турында җыр белән килеп кергән автор-башкаручы Илназ Гарипов репертуарын үзгәртә. Ул фәлсәфи җырларга өстенлек бирә башлаган. Якын арада “Дулкыннарга каршы” исемле яңа альбомын чыгарырга җыена. Татар җырчылары арасында Илназлар күп булса да, Арча районы Хәсәншәех авылы егете Илназ Гарипов башкаларга охшамаган. Популяр музыка сәнгате вәкилләре альтернатив башкаручылардан читләшсә, Илназ, киресенчә, алар белән дуслык күпере кора.

25 февраль 2012

видео “Бакый Урманчедан 3-4 дәрес алып калдым”

23 февральдә Бакый Урманче тууга 115 ел тулды. Бу уңайдан Казанда “Хәзинә” милли сәнгать галереясында мәшһүр рәссамның рәсем сәнгате, графика, скульптура, театраль-декоратив сәнгать әсәрләреннән торган күргәзмәсе ачылды. Бу рәсемнәр Казан һәм Мәскәүнең төрле фондларында, шәхси архивларда саклана. Бакый аганың шәкерте рәссам-каллиграф Нәҗип Нәккаш остазы турында хәтирәләре белән уртаклашты.

23 февраль 2012

видео Татарстанга төрек эшмәкәрләре десанты төште

22 февраль Казанда Татарстан-Төркия сәүдә-инвестиция мебель форумы узды. Татар эшмәкәрләренә ярдәм итү берләшмәсе рәисе Фәрит Уразаев сүзләренчә, төрек эшмәкәрләренең Татарстанга килүе татар эшмәкәрләренә дә файдага булачак.

видео Путинны кем яклый?

Түбән Тагилдагы Урал вагон төзү берләшмәсе эшчеләре Путинны якларга дип Мәскәүгә килгән. 23 февраль 2012

видео Мәскәүдә Путинны яклау җыены үтте

23 февраль көнне Мәскәүнең Лужники стадионында Русия президенлыгына намзәт Владимир Путинны яклау җыенында йөз меңләп кеше катнашкан диелә. 4 мартта үтәчәк президент сайлауда Путин җиңәр дип көтелә.

21 февраль 2012

видео Казан сукбае төрмәдә рәхәтрәк ди

Чыгышы белән Буадан булган Сергей Косоруков 20 елга якын төрмәдә утырган. Үзе әйтүенчә, аның бөтен туганнары үлеп беткән, йортлары янган, шуңа ул хәзер канализация чокырында яшәргә мәҗбүр. Эшнең дә җиңелен эзли. Авыр эш ярамый, мин инвалид ди ул. Казанда мондый йортсызлар бихисап. Казан кирмәне астында исеме билгесез бер бай һәр көн аларга ашарга китертә. Мондый мәрхәмәтле кешеләр булмаса, кышкы суыкларда без күптән туңып үлгән булыр идек ди Сергей. "Азатлык" радиосы Казан сукбайлары тормышын күрсәтә.

15 февраль 2012

видео Эльмир Низамов: "Казанга музыкаль театр кирәк"

“Алтын Казан” рок-операсын язып танылу алган яшь композитор Эльмир Низамов татар классик музыкасына тиешле игътибар бирелүен тели. Ульян шәһәреннән күчеп килгән егет киләчәген Казан белән бәйләмәкче.

видео Иран атом реакторына үз ягулыгын тутырды

15 февральдә Иран белгечләре Тәһрандагы атом реакторына Иранның үзендә җитештерелгән беренче ягулык таягын төшерде. Чарада Иран президенты Мәхмүт Әхмәдинеҗат катнашты. AP, IRINN видеосы

видео Казанда Әфганстаннан гаскәр чыгару көнен билгеләделәр

15 февральдә Казанда Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көнен билгеләп үттеләр. Меңгә якын кеше катнашкан чара һәр елдагыча Казансу буендагы һәйкәл янында үтте.

12 февраль 2012

видео Меңнәрчә казанлы чаңгыга басты

Казанда 20 градус суык булуга карамастан 12 февральдә "Лыжня России" ярышында меңнәрчә кеше катнашты. 2013 метрга VIP-узышта быел да Татарстанның юл хәрәкәте иминлеге идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов җиңде.

10 февраль 2012

видео Казан урыслары татар телен өйрәнә башлады

10 февраль көнне Казан федераль университетында түләүсез татар теле курсларының беренче дәресләре башланып китте.

видео Кукмара хатын-кызлары президент килүгә койма юа

Кукмара хатын-кызлары Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов килер алдыннан 30 дәрәҗә салкында урам коймасын юа. [kykmor.ru видеосы]

09 февраль 2012

видео Балалар бакчасы тел өйрәнү өчен яңа програм көтә

Татарстан мәгариф министрлыгы быелның февраль аеннан башлап балалар бакчасында дәүләт телләрен өйрәнүгә яңа тәртип кертә. Аның нигезендә 7 яшенә җиткәндә татар баласы ким дигәндә 65 урыс сүзе, ә урыс баласы 65 татар сүзен белергә тиеш. Казанның 316нчы балалар бакчасында бу програмны түземсезлек белән көтәләр, чөнки аның нигезендә балаларны мультимедиа аша телгә өйрәтү каралган. “Азатлык” хәбәрчесе Гадел Галәметдин бу балалар бакчасында булып кайтты.

08 февраль 2012

видео Путинны яклап митингка чыгучыларны алдаганнар

4 февральдә Мәскәүдә Владимир Путинны яклап митингка чыгучыларның кайберләре үзләренә акча вәгъдә ителеп тә бирелмәгәнлеген әйтә.

06 февраль 2012

видео Казанда милли кул эшләренә өйрәтүче лицей

Казандагы халык сәнгате һөнәрләре лицеена игътибар арта. Бер яктан укырга керергә теләүчеләр күп булса, икенче яктан Универсиада кунакларына милли сувенирлар, кулдан эшләнгән бүләкләр кирәк.

04 февраль 2012

видео 4 февраль. Мәскәү йөреше

4 февраль көнне Мәскәүдә һәм Русиянең башка шәһәрләрендә "Гадел сайлаулар өчен" дигән гомум исем белән урам җыеннары үтә. Мәскәүдәге йөрештә меңнәрчә кеше катнашты.

03 февраль 2012

видео Десантчылар Путинга каршы

Путинга каршы җыр чыгарган десантчылар төркеме 4 февраль каршылык чарасына әзерләнә. Безнең хәбәрчебез аларның репетициясендә булып кайтты.

02 февраль 2012

видео Мисыр стадионында үтереш

Мисырның Порт-Сәет шәһәрендә футбол җанатарлары оештырган чуалышлар нәтиҗәсендә 74 кеше һәлак булды. Хакимиятләр өч көнлек матәм игълан итте. AP видеосы

февраль 2012