киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


мультимедиа / видео

Барселона Рубинны бу юлы да җиңә алмады

30.09.2010

29 сентябрь Казанның үзәк стадионында Чемпионнар лигасы кысаларында Рубин-Барселона уены 1:1 исәбенә тәмамланды.

арткаалга
сентябрь 2010
29 сентябрь 2010

видео Мәскәү урамы: Лужковның Казанга калган бурычы

Татарстан башкаласының меңеллыгы уңаеннан Мәскәү хакимияте Казанның Мәскәү урамын төзекләндерергә вәгъдә иткән иде. Вәгъдә сүздә генә калды. Казан үзәгендәге бу урам сугыштан соң булган хәрабәләрне хәтерләтә.

28 сентябрь 2010

видео Казанда туристлар арта. Тагы да арта алыр иде

Ял көннәрендә Казан Кирмәненә ике дистә меңләп кеше килә. Казанда туризм үсешенә киртәләр әлегә җитәрлек, ди биредә экскурсияләр алып баручы Сәвия Сөнгатуллина.

24 сентябрь 2010

видео Сербиянең мөселман төбәгендә киеренкелек арта

Сербиянең көньягында Санҗак төбәгендә урнашкан мөселманнар күпләп яшәгән Нови Пазар шәһәрендә төрле мөселман оешмалары арасында киеренкелек арта. Әлеге киеренкелек мөселманнар белән серблар арасындагы каршылыкны да көчәйтеп җибәрергә мөмкин. Бу төбәктә кайбер мөселманнар "Санҗак ул Сербия түгел!" дигән шигар белән яши.

22 сентябрь 2010

видео Казансу корый

Татарстанда җиде елга корыган, егермегә якыны саеккан. Кайчандыр башкаланы икегә аерып торган Казансу елгасы аша хәзер кайбер урыннарда җәяү дә чыгып була.

20 сентябрь 2010

видео 1620 елгы Bila Hora сугышы уены

18-19 сентябрь көннәрендә Праганың Bila Hora бистәсендә 1620 елда булган тарихи сугышның “уены” күрсәтелде.

17 сентябрь 2010

видео Әхмәт Закаев Польшада кулга алынды

Интерпол тарафыннан эзләнгән чечен җитәкчесе Әхмәт Закаев 17 сентябрьдә Варшауда кулга алынды. Закаев сөйләшү өчен прокуратурага барганда аны юлда полиция тоткарлаган. (Reuters)

16 сентябрь 2010

видео Казанда VI халыкара мөселман киносы фестивале

Фестиваль кысаларында дөньяның 28 иленнән килгән 75 фильм күрсәтеләчәк. Татарстан 15 кинофильм тәкъдим итәчәк.

13 сентябрь 2010

видео Австралия татарлары бәйрәм белән котлый

Аделаидада яшәүче милләттәшләребез татар-башкорт дөньясын Рамазан бәйрәме белән котлый. Видеоны Диләрә Вәлиефф җибәрде.

12 сентябрь 2010

видео Америка 9/11 корбаннарын искә алды

Нью-Йоркта Дөнья сәүдә үзәгенең игезәк манаралары торган урында корбаннарның туганнары, дуслары җыелды. Искә алу чарасында вице-президент Джо Байден катнашты. 2001 елның 11 сентябрендә АКШка ясалган террор һөҗүмнәрендә өч меңләп кеше һәлак булды.

09 сентябрь 2010

видео Кол Шәриф мәчетендә ураза гаете узды

Ураза гаетенә башкаланың үзәк мәчете Кол Шәрифкә һәр елдагыча 5 меңнән артык мөселман җыелды.

видео Владикавказда базарында шартлау

9 сентябрь Владикавказ базарын тетрәткән шартлауда кимендә 15 кеше һәлак булды. Яраланганнар арасында балалар да бар. Базар капкасы янында торган машина шартлаган, дип фаразлана.

07 сентябрь 2010

видео Калифорния татарлары ифтар мәҗлесе үткәрде

Быел дүрт гаилә бергәләп (Акчурин, Апакай, Диуш һәм Сәзгән гаиләләре) 29 август көнендә, аннары соң 3 сентябрьдә тагын ике гаилә (Абдувәйт һәм Чапаноглу гаиләләре) Төрек мәдәнияте үзәгендә 60-70 кешегә ифтар ашлары үткәрде.

06 сентябрь 2010

видео Бәрәңге базарны кыздыра

Казан базарларында беларус бәрәңгесе сатыла башлады. Аны сатып алыр өчен халык көннәр буе чират тора.

03 сентябрь 2010

видео Русиянең көньягында янә янгыннар котыра

Волгоград өлкәсендә чыккан янгыннар нәтиҗәсендә берничә авылда йөзләрчә йорт янган, алты кеше һәлак булган.

01 сентябрь 2010

видео Ураза тотучының бер көне

Казан федераль университеты аспиранты Ринат Хәбибуллин яшьләрне ураза тотарга өнди. Рамазан ае Аллаһка якынаерга мөмкинлек бирә, ди ул.

видео "Безгә башка Русия кирәк!"

31 август Мәскәүдә конституциянең 31нче матдәсен яклап чираттагы каршылык чарасын үтте. Чарада меңләрчә кеше катнашты. Алар "Бу безнең шәһәр!", "Путинсыз Русия!", "Безгә башка Русия кирәк!", "Иреклек!" дигән шигарләр кычкырды. Милиция дистәләгән кешене тоткарлады.

арткаалга
сентябрь 2010