
Мөхәммәт Мәһдиев (1930-1995)
16.07.2010
Үткән гасырның 90нчы еллары – “суверенлык”, “татар теле”, “бәйсезлек”, “сүз иреге” сүзләренең иң популяр, халыкның уянган, татар зыялыларының үз фикерен әйтергә кыюлык тапкан чагы булып искә кереп калган.
“Татар теле – дәүләт теле” дигән шигарь астында нәкъ шушы чорда татарча яңа гәҗит-журналлар чыга башлады. Казан дәүләт университетыннан ерак түгел, Ирек мәйданы гөрләп тора! Трибуннардан сәясәтчеләр сөйли, халык татар милләтенә азатлык даулый, митинглар, сәяси сөйләшүләр үтеп тора иде.
Ул вакытта мин дә, журналистика факультетының беренче курс студенты, дәресләрдән бушагач, төркемдәшләр белән Ирек мәйданына чыга идем. Безгә анда һәрнәрсә кызык иде.
Ничек шулай килеп чыккандыр, берсендә мәйданга үзем генә киттем. Безгә ул вакытта “Фото эше” дигән дәрес керә, авыр, ак-кара төшерә торган “Зенит” фотоаппараты да бирделәр, фотолар төшерергә кушылды. Көн дә бик матур, кояшлы иде. Мәйдан тулы кеше. Бераз мәйданны фотога алгач, күзем бик таныш бер кешегә төште. Ак күлмәктән, кояш күзлеге кигән, чал чәчләрен артка яткырып куйган, ялгызы гына басып торган мәһабәт гәүдәле бу кеше – яраткан язучым Мөхәммәт абый Мәһдиев иде.
Мәктәп елларында ук китапларын кат-кат укып, их, шулар турында язучы белән сөйләшсәң иде, дигән хыялый уйларда йөргән булсам да, яшермим, Мөхәммәт абыйның янымда гына басып торганын күргәч, каушадым. Ничек барып эндәшим, ни әйтим микән дип баш ватам. Мөхәммәт абыйны фотога төшерәсе килә. Аны бераз усал диюләре дә каушатты бугай, үзем дә инде, ничәмә-ничә аның татфак студентлары кызыктырырлык итеп сөйләгән дәресләренә кереп утырырмын, дип йөреп, һаман да чигереп киләм. Шул вакыт эчке бер сиземләү, бу синең шансың, бар, барып эндәш диде... Бар кыюлыкны җыеп, бардым да:
– Исәнмесез, Мөхәммәт абый! – дидем. Ул, күрәсең, ниндидер уйлар эчендә булгандыр, минем эндәшү көтелмәгәнрәк килеп чыкса да, елмаеп, тыныч кына:
– Исәнмесез, кем буласыз? – диде.
– Мин Дилбәр булам, университетта укыйм. Мөхәммәт абый, Сез бит минем иң яраткан язучым, – дидем мин ашыгып.
– Шулаймы... – дигән кебегрәк әйтте бугай Мөхәммәт абый. – Дилбәр, кай яктан буласың?
– Актаныштан.
– Шулаймы... – Мөхәммәт абыйның безнең якларда еш кына кунак булуын ишетеп белә идем.
– Мөхәммәт абый, мөмкинме Сезне фотога төшерергә?
– Әлбәттә, мөмкин үскәнем, – диде ул актанышча итеп.
Мин аны фотога төшердем. Рәхмәт әйтеп, китеп барырга уйлаганда, Мөхәммәт абый дәшә: ”Үскәнем! Менә бу абыйларың белән дә төшермәссең микән?” Мөхәммәт абыйны һәм тагын өч ир-атны фотога алдым. Мөхәммәт абый: “Рәхмәт, үскәнем”, диде. Аннан ул минем университет студенты, Актаныш ягыннан икәнемне әйтте иптәшләренә. Мин саубуллашып китеп бардым.
Сулдан уңга: Гариф Ахунов, Әбрар Кәлимуллин, Ренат Мөхәммәдиев, Мөхәммәт Мәһдиев
Кемнәрне төшергәнемне каушаудан абайламаганмын да ул вакыт. Фотоларны ясаганда күрәм: татарның иң мөхтәрәм кешеләре: Гариф Ахунов, Әбрар Кәлимуллин, Ренат Мөхәммәдиев, Мөхәммәт Мәһдиев. Чыннан да, шушы бер күрешү мизгеле – бер шанс булган минем өчен. Ни үкенеч, Мөхәммәт абыйның дәресенә тәки керә алмадым.
1995 елның нәкъ шундый кояшлы җәйге бер көнендә, авылда чакта, радиодан тетрәндергәч хәбәр әйттеләр: яраткан язучым вафат. Кулдан эш төште, иң якын кешемне югалткандай булдым. Күп санлы укучыларын сөендереп, яңадан-яңа халыкчан, җор телле әсәрләр иҗат итеп, озын гомер яшисе язучыбызны шулай иртә югалтырбыз дип кем уйлаган.
09.07.2010
Без, Алманиядә яшәүче кырым һәм казан татарлары, Литвадагы дусларыбызга һәм дөньяның барлык төбәкләрендә яшәүче татар халкына кайнар сәламнәребезне җибәрәбез һәм татарларның Грюнвальд сугышында катнашуы истәлегенә һәйкәл ачылу уңае белән тәбрик итәбез.
Литва, Польша һәм Алмания җәмәгаьчелеге бу көннәрдә булган күп кенә чараларда Грюнвальд / Танненберг / Žalgiris тирәсендә булган тарихи вакыйга – канкойгыч Грюнвальд сугышы турында уйланып фикер алышканда татар хәрбиләренең дә анда катнашуы, әле хәтта хәлиткеч фактор буларак катнашуы еш кына эскә алына.
Грюнвальд сугышы – безнең өчен вакыйгаларны бәяләү моделен үзгәртү символы да булып тора.
1241 елда Лигниц янында булган сугышта татарлар әле куркыныч дошман булса, 1410 елда мөселман татарлар Урта һәм Көнчыгыш Евпропаның инде үзләшкән халкы һәм шул заманның күренекле сугышчылары да булган.
Тарихның әлеге мизгеленә багышлап Литвада яңа ачылган һәйкәл полякларның, литвалылар һәм татарларның да уртак истәлеге булып тора.
Әлеге мөһим һәм зур мәгънәгә ия вакыйга уңаеннан сезне чын күңелебездән котлыйбыз. (Германия татарлары)
Котлау хатына кул куючылар:Celi Osman, Alim Saitov, Norbert Link-Hessing, Ulm / Günzburg
Германиядәге Кырым татар оешмасы (Tatar Birliği)
Рәис Халилов, Татар-башкорт мәдәният оешмасы
Dr. phil. Alia Taissina, Schamil Gimajew, Weiler bei Bingen,
Татар-башкорт матбугаты „Bertugan“
Венера Вагизова,
TAMGA e.V.
Бари Дианов, Tatarlar Deutschland e.V.
Altabash журналы – Татарлар һәм якташлары журналы
Dr. des. Aliye Yasyba, Кырымтатар хәбәр үзәге, Kiev/Berlin
Якташлык белдергәннәр:Prof. Dr. Swietłana Czerwonnaja , Ildar Kharissov, Mieste Hotopp-Riecke, Mgr. Art.
Грюнвальд сугышы
(15 июль 1410)
Грюнвальд сугышы алманнарның Теутон Ордены гаскәрләренә каршы беpләшкән лех (поляк), Литва, yрыс һәм татар хәрби көчләре сугышы (1410, 15. июль). Грюнвальд (Žalgiris) белән Танненберг (Stembark) авыллары янындагы бу сугышта Ләх патшасы Vladislaus II Jagiello (Ләхчә: Władysław II Jagiełło, Литванча: Jogaila) һәм Литва патшасы Бөек Вытаутас җитәлкәгән гаскәри көчләр арасындагы Алтын Урда бәге Җәләлетдин карамагындагы 2 мең татар атлылары да катнаша. Шушы сугыштан соң Теутон Орденының көнчыгышка омтылышы туктатыла.
28.06.2010
Торонто Сабан туе быел аеруча күңелле үтте. Бу вакыйгадан соң инде берничә көн үтсә дә, күңелдә шатлык хисләре әле дә сүрелми. Сабан туе аланы чигелгән сөлгеләр, яулыклар, шарлар, әләмнәр белән бизәлгән иде. Кунакларның күбесе үзләре теккән милли киемнәр, калфак, түбәтәйләр киеп килгән. Оештыручылар “Берлек” җәмгыяте футболкалары кигән иде.
Гадәттәгечә, хуҗабикәләр милли ашлар әзерләп килде. Милли киемнәрдән киенгән кызлар ашларны кунакларга таратып йөрде.
Уеннардан беркем дә читтә калмады. Капчык сугышы, көрәш, аркан тарту, кашыкка йомырка куеп йөгерү, капчык киеп йөгерү – көлкеле мизгелләр күп булды! Теләүчеләр катыкта акча эзләп тә карады.
Көянтәле чиләкләр белән су ташулар да булды. Бу көянтәләрне татар авылыннан Канадага “Берлек” җәмгыятен оештыручыларның берсе Фердинанд Сөләйманов алып килгән иде. Газетага төрелгән көянтәләрнең нәрсә икәнен чик буенда сакчыларга озак кына аңлатырга туры килгән.
Татар телендә куелган сәхнә әсәрендәге Гайнулла белән Шакир да кунакларның күңеленә хуш килде. Бу әсәрне халык әкиятләренә таянып Диана Арсланова язды. Татар теленә безнең укытучыбыз Ләйлә ханым Харисова тәрҗемә итте. (Һәр шимбә без аңа татар теле дәресләренә йөрибез.)
Татар җырчысы Алсу башкарган көйгә кызлар шәл биюен башкарды.
Балалар татар телендә шигырьләр укыды. Канада туган я монда бик яшьли килгән булсалар да, алар тамырларын белә, ана телендә сөйли һәм хәтта кирил хәрефләре белән укый белә.
Сабан туенда картлар да яшьләр дә күңел ачты. Җәмгыятьнең яңа әгъзалары хөрмәт ителде. Соңгы ел эчендә туган сабыйларга истәлеккә “Сабантуй 2010” дип язылган агач кашыклар бирелде. Киләчәктә бу безнең традиция булачак.
“Берлек” җәмгыяте президенты Мирсылу Арсланова Сабан туена килгән котлау хатларын укыды. Алар Торонто меры David Miller, Канаданың либераль партия башлыгы Michael Ignatieff, Торонтоның башка милли җәмгыятьләре, төрле илләрнең татар диаспораларыннан килгән. Безне котларга дип җирле полиция җитәкчесе P.C.Balwant Jaswal әфәнде дә килгән иде. Торонтодан һәм дөньяның төрле якларыннан килгән кунаклар безнең белән бергәләп күңел ачты.
Фәридә Самерханова“Берлек” җәмгыятенең матбугат вәкиле