Сезгә үз хәбәрләрегезне дөньяга җиткерү өчен яңа мөмкинлек тәкъдим итәбез. Сез үзегезнең төбәгегездә булган йә буласы хәлләр, татар-башкорт тормышына кагылышлы кызыклы вә әһәмиятле вакыйгалар турында хәбәрләрегезне безгә җибәрә аласыз. Без аларны
Халык сүзе бүлегенә урнаштырып барырбыз.
Хәбәр язу кагыйдәләре форумдагы шикелле (
форум кагыйдәләре). Моңа өстәп, хәбәрегез мөмкин кадәр әдәби телгә якын, кызыклы һәм эчтәлекле булсын.
Хәбәрегез бераз редакцияләнергә мөмкин, ләкин аның эчтәлеге өчен тулысынча үзегез җаваплы булачаксыз. Хәбәр ахырында исемегезне һәм элемтәгә керү өчен email адресыгызны, телефон номерын язарга онытмагыз.
Хәбәрегезне
azatliq@rferl.org адресына җибәрә аласыз.
Фото, видео, аудио файлларны безнең
Мультимедиа җибәрү бите аша җибәреп була.
Көнбатышта “citizen journalism” дигән төшенчә бар. Үзебезчә әйтсәк, “халык журналистикасы” буладыр. Әйдәгез, башлап карыйк.