киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


шәлкемнәр / фән-фәсмәтән

артка 
2012

видео НАСА Айның арткы ягын күрсәтте



Тарихта беренче тапкыр Айның Җир шарыннан күренмәгән арткы ягы видеоязмага төшерелде. Бу эшне НАСАның махсус җиһазы башкарды. Видеоязма интернетка урнаштырылды.

2 февраль көнне НАСА агентлыгының рәсми сәхифәсендә GRAIL игезәк-зондларының Айның арткы ягын видеога төшерүе турында хәбәр ителде. GRAIL (Gravity Recovery And Interior Laboratory) зондлары – бер төрдәге галәм җиһазлары, Айны MoonKAM камерасы ярдәмендә сынау рәвешендә төшергән.

Ярты минут дәвам иткән язмада Айның төньяк котыбыннан алып көньяк котыбына кадәр арткы өлеше күренә, шулай ук аның катлаулы рельефын ачык итеп күреп була.

GRAIL зондлары 2011 елның сентябрендә эшкә кереште. Хәзерге вакытта алар Ай өслегеннән 50 км биеклектә урнашкан. Проектның максаты – Айның төгәл гравитация харитасын төзү.

Галимнәр тупланган мәгълүмат табигый иярченнең формалашуы һәм эчке төзелеше турындагы сорауларга җавап табарга ярдәм итәчәк дип өметләнә. Проектның бәясе – 496 млн АКШ доллары. Фәнни эзләнүләр май аена кадәр барыр дип көтелә.

Яңа җиһаз кешене “сүтеп” карый алачак

Ион-протонлы секвенсер җиһазы


Ион-протонлы сикуенсер ( Ion Proton Sequencer) дип аталган җиһаз – кешенең DNA (ДНК) тезмәсендәге барлык 3 миллиард билгене тиз арада укый алган беренче җайланма. DNA – һәр тере организмының үзенчәлекләрен һәм функцияләрен билгели торган уникаль генетик мәгълүмат.

Хәзерге вакытта бу җайланма табибларның эшен җиңеләйтү түгел, фәкать тикшеренүләр өчен кулланыла. Ләкин җайланманы ясап чыгарган Life Technologies ширкәте 10 гыйнвардан аны шәхси мәнфәгатьләрдә куллану өчен заказлар кабул итә башлады. DNAны тулысынча уку бәясе – 1000 доллар, вакыты – 1 көн чамасы.

Life Technologies ширкәтенең вице-президенты Мэниш Джейн әйтүенчә, бу элекке җайланмалар белән чагыштырганда күпкә очсызрак. Өстәвенә, элекке җайланмаларда бу эшне башкару өчен атналар уза иде.

АКШның Бэйлор медицина көллиятендә Кеше геномын тикшерү үзәге мөдире Ричард Гиббс – “Берничә ел элек бу эшне 1000 долларга башкару чынга ашмаслык хыял булып күренә иде”. – ди. Экспертлар әйтүенчә, берәр көнне мондый җайланмалар барлык хастаханәләрдә булачак.

Әхлак мәсьәләсе

Ләкин ион-протонлы секвенсерның уңайлы ягыннан тыш, әле әхлакый ягы да бар. Пенсильвания университетының Биоэтика үзәге мөдире Артур Каплан сүзләренчә, кешенең DNA мәгълүматын алу авыр түгел. Ә аны яңадан тикшереп, кеше турында да күп нәрсәне белеп була. Мәсәлән, кияү никахлашу алдыннан кәләшенең сәламәтлеген тикшерим дисә, һәм анда берәр чир булу ихтималын белсә, никахтан баш тартырга да мөмкин.

Шулай да, җиһаз үзенең файдалы булуын дәлилләде. Мәсәлән, узган ел язында аның беренче өлгесе дистәләрчә кешене юк иткән E.Coli бактериясе турында бик мөһим мәсьәләләрне ачыклауда ярдәм итте.
артка 
2012