киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


шәлкемнәр / фән-фәсмәтән

видео 2009 елда фән һәм технология казанышлары

Хаббл телескобы төшергән рәсем


2009 елда фән һәм технология безгә дөньяны яңа яклардан аңларга ярдәм итте. Галимнәр җисемнең серенә төшенү өчен протоннарны бәрештерде. Яңа дарулар, шул исәптән, АИДСка каршы тора алу өметен уяткан яңа вакцина ясалды. Технология һәм интернет тормышның төрле тармакларына тагы да ныграк үтеп керде.

Коллайдер

Галәмнең 95% белмибез. Белгән кадәресе: видео

Җисемнең серенә төшенү, галәмнең ничек яралганын аңлау өчен атомның үзәгенә үтеп керү кирәк. Бу сүзләр могҗиза кебек яңгыраса да, галимнәр моңа ирешү юлында зур адым ясады.

2009 елның декабрендә Франция белән Швейцария чигендә урнашкан Зур адрон коллайдеры дип аталган махсус корылмада алар беренче сынау үткәрде. (видео)

Зур адрон коллайдеры
Җир астында 27 чакрым озынлыктагы боҗра туннельдә протонннар котычкыч зур тизлеккә җиткерелә, аннары үзара бәрелештерелә. Бәрелеш нәтиҗәсендә Галәмнең яралу мизгеле белән чагыштырырлык күләмдә энергия чыга.

“Зур адрон коллайдеры безгә Галәмнең яралышын аңларга ярдәм итәчәк. – ди Европаның атом тикшеренүләр оешмасы мөдире Ральф Хоер. – Бу бик кызык. Без бит Галәмнең 95% белмибез, аңламыйбыз. Коллайдер шушы караңгы Галәмдә беренче якты нур булачак.”

Твиттер

Протоннар җир астында йөгерсә, интернеттагы Twitter исемле хәбәрләшү сәхифәсе 2009 елда гаять зур үсеш кичереп, җир өсте гамәлләрен оештыруда нәтиҗәле чарага әйләнде.

Дусларыннан “Хәзер нишлисең?” дигән гади сорауга кыска җавап алу өчен көйләнгән бу хезмәтне өч американ егете ни бары өч ел элек ясаган иде. Шушы кыска вакыт эчендә ул дөньякүләм аралашу чарасына әверелде. Хәзер анда аена 60 миллионлап кеше керә.

Twitter кебек социаль челтәрләр инде сәяси тормышка да үтеп керә. Сүз иреклеге кысылган ябык җәмгыятьләрдә алар мәгълүмат агымын буган киртәләрне җимерергә ярдәм итә. Апрель аенда Молдовада, июнь аенда Иранда урам җыеннарын оештыручылар бу хезмәтне шактый уңышлы кулланды.

“Twitter хезмәтенә ни бары 3 яшь, ләкин соңгы елда ул бигрәк тә нык үсте, - ди Wired.com сәхифәсе белгече Браян Чен. – Халык журналистикасының сыйфаты артты. Моның сәяси ягы бигрәк тә әһәмиятле, чөнки бу изелгән халыкка сүз әйтү мөмкинлеге бирә. Дигитал демократиянең идеясы да шул – һәркем интернетка, Твиттерга кереп, үз мәгълүматы белән уртаклаша ала.”

Киндл

Интернет тормышыбызга торган саен ныграк үтеп керә. Күпләр өчен ул радио, телевизор, газет-журналларны, хәтта китапны алыштырды. Китап эзләп хәзер кибет я китапханәгә йөрисе юк, аны интернетта алып була.

Интернетта китап сатучы мәшһүр Amazon.com ширкәте электрон китаплар уку өчен Киндл дип аталган җайланма тәкъдим итте. Җайланманың соңгы өлгесенә өч меңләп китап сыя. Ул китапларны интернетта берничә секунд эчендә алып була.

Әлбәттә, аларны башта кемдер дөнья пәрәвезенә урнаштырырга тиеш. Шушы көннәрдә генә интернетта яңа татар китапханәсе эшли башлады. Ул Таткнигофонд.ру дип атала. Хәзерге вакытта анда меңнән артык китап урнаштырылган.

Битлек

Электрон китаплар бигрәк тә юлда йөргәндә, җәмәгать транспортында уңайлы. Дөрес, 2009 елда кешеләр җәмәгать транспортын сирәгрәк кулланырга тырышты. Сәбәбе – бар дөньяда таралган дуңгыз кизүе.

Битлек кигән кеше сурәтен (фото) 2009 елның сурәте дип атарга буладыр. Кайбер илләрдә хәтта битлекләргә кытлык күзәтелде. Технология ширкәтләре бер-берсен уздыра-уздыра кәттә битлекләр ясарга тотынды.

Шулар арасында Биомаск дигәне аеруча танылды. Махсус җепселләрдән ясалган бу битлек вирусларны бер минут эчендә тулысынча юк итә диелә. Әмма моны раслый да кире кага да алмыйбыз.

Вакцина

Шулай да белгечләр сәламәтлек өлкәсендә елның иң зур казанышы дип кешенең иммунодефицит вирусына (ВИЧ) каршы ясап чыгарылган яңа вакцинаны атый.

Бу вакцинаны өч ел буе Таиландта сынаганнар, сынауда 16 меңләп ихтыярый катнашкан. Яңа вакцина 31% очракта вируска каршы тора ала диелә. Кемдер моңа шикләнеп карый, кемдер АИДСка (СПИД) каршы көрәштә хәлиткеч адым дип саный.

“Бу вакцина әлегә гомум кулланышка кертелә алмый, чөнки аның каршы тору вакыты кыска һәм саклау дәрәҗәсе түбән, - ди Global Vaccine ширкәте мөдире Алан Бернштайн. – Ләкин аның әһәмияте гаять зур, чөнки ул АИДСка каршы торып була алуны күрсәтте.”

Телескоп

2009 елның Халыкара астрономия елы (видео) булганын искәртеп китү дә урынлы булыр. Нәкъ 400 ел элек Галилео Галилей беренче тапкыр телескоп аша күкне күзәткән булган.

Хәзерге чор галимнәре күпкә заманчарак җиһазлар куллана. Май аенда Европаның Галәм идарәсе Планк обсерваториясе дип аталган телескопны галәмгә чыгарды. Технологиянең соңгы сүзе саналган бу телескоп, Җирдән 1.5 миллион чакрым ераклыкка китеп Галәмне өйрәнә башлады. Галимнәр бу нәтиҗәләр Галәм яралу мизгелен күзалларга ярдәм итәчәк дип өметләнә.

2009 елда АКШның Хаббл телескобы да Галәмнән искиткеч матур сурәтләр төшереп җибәрде.

Башка төрле Нобель

Елена Боднар сәламәтлек саклау өлкәсендә "Иг Нобель" бүләген алды. Бюстгалтерны кирәк чакта газ битлеге итеп кулланып булганын күрсәтүдә аңа чын Нобель ияләре Вольфганг Катерль (сулда), Орһан Памук һәм Пол Кругман (уңда) ярдәм итә

Швециянең патша фәннәр академиясендә Нобель атнасы башланыр алдыннан гына АКШның Бостон шәһәрендә кызыклы бер чара узды. Анда да быелгы ачышлар өчен “Иг Нобель” бүләкләре тапшырылды.

Гамәлсез гыйлем – яңгырсыз болыт

Бүгенге көндә Нобель бүләге ни бары биш тармактагы хезмәтләр өчен бирелә.

Американ һәм британ галимнәре төркеме тагын ике яңа Нобель бүләге булдыру тәкъдиме белән чыкты – тирә-юнь мохит һәм сәламәтлек саклау өлкәсендәге эшләр өчен.

Стокһольмда игълан ителгән бүләк ияләре барысы да фән үсешенә бик зур өлешләрен кертсә дә, гади халыкка аның файдасы кайчан булачагы бик аңлашылып бетми. Шуңа күрә галимнәр бу бүләкләрне фундаменталь ачышлар өчен түгел, күбрәк фән казанышларын куллану уңышлары өчен бирергә тәкъдим итә.

Бостонда "Иг Нобель" бүләген алучылар ирешкән нштиҗәләрне көндәлек тормышта бүген үк кулланып була.

Ветеринария 

2009 ел бүләгенә Британия галимнәре Катерин Дуглас һәм Питер Роулинсон лаек дип табылды. Алар исем кушылган сыерларның исемсез сыерларга караганда күбрәк сөт биргәнен ачыклаган.

Тынычлык

Тынычлык бүләген бер төркем Швейцария галимнәре алды. Алар башка буш шешә яки тулы шешә белән бәрүне өйрәнеп кайсысының күбрәк зыян китергәнен ачыклаган.

Икътисад

Бу өлкәдә бүләккә быел Исландиянең 4 кечкенә банкының җитәкчеләре лаек дип табылды. Алар бу бүләкне кыска вакыт эчендә кечкенә илнең кечкенә банкларын глобаль икътисади кризисны чишеп җибәрү дәрәҗәсенә җиткерә алу сәләтләре өчен алды.

Химия

Бүләкне Мексика дәүләт университеты галимнәре алды. Алар текиладан алмаз ясау ысулын уйлап тапкан.

Физика

Бу өлкәдә 2009 елның бүлеген йөкле хатыннарның рестораннарда чәйлеккә акча аз калдыру сәбәпләрен тикшергән АКШ галимнәре алды.

Әдәбият 

Бүләк Ирландия полициясенә тапшырылды. Полиция хезмәткәрләре Польшадан килгән бер машина йөртүчегә штраф салу турындагы кәгазьне 50 мәртәбә төзәтеп язган. Аның машина йөртү рөхсәтеннән мәгълүматларны күчергәндә “исем-фамилия” урынына алар 49 тапкыр “Prawo Jazdy” дип язган. “Prawo Jazdy” поляк телендә “машина йөртү рөхсәте” дигән сүз.

Болар барысы да чынбарлыкта булган хәлләр. Бу “ачышларны” теркәп җиңүчеләрне бергә җыючы һәм тамашаны оештыручылар үз эшләренең максатын “кешеләрне башта көлдерү, аннары уйландыру” дип билгели.

Икътисадның хәле галәмнән күренә

Илнең тулаем җитештерүе, ягъни бер ел эчендә җитештерелгән тауарлар, күрсәтелгән хезмәтләр күләме икътисадның хәлен билгели торган төп күрсәткеч санала.

Ләкин кайбер илләрдә бу күрсәткеч төгәл булмаска мөмкин. Чөнки ышанычлы мәгълүмат туплау өчен тиешле инфраструктура юк. Яисә рәсми хисапларга кертелми торган гайре рәсми эшчәнлекләр була ала.

Кушма Штатларның Браун университеты профессоры Дэвид Уэйл мондый очраклар өчен яңа ысул тәкъдим итә – иярченнән төшерелгән төнге сурәтләрне өйрәнергә.

“Кешеләр баеган саен күбрәк ут куллана, электрга күбрәк акча сарыф итә, - ди Уэйл. – Ут кына түгел, радио, телевизор, суыткыч куллана. Баеган саен төнге тормыш озыная, кешеләр машинада йөри, урамнарны яктырта. Кулланылган утның күләме муллык дәрәҗәсен күрсәтә.”

Бу аерманы иярченнән төшерелгән шушы ике сурәттән күреп була. Берсе 1992, икенчесе 2002 елда төшерелгән.





Иярченнән караганда, Маҗарстан, Польша, Романия кебек илләрдә утлар саны бермә-бер арткан. Бу аларның икътисади үсешендә дә күренә.

Ә менә Молдова һәм Украинада, шул ук дистә ел эчендә утлар, киресенчә, кимегән.

Дэвид Уэйл икътисади күрсәткечләре сыйфацыз булган 40-лап илне тикшереп чыккан. Һәм төңге утларга карап, кайбер илләрдә икътисади үсеш рәсми саннар белән чагыштырганда сүлпәнрәк булган дигән нәтиҗәгә килгән.

Мисал өчен, Беларуста рәсми саннарга караганда еллык үсеш 1.6% булган. Төңге утларга караганда 0.6%.

Таҗикстанда, киресенчә, төңге утлар хәлләрнең ул кадәре начар түгел икәнен күрсәткән.

“Дөнья банкы таҗик хөкүмәтенә таянып хәбәр итүенчә, соңгы 11 елда тулаем җитештерү ел саен 2.3% кимегән. - ди Уэйл. – Төңге утлар, киресенчә, елына 1% артып барган. Ягъни, 3% артык аерма дигән сүз.”

Тарихка икътисад хәлен билгеләүнең төрле юллары мәгълүм. Мисал өчен, Австро-Маҗар империясендә мәмләкәтнең төрле почмакларында кешегә килгән хатларны санаганнар. Башкалар тормыш дәрәҗәсен сөяк калдыкларына карап билгеләгән.

Дэвид Уэйл сүзләренчә, “төңге утлар” ысулының берничә өстенлеге бар.

Бу мәгълүматны җыю күпкә җиңелрәк. Ул аерым алган бер төбәкнең хәлен билгели ала. Әйтик, нефть ятмасы табылганнан соң, бу төбәк ничек итеп үсеп китә алган. Аның байлыгы күршеләргә ничек таралган.

Нихаять, икътисади күрсәткечләр бөтенләй булмаган илләрдә, ул һичьюгы ниндидер мәгълүмат бирә ала.

Әлбәттә бу ысул камил түгел, ул тулаем җитештерүне алыштыра алмый. - ди Уэйл. – Ләкин рәсми саннарны дөресләү өчен ул бик уңайлы һәм арзан юл булып тора.

Шунгит – могҗизалы таш

Шунгит ташы

Әлеге минерал киң җәмәгатьчелеккә аз билгеле. Аның могҗизасы нидән гыйбарәт соң?

Галимнәр шунгит кембрий эрасына кадәр барлыкка килгән дип фаразлый. Ул ташка әверелеп баручы күмер. Антрациттан графитка күчеш стадиясендәге матдә. Электр үткәрүчән, бактерицид үзлеккә ия. Шунгитның дөньядә бер генә чыганагы бар. Ул Карелиянең Онега күле төбеннән чыгарыла.

Тарихи чыганакларда шунгит беренче тапкыр 17 гасырда искә алына. “Кара таш салып тотылган су искиткеч сихәтләү көченә ия”, ди борынгы чыганаклар. Кечкенәдән чирләшкә бояр кызы Ксения Романова шушы су белән дәвалана һәм озак тормастан ир бала таба. Романовлар династиясенең беренче вәкиле Михаил шулай дөньга килә.

Бу вакыйгадан соң күп еллар уза, әлеге ташның үзенчәлекләре онытылган да булыр иде. Әмма аның сихри табигате турында очраклы гына урыс патшасы Петр l белеп ала. Аның әмере белән таш табылган урыны Онега күленнән ерак түгел “Марциаль сулары” дип аталучы ял йорты төзелә.

Барлык файдалы үзенчәлекләре ахырга кадәр ачыкланып җитмәгән шунгит инде шактый киң даирәдә кулланыла. Шуның берсе - суны чистарту. Аннан кала төрле зәркан эшләнмәләр, электромагнит кыры зарарыннан саклаучы хәдияләр, кәрәзле телефон нурланышын йотучы пластиналар да эшләнә. Шунгит начар энергияне үзендә тотып калу үзлегенә ия.

“Зәмзәм суы”

Фәнгә күптән билгеле - кеше организмы 75% судан тора. Чиста су куллану – сәламәт яшәүнең беренче кагыйдәсе. Тик, кызганыч, без көндәлек эчә торган хлорлаган су кабул ителгән стандартлардан ерак тора. Аның составында еш кына фенол, кургаш, цезий, стронций, пестицид һәм нитрат кебек организм өчен зарарлы матдәләр тулып ята. АКШ галимнәре раславынча, хлорланучы суны һич кенә дә активлашкан күмер чистарткычлары аша чыгарырга ярамый. Тик Русиядә күп очракта нәкъ шундый фильтрлар кулланыла.
 
Күмер органик матдә. Хлорланган суны күмерле фильтр аша үкәргән очракта, органик матдәнең вак тузаннары су белән юылып чыга. Шушы аз күләмдә булса да күмер тузаны катнашкан суны кайнатканда, актив мадтә хлор белән реакциягә кереп, диоксин дип аталучы көчле токсин барлыкка китерә. Әлеге токсин кешенең генетик балансын боза. Иң куркынычы – ул организмнан чыкмый, ә туплана гына бара. Диоксин кайбер “химик корал” составына керә. Бу факторларны исәпкә алсаң, хлорланган су кулланучыларның төрле авырулар кичерүе гаҗәп дә тоелмый.

Шуңа күрә шунгит чистарткычлары куллану яхшы алыштыргыч булып тора. Элгәре шунгит бары хәрби сәнәгатьтә генә кулланылган. Акрынлап ул көндәлек тормышка керә башлады. Шунгиттан ясалган фильтрларда да күмер тузаны бар. Тик ул баштагы мәлдә генә күзәтелә. Кагыйдә буларак, бу тузанны юдыртып чыгару өчен бик аз вакыт таләп ителә.
 
Шунысы кызык, шунгит чистарткычларында организм өчен зарарлы барлык мадтәләр тотылып кала һәм кирәкле минералларга баеп чыга. Галимнәр дә бу үзенчәлеккә аңлатма таба алмыйлар. Кайберәүләр исә җирдәге тормыш шунгит суында яратылган дип исәпли, чөнки кешенең гемоглабин аксымындагы матдәләр, кан плазмасы төзелеше шунгит суына охшаган.

Телләр өйрәнегез, алма ашагыз!

Альцһаймер авыруы һәм аның бер күренеше булган деменция (латинчадан “ерак мантыйк”) дигән чирләр барысы да олы яшьтә башлана. Көндәлек ихтияҗларын үти алмаган, үз үзләрен карый алмаган, кайсы көндә, хаттә кайсы елда яшәгәнен хәтерләмәгән картлар белән гомер итү туганнары һәм үзләренә бик күп сабырлык таләп итә.

АКШның Дҗон Һопкинз университеты галимнәре яшьлектә өйрәнгән телләр Альцһаймер авыруыннан саклый ала, дигән нәтиҗәгә килгән.

Галимнәр 38 католик раһибәсенең (монашка) үлгәч баш миләре күзәнәкләрен тикшергән. Белгечләр күптән инде үз үзләрен карый алмаган олы кешеләрнең хәтере бөтенләй булмавы, йәки булса – бик яхшы булганына дәлилләр эзләгән. Яңа тикшеренү шушы сорауга күпмедер җавап бирә ала.


Галимнәр картаеп урын өстендә үлгән раһибәләрнең 20 яшьләре дә тулмыйча монастырьгә килгәч язган иншаларын җентекләп тикшергән. Соңыннан аларның баш мие күзәнәкләрен тикшерүдән соң бөтен белгән телләрен кулланып язган һәм моның өчен югары билге алган раһибәләрнең олы яшьтә дә хәтерләре яхшы булганы ачыкланган.

Яшьлек кебек картлык

Тикшеренүдә аз кешенең катнашуы аның нәтиҗәсен кечерәйтми, диде галимнәрнең җитәкчесе Хуан Тронкосо.

“Безнең тикшеренү кешенең 20 яшьләрдәге акылына карап картлыгын фаразларга ярдәм итә ала. Бигрәк тә гаиләдә Альцһаймер авыруы булганнарга”, диде галим.

Табиплар бу тикшеренү турындагы хәбәрне хуплап каршы алды, әмма шатланырга иртә, диде.

“Нәтиҗәләре кызыклы, әмма бик аз кеше тикшерелгән. Бу урында телләр белү хәтерне саклап кала дип әйтергә авыр әле”, диде Альцһаймер җәмгыяте белгече Сузанна Соренсен.

Дөньяның танылган кешеләре һәм акыл ияләре дә Альцһаймер авыруыннан котыла алмый. АКШның элекке президенты Рональд Рэйган 10 ел авырудан соң 2004 елда вафат булды. Оксфорд һәм Кэмбридж университетларында укыган, фәлсәфи хезмәтләр язган Ирландия язучысы Айрис Мердок Альцһаймер белән авырган.

Британия галимнәре исә Альцһаймердан көн саен алма, банан һәм әфлисүн ашау саклый, дигән нәтиҗәгә килгән иде. Әмма тормышыгыз ыгы-зыгы, борчулы һәм стресслы үтсә - телләр дә, алма да саклый алмый, дип белдерде профессор Чанг Ли.

Алманнар иң зур кояш электр станциясен төзи

Десертек дип аталучы бу корылма Төньяк Африканың Саһара чүленә килгән Кояш нурларын Европа өчен электр энергиясенә әйләндерәчәк.

Кайберәүләр йөзләрчә миллиард долларлык бу проектны гамәли кулланыш өчен кулай түгел дип тәнкыйтьләсә, икенчеләр кояш нурлары ахыр чиктә Европага кирәк булган электр энергиясенең 15 процентын бирә алачак ди.

Саһара чүленә куелган меңнәрчә көзге кояш нурларын кирәкле урыннарга туплап суны кыздырачак һәм аннан чыккан пар электр энергиясе җитештерүче пар турбиналарын әйләндерәчәк.

Ул электр энергиясе үткәргечләрдән Урта диңгез аша меңнәрчә чакрым төньякка, Европага җибәреләчәк.

Якын Көнчыгыш өчен дә берничә шундый проект уйланыла.

Мюнхендә бу проектны Тәкъдим итү тантанасын иминият ширкәтләрен иминиятләштерүче Мюних Ре ширкәте оештырды.

Мюних Ре соңгы елларда каты давыллар, янгыннар һәм су басулардан зыян күрүчеләргә килгән зыянны каплаган иминият ширкәтләренә миллиардларча доллар акча түләргә мәҗбүр булды. Шуңа күрә ул дөньякүләм җылынуга каршы көрәшне аеруча яклый.

Ширкәтнең идарә әгъзасы Торстен Еворрек Десертекны еракка караучы проект дип атады һәм аннан җирле халыкка да, Европага да файда булачак диде.

Проект ышанычлы, сыналган кояш технологияләренә нигезләнә.

Энергияне Европага җибәрү дә проблема түгел. Хәзерге югары куәтле элетр үткәргечләре мең чакрымга электр энергиясенең 3 процентын гына югалта.

Һәм моңа инде уңышлы эшләүче үрнәкләр дә бар. Шундый ук принципларга нигезләнүче электр станциясе АКШның Мохаве чүлендә 1980 еллардан бирле эшләп килә.

Бу проектка эре ширкәтләрнең алынуы Европаның энергия чыганакларын төрлеләндерү, гадәти ягулыкларга бәйлелекне киметү, шуның белән япма газлары чыгаруны да киметү омтылышының зур булуын күрсәтә.

Мюнхендәге тантанада югары технологияле җитештерүче Сиеменс, электр энергиясе белән тәэмин итүче Э.ОН һәм РВЕ һәм башка шундый эре ширкәтләр катнашты.

Өстәвенә Десертекны Европа Берлегенең башкарма комиссиясе дә бик нык яклый.

Тантанада Мюних Ре вәкиле Александр Моһанти бу проектны киләчәкне яхшы күзаллаучы дип бәяләде, аны яклаучыларны исә хыялыйлар түгел, ә конкрет нәтиҗәләргә ирешергә теләүчеләр дип атады.

Әмма проектны тәнкыйтьләүчеләр моның белән һич тә килешми. Беренчедән, алар бу проектның артык кыйбатка төшүен әйтә. Аның чыгымнары 560 миллиард доллар булыр дип көтелә. Мондый кыйбатлы элетр энергиясе башка чыганаклар белән көндәшлек итә алмаячак диелә. Бу бик тә зур акча. Шулай да ул чыгымнар 40 елга бүленәчәк.

Мюних Ре идарә әгъзасы Еворрек проектның кыйбатлы булуын таный. Аның исәпләвенчә проектның чыгымнары Европадагы һәрбер кешегә бер мең долларга төшәчәк.

“Әмма климат үзгәрешләреннән килгән зыянның кыйммәте күпкә зуррак булачак, һәм без ни кадәр озаграк көтсәк, дөньякүләм җылыну тәэсиренең дә кыйммәте шул кадәр зуррак булачак”, - ди Еворрек.

Тәнкыйтьләүчеләрнең икенче дәлиле исә Мәгърибтәге сәяси тотрыклылык мәсьәләсе. Төбәктәге кайбер илләрнең канәгатьсез төркемнәре өчен Десертек корылмалары игътибарны җәлеп итеп торучы һәдәф булачак.

Атлар кайчан йортлаштырылган?

Атлар 5,5 мең ел чамасы елек хәзерге Казахстан җирендә йортлаштырылган

Моңа кадәр атлар беренче мәртәбә бронз чорында, 4-4,5 мең ел чамасы элек йортлаштырылган дип санала иде. Тимер киң кулланышка шул чорда керә башлаган. Тимердән ясалган ат авызлыкларын археологлар бронз чорына караган катламнарда табып килде.

Ә менә Казакъстанның Ботай төбәгендә казыну эшләре алып барган археологлар төркеме атларның моннан мең ел иртәрәк, ягъни 5,5 мең ел чамасы элек  йортлаштырылгана ишарә иткән дәлилләр тапкан. Ул чакта әле тимер булмаган, кешеләр таш һәм бакыр кулланган.

"Моңа кадәр атлар бронз чорында, ягъни безнең чорга кадәр 2-2,5 мең ел элек йортлаштырылган дип санала иде. Без моның Казакъстанның төньягында, Ботай мәдәниятендә, безнең чорга кадәр 3,5 мең ел элек булганына дәлилләр таптык. Бу табылдыкларга күрә атларны ит өчен генә түгел, ә сөт өчен һәм атланып йөрү өчен дә тотканнар", - ди төркем җитәкчесе Британиядәге Эксетер университеты археологы Алан Аутрам. 

Ике дәлил

Бу ачыш турында шушы атнада Science журналы язып чыкты. Галимнәр кимендә ике дәлил китерә. Беренчедән, алар казып чыгарган ат тешләрендә дирбия эзләре табылган. Димәк, атлар ит өчен генә тотылмаган, аларны җигеп, йә атланып йөргәннәр.

Икенчедән, шул чорга караган балчыктан ясалган чүлмәкләрдә ат сөте эзләре табылган. Бу савытлар тупас эшләнгән, эшкәртелмәгән булса да, эченә салынган әйбернең эзләрен меңләгән ел саклый икән.

Димәк, ул чордагы кешеләр ат сөтеннән ясалган эчемлек, кымыз эчкән булып чыга. Суыткычлар булмаган заманда әчетелгән эчемлекне озаграк кулланып булган.

"Бер казакъ картыннан мондый әче эчемлекне ничек эчәсез дип сорагач, гади сөтнең тәме юк, без аны балаларга гына бирәбез, диде. Күрәсең, алар моңа буыннан-буынга күнегеп килгән", - ди Алан Аутрам.

Яңа сораулар

Британ галимнәре әйтүенчә, аларның бу ачышлары кайбер сорауларга җавап бирә, ләкин берүк вакытта яңалырын да куя.

Ихтимал, бу әле иң боргыңгы табылдылкар түгел, Үзәк Азия төбәкләрендә тагы да борыңгырак катламнарны тикшерергә кирәк, ди алар.

Тагын бер сорау – ат тоту гадәте Евразия төбәкләренә ничек таралган? Ул бер урында барлыкка килгәнме, әлле берничә урындамы? Бу сораулар әлегә ачык булып кала.