киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


шәлкемнәр / фән-фәсмәтән

Дөньяның иң серле мәгълүмат үзәге

“Пионен” исемле үзәк Стокгольм шәһәре янында, элек салкын сугыш вакытында төзелгән атом корылмасында урнашкан. Үзәкне төзегән оешма төзү проектын гамәлгә ашырганда бары тик техник шартларны гына күз алдында тотмавын, шул ук вакытта анда эшләгән кешеләргә уңайлык тудыру өчен тырышуын белдерә. Төзелештә шулай ук фантастик фильмнарның да тәэсире булмый калмаган.

"Мин гадәттә фантастик фильмнарны карарга яратам", ди Bahnhof ширкәтенең идәрә башлыгы Йон Карлунг. "Миңа Джеймс Бонд уйнаган фильмнар илһам бирде. Гадәти эш урыны булдыру отышлы булмас иде, ул башка җирләрдән аерылып торырга тиеш иде", ди Карлунг.



Салкын сугыш чорыннан калган хәрби-атом коралмасында төзелгән үзәк, элекке вакыттагы "Пионен ак тавы" код исемен йөртә.

1.110 квадрат метрлы мәйданга җәелгән корылма, 30 метрлы гранит таш кыя астына төзелгән булган.

бинаның элекке күренеше


Үзәк гидроген бомбасына чыдый алыр көчтә.

“Пионен” Скандинавиядә иң яхшы интернет чилтәре булган бина


Галәм темасына багышланган конференция залы




Kонференция залыннан күренеш (идәне ай җирлегенә охшатылган), уңда электр моторлары булмәсе



Ясалма чишмә һәм яшел чәчәкләр коридорны бизи



Ут сүнгән вакытта, электр белән тәэмин итүче өстәмә су асты моторлары



Офис, кухня, һаваландыру, машиналар бүлмәсе, суыткыч җиһазлар


Kүркәм эш урыннарына очраганыгыз булдымы?
Сез җибәргән сылтама һәм мәгълүматлар безне шатландырыр иде.

XXI гасыр Евклиды Казанда яши

Логман Шыхалиев

Казаннның һәвәскәр математигы Логман Шыхалиевка 1000000 доллар акча бирелерме? Студент елларында Ферма теоремасын исбатлап, шул акчага Азәрбайҗанны элеккеге советлар иленнән аерырга теләгән Логман Шыхалиев хезмәте турында бүген дөнья галимнәре сөйләшә. Әгәр 48 яшьлек һәвәскәр математикның Риман гипотезасын исбатлау ысулы дөрес дип табылса, дөнья фәнендә зур үзгәрешләр килеп чыгарга мөмкин.

Белорусиянең Минск шәһәрендә ноябрь башында үткән математика конференциясендә берәүгә дә билгеле булмаган Казан кешесе Логман Шыхалиев “Риман гипотезасын чишүнең бер юлы” доклады белән чыгыш ясады. Хәзер аның эшен математика фәненең иң күренекле белгечләре тикшерә. Алар аны йә дөрес дип табачак, яки инкарь итәчәк.

2000 елда Американың Clay математика институты “Миллениум” бәйгесен игълан итә. “Милениум” сүзен инглизчәдән татар теленә “меңъеллык” дип тәрҗемә ителә. Әлеге проектта җиде мәсьәлә бирелә. Шуларның берсе булып Риман гипотезасы тора. Бу гипотеза турынды галимнәр 100 елдан артык уйлана. Шуңа җиңүчегә 1000000 доллар акча вәгъдә ителә.

Риман гипотезасы үзе гади саннар серен ачарга мөмкинлек бирә. Ә бүгенге кодлаштыру системасы гади саннарга кайтып кала. Аларны китереп чыгаруның ысулы табылса, күзәтүчеләр, шул исәптән банклар эшендә дә үзгәрешләр килеп чыгарга мөмкин. Хәтта җыр сәнгате өлкәсендә дә яңа музыкаль әсәрләр тудырып булачак.

Бу хикмәтле математик кыйсса белән таныштырырга тырышып карыйм. Башта кыскача гына гади саннар турында әйтеп китик. Мәсәлән, 2, 3, 5, 7, 11, 13 һәм башкалар гади саннар рәтенә керә. Мондый саннарның төп үзенчәлеге шунда: алар бергә һәм үз-үзләренә генә бүленә. Мисал өчен, 3 санын 1-гә һәм 3-кә булып була.

Гади саннарның урнашу сере математикларның 2 мең еллар элек тә уйландырган. Эратосфен беренчеләрдән булып гади саннарны санап чыгару ысулын уйлап тапкан. Евклид исә андый саннар бик күп дип белдергән. 1859 елда алман галиме Георг Риман аның гипотезасын булдырган. Галимнең гипотезасы дөрес булуын һәвәскәр математик Логман Шыхалиев исбат итәргә алынган.

Локман Шыхалиев Әзербайҗанда туып үскән. “Тамырларымда татар каны бар. Хатыным да татар”, ди ул.

Логман әфәнде инде 22 ел Казанда яши. Кечкенәдән математика дөньясы белән кызыксынган. Логман Шыхалиевның саннар дөньясында зур үрләргә ирешәчәге мәктәптә укыганда ук чамалап булган. Җиденче сыйныфта укыганда Ферма теоремасын ачарга тырышып караган. Ә менә математика укытучылары аның артыннан өлгерә алмый торган була. Чөнки алар математиканы аңлап бетерми иде, ди Логман Шыхалиев. Шуңа дәресләргә дә кертми калдырганнары да булган. Көндәлегенә дүртлеләр дә төшә торган була.

“Һәркемнең үзенең яраткан шөгыле була. Кешеләр төрлечә ял итә. Мин исә буш вакытымда математика белән мавыгам. Эшләгән эшләрем бик күп. Аларны беркайчан да җыентык итеп чыгарганым булмады. Хәзер китап итеп дөньяга чыгарырга уйлыйм”, ди Шыхалиев.

Логман Шыхалиев яшьлек елларыннан ук танылган математика белгече булырга хыялланган. Ферма теоремасын исбатлап, шуның өчен күп итеп акча алып Әзербайҗанны Советлар иленнән аерырга теләгән.

“Совет хакимияте миңа беркайчан да ошамады. Шуңа күрә кайберәүләр төрмәгә дә утыртмакчы иде”, дип искә ала ул.
Шушы формуланы исбатлау өчен ярты ел вакыт узган

Риман гипотезасын өйрәнүгә һәвәскәр математик дүрт ел гомерен багышлаган. Ә гипотезаны исбатлауга  алты ай вакыт киткән. Логман Шыхалиев 1000000 доллар акчаны бирерләр дип уйлый. "Чөнки американнар ялганлый торган халык түгел. Әгәр дә 1000000 доллар акча бирсәләр, бер өлешен мохтаҗ кешеләргә бирер идем", ди Логман әфәнде.

Мәктәптә укыганда, Логманны математика укытучылары кайвакыт дәрескә кертмәгәннәр. Чөнки ул мәсәләләрне үзенчә чишеп, укыту, тәрбияләү эшен болгатып җибәрергә мөмкин булган. Бу юлы дөньяның математика белгечләре Логманның ачышын танырлармы? Монысы хәзергә билгесез.

2008 елның иң зур табышларыннан берсе - Биологик кул



Биологик кулны уйлап табу өчен белгечләр 20 ел эшли. Бу тикшерүнең соңгы җимеше булган биологик кул, ачылып ябыла торган эләктергеч рәвешендәге элекке модельләрдан аермалы буларак, бармакларын уйната ала.



Чыдамлы пластик метариалдан ясалган биологик кул, кредит карты кебек нечкә әйберләрне тота ала торган ясалма кул, хәзергәчә 400 артык инвалидтә кулланылган.

Touch Bionics ширкәте башлыгы Стуарт Меад, ясалма кулның Time журналы кебек халыкара журналда кешеләргә танытылуы безнең өчен бик зур уңыш иде, дип белдерде.


аудио Татарстанда кесә телефоны куллану 116% җиткән

Татарстанда кесә телефоннарын күп кулланалар.

Заманча технологияләр Татарстанны да уратып үтмәде. Мобил телефоннар, гадәти компьютер, кесәдә йөртә торган һәм тезгә куеп эшли торган кечкенә, компактлы компьютерлар да күрмәгән әйбер түгел. Җәмәгать транспортында барганда, һәр икенче юлчының колагында колакчын күренә, кесәсендә телефон чылтырый, яшьләрнең кулында смартофон, кпк дигән кечкенә компьютерны күреп була һәр баланың диярлек кесәсендә, мр3-уйнаткыч, кесә телефоны булу гадәти әйбергә әйләнде. Элемтә министрлыгының мәгълүматларына караганда, мобил элемтәнең үтеп керүе 116% тәшкил итә, кәрәзле телефонны 4,3 миллион тирәсе кеше куллана. Ә бар Татарстанда халык саны 3,8 миллион чамасы. Татарстанда элемтә челтәрләренең сыйдырышлыгын 6 миллионга җиткерү мөмкинлеге бар икән.

Ерак авылларга да мобиль телефоннар үтеп керде, олылар да, яшьләр дә, шушы кечкенә җиһазны яратты, шалтыратырга, смс юлларга ойрәнде. Татарча радиоларда “смс” сәламнәр җибәрүчеләрнең бермә-бер артты, авылдагы балалар да музыка һәм башка тавышларны телефоннан телефонга күчерергә мөмкинлек бирүче Bluetooth, “IR порт”ның (инфра кызыл порт) технология ягыннан никадәр мөһим әйбер икәнен белә. Татарлар бу заманча технологияне үз итте, үзләренә җайлаштырды, дип әйтеп була.

Телефон өчен татарча музыкаларны артуы, смс хәбәрләр өчен татарча кызыклы язмаларның барлыкка килүе, аларның күп кулланылуы Татарстанда мобил телефон кебек заманча технологиянең бик киң таралуын күрсәтә.
 
Комп
ьютерлаштыру Татарстанда инде берничә дистә ел бара. Дәүләт ошмаларына гына түгел, өйләргә дә компьютер алып кайтып куя. “Азатлык” компьютерны кулланасызмы, ул тормышыгызда күпме урын алып тора дигән темага сораштыру үткәргән иде. Безгә очраган кешеләрнең күбесе компьютерны азмы-күпме белгәнен һәм кулланганын әйтте.
http://www.azatliq.org/content/Article/870235.html

Комп
ьютерлар күпләп сатыла, аларны кулланалар, әмма интернетка тоташу  һаман да кыйбат булып кала. Хәзер Казанда иң әкрен тизлек (64кб) белән, модем аша, Интернетта утыру, сәгатенә 13 сумга төшәчәк. Лимитсыз, ягъни чикләнмәгән, ләкин бик әкрен тоташу белән интернетны куллану уртача 550 сумга тәкъдим ителә. Мәсәлән, “Летай” ширкәте, Казанда, тоташуны иң зур тизлек, секундына 512 килобайт тизлеге белән биреп, интернетны чыкләнмәгән күләмдә кулланган өчен аена 2900 сорый. Мәскәүдәге провайдерлар исә, ике тапкыр зуррак тизлек белән тоташу момкинлеген бирә һәм аның бәясе дә кимендә 10 тапкырга арзанрак булачак.
Элемтә министрлыгы хәбәр иткәнчә, 2007 елда интернет кулланучылар саны 65 меңгә җиткән. Хәкимиятләр, киләсе елга бу сан ике тапкырга артыр, дип фаразлый.

Элегрәк, Татарстан авылларындагы мәктәпләрне интернетка тоташтыру турында хәбәр ителде. Рәсми саннарга караганда республикада 2165 мәктәпнең глобал челтәргә керү мөмкинлеге булырга тиеш. Мәктәптәге модемнарның нәтиҗәле кулланмау, җиһазны эшләтә белүче укытучылар булмау да ихтимал, әмма рәсми күрсәткечләргә караганда, авыл мәктәпләренә андый мөмкинлек бирелгән.
 
Интернетка тоташу чит, ят нәрсә булмаса да, аның аша җитди эш эшләү әле киң куллынылышка кермәгән. Интернетны һава торышын һәм кино исемлекләрен карау, танышу сайтларын актару, хат алышу өчен кулланучылар күп. Әмма, Интернет аша, Казан-Мәскәү поездына яки очкычына аша билет алучылар, салым түләүчеләр, кибеттән ашамлыклар китертүчеләр Казанда сирәк.
 
 Белгечләр фикеренчә, интернетка тоташу бәясе төшсә, интернет кулланучылар саны да артачак.

Иске ятмаларда нефть янә җыела ала


Нефть бәясенең соңгы елларда эзлекле рәвештә үсүен гадәттә аңа ихтыяҗның кискен артуы белән аңлаталар. Кушма Штатлар, Европа, Япония кебек эре кулланучылар рәтенә хәзер ифрат зур тизлек белән үсә барган Кытай һәм Һиндстанның да икътисады баса. Әлегә билгеле булган нефть кырларының дөньядагы бар шушы ихтыяҗны канәгатьләндерү мөмкинлекләре кими. Тагын берничә дистә елдан җирдә нефть калмаячак дигән пошманлы сүзләр ишетелгәли.

Русиядәге кайбер белгечләр, андый куркулар нигезсез дип исәпли. Иске һәм инде эшкәртелеп беткән саналган ятмаларда да янә нефть җыела ала, ди мисал өчен, Нефть һәм газ проблемалары институты белгечләре.

Җир кабырчыгы катлы бәлешне хәтерләтә, диләр алар. Монысы инде әллә ни зур яңалык түгел. Яңа фикер исә шул - төрле катларның йомшаграклары арасында сыеклыклар, шул исәптән нефть тә бар, һәм вакыт-вакыт булып тора торган тектоник селкенүләр нәтиҗәсендә сыеклыклар бер бушлыктан икенчесенә дә агып чыга ала.

Җир кабырчыгындагы катлар асылда туктаусыз хәрәкәттә, алар бер күтәрелә, бер төшә, ярыклар пәйда була һәм шулар аша яңа оешкан бушлыкларга башка урында җыелып торган сыеклар агып чыга.

Тектоник киеренкелек бик зур булган очракларда андый агып чыгулар да күләмле булып, бик еракка җәелә ала. Сыекчаларның шулай хәрәкәт итүе өстән аска гына түгел, бер дәрәҗәдә дә, астан өскә дә була ала, ди шушы күренешне өйрәнүчеләр.

Әлбәттә, җир кабырчыгындагы бар сыекча матдә дә нефть була алмый. Әмма нефть ятмалары булган урыннарда аның да бер бушлыктан икенчесенә күчеп йөрүе табиги. Ягъни нефтьчеләр инде бер кырны тәмам эшкәртеп, аннан бар нефтьне суырып алганнан соң да, киләчәктә анда яңасы агып чыга ала дигән сүз.

Мәскәү белгечләре бу уңайдан мисал итеп Татарстанның Ромашкин ятмасын китерә. Бүгенге көндә анда табылган нефть күләме алдан фаразланганнан инде күптән артып киткән. Фаразлар исә Татарстандагы нефть кырларының инде бушады, анда әллә ни күп нефть калмады дигән фикергә нигезләнгән булган.

Татарстан нефтенең даны сугыштан соңгы елларга һәм социализм котырып чәчәк аткан совет чорына туры килде. Хәзер инде Татарстан зур байлыклар белән мактана алмый. Татнефть ширкәте Татарстанда чыгарган нефтьнең 65% иске ятмалардан ала. Әмма анда "нефть инде бетә, бетә" дип килсәләр дә, соңгы 25 ел эчендә нефть коелары алай ук саекмаган кебек күренә.

Ромашкин кырында хәтта инде кипкән дип саналган нефть коеларында да янә су катнаш нефть күренә башлаган. Мәскәү галимнәре моны үзләренең фаразлары дөрес булуын раслаган бер мисал итеп күрә, һәм нефть әлеге бушлыкларга Уралалды катламыннан килә ала дип исәпли.

Галимнәр, элекке ятмаларны яңадан тикшереп чыгу, зур акча сарыф итеп яңаларын эзләүгә караганда кулайрак булып чыга, дип белдерә.

Бар диярлек нефть байлыкларын, һәрхәлдә зур өлешен совет системасын аякта тотуга әрәм иткән Татарстан һәм Башкорстан өчен бу яхшы хәбәр була ала.

Нинди календарь белән яшибез?

Гыйнвар - иске башкортча һыуығай, ягъни суыгай


Беренчедән, “каникул” cүзе - dies caniculares дигәне латиннан “иң кызу көннәр чоры” дип тәрҗемә ителә. Мәгънәсен мондый вакытта эшләүләре кыен булганга ял итеп алу чоры дип аңларга кирәктер инде. Ә бу очракта салкын көннәрдә “каникул” булып чыга. Шөкер, халыкның салкынлыктан әллә ни һушы китми – 40 градуслы эчемлектән кирәген алып җылына.
 
Ә бу зәхмәт Яңа елларның мәгънәсе турында уйланып карарга да мөмкинлек бирми. Мәгъриб “цивилизациясе” уйлап чыгарган бәйрәмнәрнең мәгънәсен айнык баш белән дә аңлаулары бик читен бит әле. Русиянең Иске Яңа ел дигәне күренекле юморист Михаил Задорновны да аптырышта калдырган әнә.
 
Аурупа календаренда аннан башка да аптырарлык нәрсәләр бихисап. Әйтик сентябрь, октябрь, ноябрь, декабрь айлары 7-нче, 8-нче, 9-нчы, 10-нчы айлар дип тәрҗемә ителә. 10 ай тулды – ел тәмам. Ә бит, җәмәгать, ел 12 айдан тора! Калган ике аен кем ашаган? Январь белән февраль бөтенләй айларга саналмаганнармы әллә? Бик салкыннар бит алар - аюдай йокларга гына кала.  Йоклаганнармы-юкмы – безгә караңгы. Шунысы мәгълүм: мәгърибтә дә Яңа ел, Тәңречелек дине тәэсирендәдер инде, марттан гына башланган бит. Бу айны Сугыш алласы Марс исеме белән атасалар да. Моны бүгенге 7-нче ай булган июльнең исеме дә раслый алар – quintus, ягъни бишенче ай. Тәңречелек дине тәэсире славяннарның да айлар исемнәрендә сакланган. Әйтик, кыпчак нәселеннән булган украиннарда айлар исемнәре, славян теленә күчерелсәләр дә, борынгы табигый мәгънәләрен саклап калганнар: сечень, лютынь, березень, цветень, травень, червень, липень, серпень, жовтень, листопад, грузень, студень.
 
Петр патша заманында Русия тулаем, шәрык тәэсиреннән “котылып”, мәгърибләшүне кулай күрә. Дөрес, Русия тарафыннан яулап алынган мөселман халыклары өчен моның әллә ни тәэсире булмый әле – алар мөселман  календары буенча яши бирәләр. Тик совет чорында динне корыту аркасында татар-мөселман да бөтенләй чит-ят урыс календарен үзенеке дә дип танырга мәҗбүр була.
 
Сембердә “Урыс, татар, чуаш, эрзә телләрендә сөйләшәбез” дигән китапчык (разговорник) чыкты. Анда айлар исемнәренең татарчасы да нәкъ урысча бирелгән. Хәтта “изгеләштерелгән” урыс транскрипциясендә әле. Ә чуаш-эрзәләрнеке – үз сүзләре белән. Мәсьәлән, айлар исемнәре чуашча менә ничек язылганнар: карлач, нарас, пуш, ака, чу, сертме, ута, чурла, аван, юта, чук, раштау.

Башкорт телендә дә ай исемнәренең үз атамалары булган: һыуығай, шаҡай, буранай, алағарай, һабанай, һөтай, майай, урағай, һарысай, ҡарасай, ҡырлағай, аҡьюлай.

Мондый ай исемнәренең телебездән югалуын татарның мөселман календаре буенча яшәгәнлеге белән дә аңлатып буладыр. Шулай ук атна көннәренең гарәп яки фарсы телләрендә булуын да. Аңа да карамастан узган гасыр урталарында татарда да карлыч, раштуа, челлә сүзләре кулланышта иде әле. Ә менә Сембер мишәрләрендә әле дә көннәр исемнәре төрки тамырларыннан кайберләрен саклап киләләр. Мәсәлән, башкөн, бушкөн, уртакөн, атнакич, җомга, атнарас, базаркөн, дип сөйли кайбер авыллар халкы.

Тик шунысын да әйтергә кирәк: чуаш-мукшыларны да үз телләрен татардан яхшырак саклап калган дип булмый, барыбер. Китапчык буенча – бары тик  аларның әдәби телләре турында гына бара сүз. Ә сөйләмдә бу 3 халык та күбрәк понедельник – воскресеньеләрне куллана. Иисус Христосның Яңадан тууын искә төшерә…
 
Шулай килеп чыга инде: безнең тел чит-ят телләр сүзләре белән чүпләнә барганда, шул ук Мәгъриб “цивилизациясе” күпкә борынгырак төркиләрнең гореф-гадәтләрне дә үзенеке итеп таныта бара. Төрки халыкларның Сабантуй алдыннан йомырка җыю гадәтен, мәсәлән. Тәңречелек динен тоткан бабаларыбыз йомырканы беренче буразнага салу өчен җыйганнар. Мәгънәсе дә тирән: Тәңредән ашлык бөртекләренең йомыркадай зур булуын сорап. Ә хәзер урыс балалары Пасха көнне “Христос воскресе!” дип ишек шакыйлар һәм йомырка сорыйлар. Яңадан туган Христос йомыркасыз ачка үлә, дип тә уйларсың инде менә. Төркиләрнең тирән мәгънәле йоласы - башкалар хисабына яшәү гадәте чагылышына әйләнгән булып чыга.

Бу җәһәттән, “Толковый словарь великорусского языка” дигән атаклы сүзлекне төзегән Владимир Дальнең “Пословицы русского народа” дигән китабыннан бер гыйбрәтле өзек урынлы булыр кебек.
 
Понедельник – кара, авыр көн.
Вторник – “повторник”, җиңел көн.
Среда – буш көн.
Четверг – перевал, тау сыртын узу.
Пятница – авыр көн, эшләү юк. Ир-ат җир сөрми, хатын-кыз җеп эрләми.
Суббота – эш башлау, җиңел көн, җыештыру, бәйрәмгә әзерлек.           
Воскресенье – изге көн, күңел ачу (гулянье).
 
Димәк, атналар буе Яңа ел каршылауларның тирән тамырлары бар. Һәм “көн дә бәйрәм, көн дә – туй” - яшәү рәвешедәй кабул ителә. Рәсәй халкы 10ар көнлек каникуллар биргән Илбашына мондый мөмкинлек өчен рәхмәт хисләре дә кичерәдер, мөгаен.