киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


шәлкемнәр / матбугат

арткаалга
июнь 2010

“Мәчет таҗиклар белән тулган икән…”


“Соңгы сәгатьтә”

“Яңа гасыр” телерадиоширкәтенә яңа бина төзергә башкаланың Киров районында 59 мең квадрат метр җир бүлеп бирелгән дигән яңалыктан кала, калган хәбәрләрнең барсын да укучылар авыр йөк кебек кабул итәргә мөмкин. Ләкин бу чынбарлык һәм ни кызганыч кара төсләр анда күбрәк. Республикада булып киткән давыл, Татарстанда урманнар януы, Казанда 2 кешенең алтынчы каттан егылып төшүе, милиция камерасындагы үлем кебек яңалыклар, болар барысы да “Безнең гәҗит”нең беренче битендә һәм аларны күрми калу мөмкин түгел.

Изгелек һәм ришвәтчелек

Газета икенче битендә үк изгелек кылырга чакыра. Язма авторы 1 июнь – Бөтендөнья балаларны яклау көне уңаеннан Казанда Салават җыр театры һәм “Яңа гасыр” телерадиоширкәте үткәргән “Изгелектә бердәм булыйк!” концертында алган хис-кичерешләре турында яза. Шул ук биттә икенче бер автор, “Трамвайда коррупция юк!” ди. Русиядә иң нык ришвәтчелеккә баткан тармакларның берсе юл төзелеше икән.

Татарлар намазга йөрми, катнаш никахта яши…

“Безнең гәҗит”нең әлеге санында язучы Фәүзия ханым Бәйрәмова “Уралтауның аръягында” исемле язмасында Магнитогорскидагы татарлар тормышы белән таныштыра. Анда 30 меңгә якын татар яши ди, автор аларны сөргенгә сөрелгән татар нәселләре булуын әйтә.
“Бер җомгада анда намазда булдым, ир-ат күплегенә таң калдым – өстәге зал шыплап тулган, хатын-кызлар залының зур өлешен дә ирләр алган, моның өстенә урамда да келәмнәр җәеп, намаз укыйлар иде! Шатлыгым эчемә сыймады, әмма 300-400 намаз укучының нибары 10-15е генә татарлар икәнен белгәч телсез калдым. Мәчетләр таҗиклар белән тулган икән…Татарлар намазга йөрми…”, ди Фәүзия Бәйрәмова. Язма авторы шулай ук Магнитогорск татарларының 90 %ның катнаш никах белән торуын һәм 50 яшьтән түбәннәрнең татар телен белмәүләрен җиткерә.

Халык ничек көн күрә?

Әлеге сорауга “Безнең гәҗит”нең соңгы санындагы калган язмалар җавап бирә, бер районда күпләп мал асрыйлар, икенчесендә каз үстерәләр. Хәзерге вакытта Чүпрәле районы Кече Чынлы авылында җирле халык чиратлашып каз көтүен көтә икән. “Каз көтү” исемле мәкаләдә бу эшнең барлык нечкәлекләре күрсәтелгән, никадәр акча эшләп булганлыгы язылган. Шулай ук, газетаның калган язмалары да республикада яшәүче халыкның тормышның ачысын-төчесен тоеп яшәвен чагылдыра.
арткаалга
июнь 2010
текст зурлыгы - +

календарь

My Yahoo Google