киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


шәлкемнәр / матбугат

арткаалга
гыйнвар 2008

"Безнең гәҗит" - 3(2008)

"Безнең гәҗит"нең 23 гыйнвар саны


“Безнең гәҗит” хәбәрчеләре бу санда социаль темага өстенлек бирә. Баш язма буларак “Субсидия дип үләр хәлем юк” мәкаләсе күрсәтелә. Биредә Мәдинә Нурулла, Яңа Савин районының халыкны социаль яклау бүлегенең эшен тәнкыйтли. “Болай кимсеткәнче, бирмәсеннәр генә иде ул субсидия дигәннәрен”. Әле барлык документларны җыеп бетереп тапшырганнан соң да, ташламалардан файдаланаммы-юкмы. Кеше хәзер ташламалар артынна йөрүне тәмүхка тиңли. Миңа быел да ташламалар тиеш. Тик узган хәлләрне уйлап, котым чыгып тора. Субсидияләр юлында йөреп үләр хәлем юк, башка аягымны да атламыйм ул якка” диелә язмада.
 
Мөхәррир битендә “Яхшыны яманнан аерып булмый хәзер” язмасында Илфат Фәйзрахманов сәяси тормышка туктала. Язмадан өзек “Инде менә тагын бер хәбәр гаҗәпләндерде. “Бердәм Русия” фиркасеннән Русия Дәүләт Думасы депутаты, Дон казаклары атаманы Виктор Водолацки Петр Красновны ярлыкау буенча эшче төркем төзү турында указны имзалады. Петр Краснов – Нацистлар белән хезмәттәшлек итүдә гаепләнгән кеше. Мин үзем Водолацки Гитлер тарафдарыдыр дип уйламыйм. Безнең илдә сәер гамәлләр, аңлаешсыз фикерләр еш яңгырый” диелә бу язмада. Моннан тыш Русия хөкүмәте саклык банкында 1992 ел гыйнварына кадәр югалган совет акчаларын кайтару мәсьәләсенә багышланган язма да бар.  
 
Сәфәр чыктык сәхифәсендә “Төркмәнстан җир читендә түгел икән” язмасы белән танышып була. Биредә журналист Булат Сруров  Татарстан вәкилчелегенең Төркмәнстанга сәфәре турында язган. Язмада сәфәрдән тәэсирләр, Төркмәнстан икътисады, сәясәте, андагы халык тормышы һәм теле, бу илнең мирасы турында язылган. Кызык фактка тукталыйк. Татарстанда бензин кыйбат булса, Төркмәнстанда бу ягулыкның бер литры безнеңчә 50тиен генә тора икән. Әле анысын да, газ һәм электр энергиясе кебек үк, халык өчен бөтенләй бушлай итмәкчеләр.
 
Тормыш сулышы сәхифәсендә исә Җәүдәт Харисов “Ришвәт бирмәс идек, тормыш мәҗбүр итмәсә” язмасында ришвәтләрнең акчалата гына түгел, ә башка рәвештә була алу мөмкинлеге турында уйлана.
 
Газетаның 7 бите тулысынча секталар темасына багышлана. Язманың исеме “Ширинг, хиринг, хирим, ху...” Биредә автор Татарстанда гадәти булмаган барлык дини оешмалар өч төргә бүленә ди. Бу – Көнчыгыштан, Көнбатыштан кергәннәр һәм үзебездә барлыкка килгәннәр. Мәкаләдә сүз “Трансценденталь медитация” тоталитар сектасы турында бара. Дин темасы иманга юл сәхифәсендә дәвам итә. Биредә ваһһабит кем ул дигән сорауга җавап эзләнә.
 

“Безнең гәҗит” - 2(2008)

Безнең гәҗит”нең бу саны да,  көн үзәгендәге иң актуаль темаларга багышлана.Газетаның беренче битендә басылган төсле фоторәсемнәр, гадәттәгечә, бу сандагы иң кайнар темаларны чагылдыра.  “Тәмәкене наркотикка тиңлиләр“ бигән язма Русия хөкүмәте тәмәкегә каршы бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы конвенциясенә кушылу турында федераль закон проектын расланган уңаеннан бүгенге көннәрдә бик җитди тема. Төркиядә исә бөтенләй тәмәке тартуны тыялар.
 
2 биттә бастырылган “Ярты айга сузылган туган көн“ язмасы православие христианнарының Раштуа көннәре бәйрәмен яктырта.
 
Башкортостанда ”өч катлы“ сайлаулар үтәчәге хәбәр ителә. 2 мартта ил Президентын сайлаулар белән бер үк вакытта Башкортостан парламентына да сайлау була.
 
“Безнең гәҗит” нең 2 санында “Азатлык радиосы” хәбәрчеләре язмалары да бар. Әйтик, Кәрим Камалның “Иранда каракның кул- аягын чабалар” хәбәре Иранда җинаятьләр кылуда гаепләнүчеләр өчен җәза төрләре артканын яктырта.
 
“Багучыга барма, башыңа кайгы алма” - диелә халык мәкалендә. Мондый исемле сәхифә дә бар “Безнең гәҗит”тә. Гәҗитнең 2 санында бу сәхифәдә Мәдинә Олегҗанның “Мине колдун үтерде”, ТДГПУ студенты Гүзәл Мөхәммәтҗанова “Алты аймы, алты елмы…” кызыклы язмалары бастырылган.
 
Базар, сату-алу мөнәсәбәтләренә кергәч, гади халык өчен торак мәсьәләсе катлауланды. Мошенниклар саны да артты. Рональд Исламовның Түбән Камада яшәүче Миләүшә Шәймәрдәнованы торак мәсьәләсендә алдавы ачыклана. Аннары тагын 8 кеше милициягә мөрәҗәгать итә. Бу вакыйгалар турында “Безнең гәҗит”нең 7 биттәге “Качар карак” язмасында укырга була.
 
 Иманга юл сәхифәсендә “Исерек милләтчедән файда бармы?” язмасы авторы Фатыйх Хәбибуллин халыкка киләсе сорауларны куя:
 
Безнең милләтебезгә татарча белгән алкоголиклардан файда булыр микән? Милләтебезгә татарча белгән зиначылардан берәр файда булыр микән? Безнең милләтебезгә, зинаны аклаучы булган католик “изгесен” зурлап, татарча белгән, ләкин үз каһарманнарын белмәгән яшьләрдән киләчәктә ни файда булыр икән? Татарча белгән һәм “татарча” аракы сатып, милләтне эчүчелеккә куып керткән бизнесменнардан милләтебезгә бәрәкәт булыр микән?
 
 “Безнең гәҗит”нең соңгы битендә, гадәттәгечә, ял сәгате.  Санның бу сәхифәсендә кроссворд, котлаулар һәм Алмаз Хәмзиннең  “Ничә градыс?” дигән кызыклы язмасы басылган.
 
 
арткаалга
гыйнвар 2008
текст зурлыгы - +

календарь

My Yahoo Google