якшәмбе, 20 май 2012, Казан вакыты 00:06

мультимедиа / фотогалерея

Шамил Закиров белән хушлашу

Камал театрында Шамил Закиров белән хушлашу

текст зурлыгы - +
28.02.2012
28 февральдә Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында татар җәмәгатьчелеге узган якшәмбе көнне вафат булган театр мөдире Шамил Закиров белән хушлашты. Шамил Абдюшев фотолары.
февраль 2012
27 февраль 2012

фотогалерея Төркиядә Хoҗалы фаҗигасенең 20 еллыгын искә алдылар

26 февральдә Истанбулда 100 меңгә якын кеше Хoҗалы фаҗигасенең 20 еллыгын билгеләде. 1992 елда Таулы Карабах җирлегендә әрмән гаскәре тарафыннан юк ителгән сивил aзәрбайҗаннарны төрле төрки милләт вәкилләре искә алды.

26 февраль 2012

фотогалерея Казанда уенчыклар гадел сайлау таләп итте

26 февраль якшәмбе көнне Казанда уенчыклар катнашында нанопикет узды. "Уенчыклар да гадел сайлауларны яклый" исемле чараны Казанның ватандашлар берлеге һәм "Җәмәгать активистлары" исемле оешмалар оештырды.

фотогалерея Мәскәүдә "Ак боҗра" чарасы үтте

26 февраль якшәмбе көнне Мәскәүдә "Ак боҗра" дип аталган каршылык чарасы үтте. Протест белдерүчеләр кулга кул тотынышып Мәскәүнең Садовое боҗрасы буйлар тезелеп басты.

23 февраль 2012

фотогалерея Сайлау алды: бушка фатирлар өләшү чоры

23 февральдә Казанның “Кояшлы шәһәр” бистәсендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында “Көнбагыш” балалар бакчасы ачылды. Бу чарада республиканың эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров, мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйлметдинов, “Кояшлы шәһәр” җәмгыяте башлыгы Ильяс Дивеев, “Ак барс банкы” җәмгыятенең директорлар шурасы рәисе Роберт Мусин һәм эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләре булды. Балалар бакчасын ачканнан соң Рөстәм Миңнеханов хокук сакчыларын 23 февраль бәйрәме белән котлады һәм 54 полиция хезмәткәренә яңа фатир ачкычлары өләште. Әлеге төзелешләрне “Ак барс Строй” оешмасы башкарган иде. Фатирлар полициягә бушлай бирелде.

фотогалерея Мәскәүдә Путинны яклау җыены үтте

23 февраль көнне Мәскәүнең Лужники стадионында Русия президенлыгына намзәт Владимир Путинны яклау җыенында йөз меңләп кеше катнашкан диелә. 4 мартта үтәчәк президент сайлауда Путин җиңәр дип көтелә.

20 февраль 2012

фотогалерея “Азатлык” яшьләре татар телен яклап пикет уздырды

"Азатлык" татар яшьләре берлеге 21 февраль Халыкара Ана теле көне алдыннан якшәмбедә Казанның Тукай һәйкәле янында пикет уздырды.

19 февраль 2012

фотогалерея "Ак урамнар" автойөреше, Мәскәү

19 февральдә Русиянең 30дан артык шәһәрендә “Гадел сайлаулар өчен” протест кампаниясе кысаларында машина йөрешләре узды. Мәскәүдә “Ак урамнар” чарасында оппозиция вәкилләре Илья Яшин, Борис Немцов, Сергей Митрохин катнашкан. Кайбер үзәк урамнарда эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре юлларны ябу сәбәпле, хәрәкәт авырлашкан.

16 февраль 2012

фотогалерея “Төркия белән очрашу”, Григорий Әйдинов күргәзмәсе

Казанда Төркиянең консуллык бинасында Татарстан рәссамы Григорий Әйдиновның “Төркия белән очрашу” дип аталган күргәзмәсе ачылды.

15 февраль 2012

фотогалерея Татар дәверлеге

Укучыбыз Равил Сафин иске китаплардан эзләп, татарның урта диалектында сөйләшүчеләре, шулай ук Урал, Себер, Бардым татарлары, мишәр, керәшен, чуваш, кумык казакъ һәм башка төрки асыллы кабиләләрнең фольклорында актарынып һәм узара әңгәмәләшүләр уздырып торгызган борынгы татар дәверлеге.

07 февраль 2012

фотогалерея Рөстәм Миңнеханов суыкта киез итек киеп йөри

Әле Татарстан премьер-министры булган чагында ук кайбер рәсми җыелышларга галстуксыз, уңайлы свитер белән йөргән Рөстәм Миңнеханов бу салкын көннәрдә Универсиада төзелешләрен карарга киез итек киеп килде. Twitterда ул аларның Кукмара итекләре булуын язды.

06 февраль 2012

фотогалерея Европа һәм Азия дә күп кардан һәм суыктан интегә

Салкын кыш һәм күп кар явудан Русия генә түгел, Көнчыгыш һәм Үзәк Европа да, Үзәк һәм Көньяк Азия дә интегә. Польшада туңып һәм өшеп үлүчеләр саны 62-гә җитте. Украинада 131 кеше үлгән. Рәсмиләр әйтүенчә, Чехиядә салкын һава 18 кешенең үлеменә сәбәп булган. Һава температурасы -30 дәрәҗәдән түбән төшкән Литвада 17 кеше үлгән. Босния һәм Сербиядә күп кар явып тарнспорт хәрәкәтен туктатты.

05 февраль 2012

фотогалерея “Гадел сайлаулар өчен”, Казан, 4 февраль 2012

4 февраль шимбә көнне Казанда -20 градус салкын булуга карамастан, “Гадел сайлаулар өчен” дигән шигарь астында узган урам җыенына 800гә якын кеше җыелды.

04 февраль 2012

фотогалерея 4 февраль. Мәскәү йөреше

4 февраль көнне Мәскәүдә һәм Русиянең башка шәһәрләрендә "Гадел сайлаулар өчен" дигән гомум исем белән урам җыеннары үтә.

февраль 2012