киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


мультимедиа / фотогалерея

Оренбурда узган "Башмагым" спектакле

Спектакль күренешләре

29.09.2010

27 сентябрьдә Оренбурның М.Фәйзи исемендәге Татар дәүләт драма театры бинасында Казанның Г. Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры "Башмагым" спектаклен курсәтте.

арткаалга
сентябрь 2010
29 сентябрь 2010

фотогалерея Ерак Көнчыгыштагы татар конгрессының конференциясе

Амурдагы Комсомольскида Ерак Көнчыгыштагы татар конгрессының II төбәкара конференциясе узды. Бу җыен "Ерак Көнчыгыштагы татар мәдәниятенең халыклар аралашуына һәм социаль үсешенә тәэсире" дип аталды.

фотогалерея "Түгәрәк уен" фестивале

22-26 сентябрьдә Свердлау өлкәсендә “Түгәрәк уен” III Бөтенрусия татар фольклоры фестивале булып узды. Анда Русиянең 11 төбәгеннән 33 иҗат төркеме һәм 11 башкаручы катнашты. Алар Татарстан, Удмуртия, Мари иле, Мордовия республикаларыннан, Пермь, Сембер, Төмән, Омски, Самар, Кемерово һәм Свердлау өлкәләреннән булдылар.

27 сентябрь 2010

фотогалерея Казан Урал арасы якыная

Татарстан белән Свердлау өлкәсе арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куелды.

фотогалерея Амурдагы Комсомольскида милли туй

25 сентябрь көнне Амурдагы Комсомольски тарихында беренче мәртәбә татар туенда милли йолалар, гореф-гадәтләр торгызылды. Шәһәрнең Яшьләр йортында Тимур Сафин белән Аня никахлашты. Туйга Ерак Көнчыгыштагы татар конгрессы конференциясендә катнашучылар да чакырылды.

25 сентябрь 2010

фотогалерея Новосибирскида III Себер татар яшьләре фестивале

24 сентябрьдә Новосибирски шәһәрендә III Себер татар яшьләренең фестивале башланды. Фестивальне оештыручылар – Новосибирски милли-мәдәни узәге, Татар яшьләренең Себер форумы, Новосибирски өлкәсе Татар милли-мәдәни мохтарияте.

20 сентябрь 2010

фотогалерея Чехлар 1620 елгы Bila Hora сугышын “уйнады”

18-19 сентябрь көннәрендә Праганың Bila Hora бистәсендә 1620 елда булган тарихи сугышның “уены” күрсәтелде. Ике көн дәвамында чех халкы үз тарихына кайтып алды, шул чорның җыр-биюләрен карады, тимерчеләрнең рыцарь киемнәрен эшләгәнен күрде, кечкенә кибетләрдән тарихи сувенирлар, шул чор һөнәрчеләренең эшләнмәләре, киемнәр, бизәнү әйберләре алды, атта йөрде.

16 сентябрь 2010

фотогалерея Казанда Русия имамнары җыены

15-17 сентябрь көннәрендә Казанда Русия имамнары катнашында “Милли тормыш һәм дин” дип аталган җыен үтте. Халык санын алу алдыннан оештырылган әлеге чарада Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

15 сентябрь 2010

фотогалерея Мәскәүләр мәчет төзүгә каршы имза җыя

Русия башкаласының Текстильщики бистәсендә мәчет төзүгә каршы чыгучылар узган 11 сентябрь шимбә көнне урамда чара үткәреп, төзелешкә каршы бер меңләп имза җыйды. Чараны оештыручылар әйтүенчә, анда биш йөзләп кеше катнашкан.

08 сентябрь 2010

фотогалерея Чиләбедә шәһәр көне

Чиләбедә шәһәр көне сентябрьнең беренче көннәрендә башланып, ай буе дәвам итә. Бәйрәм чараларында төрле милләт вәкилләре, шул исәптән татарлар да, үзләренең гореф-гадәтләрен, сәнгатен күрсәтеп, чыгыш ясый.

06 сентябрь 2010

фотогалерея Уфада бал ярминкәсе

Узган шимбә һәм якшәмбе көннәрендә Уфада бал ярминкәсе үтте. Анда республиканың 43 районыннан җәмгысе 277 умартачы катнашты.

03 сентябрь 2010

фотогалерея Оренбур өлкәсендәге Озерки авылы тормышы

Казакъстан чигендәге Иләк районының Озёрки исемле бердәнбер татар авылында меңгә якын милләттәшебез гомер итә. Шуларның 200 тирәсе – балалар.

арткаалга
сентябрь 2010