киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


мультимедиа / фотогалерея

Казанда IV Бөтендөнья татар яшьләре форумы үтте

Форум делегатлары Казан кирмәнендә

31.08.2010

27-30 август көннәрендә Казанда IV Бөтендөнья татар яшьләре форумы үтте. Төрле илләрдән җыелган татар яшьләре Казан кирмәненә сәяхәт кылды, түгәрәк өстәл, дискуссияләрдә катнашты һәм төрле секцияләргә бүленеп, милли проблемнарны хәл итү турында сөйләште. 29 августта форум делегатлары Кырлай музеенда булды һәм Арча районының 80 еллык юбилей бәйрәмен тамаша кылып, татар халык уеннарын уйнап кайтты. 30 августта алар бәйрәм көне уңаеннан оештырылган чараларда катнашты, ә 31 августта кире туган якларына юл алды.

арткаалга
август 2010
23 август 2010

фотогалерея “Сәйдәш аланы” сәнгать сөючеләрне җыйды

Югары Ослан районының Кызыл Байрак авылында Салих Сәйдәшев истәлегенә багышланган бәйрәм үтте. “Сәйдәш аланы” дип исемләнгән сәнгать бәйрәме Татарстанның сәнгать сөючеләрен бергә җыйды.

13 август 2010

фотогалерея Илчебага авыл көнен бәйрәм итте

Омски өлкәсе Усть-Ишем районының Илчебага авылына 610 ел тулу уңаеннан бәйрәм чарасы уздырылды.

11 август 2010

фотогалерея Сафаҗай авылы күренешләре

Сафаҗай авылы Түбән Новгород өлкәсенең иң көнчыгышында урнашкан. Әлеге авыл географик яктан үсә барса да, халкы Мәскәүгә китә. Әмма татар авылы алай тиз генә бирешергә уйламый.

10 август 2010

фотогалерея Суверенитетка 20 ел

1990-нчы еллар башында татар милли хәрәкәте мәйдан тутырып митинглар үткәрә иде. Шул вакыйгалардан сезгә фотолар тәкъдим итәбез. Сез аларга бәя дә бирә аласыз. Хәзергә 23 фото булды. Сез дә безгә үзегездәге фотоларны җибәрә аласыз: Азатлыкка фотолар җибәрү бите

09 август 2010

фотогалерея Омскида Шәһәр көне үтте

Омски быел үзенең 294 еллыгын бәйрәм итте. Шәһәр көнендә Омскиның күпмилләтле булуы да күрсәтелде. Шәһәрдә эшләп килүче милли оешма вәкилләре мәйдан аша үз халыклары киемнәрендә узды.

02 август 2010

фотогалерея Елның соңгы Сабан туе Колҗада үтте

Кытайның Уйгыр автоном төбәге (Шәркый Төркестандагы) татарлар Колҗа татар мәктәбенең 75 еллыгын һәм Сабантуйны бергә бәйрәм итте.

арткаалга
август 2010