Безнең сәхифәне яхшырак күрү өчен гизгечегезне яңартырга яисә башкасын кулланырга тәкъдим итәбез. Иң популяр гизгечләрне түбәндәге исемлектән сайлый аласыз.
Битне йөкләү өчен тамгага басыгыз
Казан вкт kHz|m 0700-0800 6000|49 0700-0800 7285|41 0900-1000 9535|31 1900-2000 9545|31 1900-2000 11720|25 2300-2400 7530|41
26 июньдә тарихта беренче тапкыр кырымтатар милли байрагының бәйрәме узды. Акмәчетнең үзәк мәйданында Төркиянең Бурса шәһәрендәге кырымтатар үзәге әзерләгән 26 метр озынлыктагы һәм 12 метр киңлектәге зур байрагы урнаштырылды.
19 июньдә Кытай татарлары Өремче шәһәренең Уламбай урманында кечкенә Сабантуй бәйрәмен уздырды. Милләттәшләребез бу көнне бергә җыелып бәйрәм итте.
Чуашстанның Шыгырдан авылында “Өч сәхабә” дип аталган җәмигъ мәчет ачылды. Шыгырдан авылында төзелгән бу җиденче мәчет булды. Тантаналы ачылышта Русиянең утызга якын төбәк мөфтие, Русия баш мөфтие Тәлгать Таҗетдин һәм күпсанлы кунаклар катнашты.
20 май көнне Казанда Сабан туйлары узды. Бәйрәм чаралары дүрт мәйданда оештырылды – Аккош күлендә, Мирный бистәсе янындагы каенлык, Дәрвишләр бистәсе янындагы урман паркы, Үзәк мәдәният һәм ял паркында.
Узган атнада үткән шәһәр Сабан туеннан соң Омскида тагы бер бәйрәм булды. Бу юлы халкыбызның милли бәйрәме балалар өчен оештырылды.
Кыргызстанның көньягында кыргызлар белән үзбәкләр арасындагы чуалышлар вакытында дистәләрчә мең үзбәк торган җирен ташлап киткән.
Кыргызстанның сәламәтлек министрлыгы мәгълүматына караганда, илнең көньягында биш көн барган милләтара чуалышлар вакытында кимендә 170 кеше һәлак булган, 1700дән артык кеше җәрәхәтләр алган.
Салгыр елгасы буенда урнашкан яшел мәйданга Ялта, Севастополь, Гаспра, Акмәчет, Алушта, Казаннан да кунаклар килде. Бәйрәмне бу юлы да «Идел» берләшмәсе оештырды. 19 июньдә Ялта һәм Алушта берләшеп, бәйрәмне Алуштада уздыралар. Ә 20 июньдә чираттагы Сабантуй Севастопольдә узар дип көтелә.
6 июньдә Түбән Кама Сабан туена Русия президенты Дмитрий Медведев килер дип көтелгән иде. Әмма ул килмәде. Татарстанда иң яхшы үтә торган Сабан туена республиканың яңа премьер-министры Илдар Халиков килде.
Башкортстанның Бишбүләк районы Дүсән авылында ике ел Сабан туе үткәрелмәгән. Быел бу гадәт яңадан торгызылды.
Русия фәннәр академиясенең Медицина-биология проблемнары институында “Марс-500” дип аталган фәнни эксперимент башланды. Бу сынауда дүрт илдән алты белгеч катнаша: өч русияле, бер итальян, бер француз һәм бер кытайлы. Алар махсус корылма эчендә 18 ай чамасы вакыт үткәрергә җыена.
Вашингтонның Мэрилэнд штатында Америкада яшәүче татар яшьләре Сабантуй оештырды. Бәйрәмгә 150-ләп кеше килгән. Аеруча да балалар куп булган. Көрәштә төп батырны да билгеләгәннәр.
Руслан Сәйфетдинов: «Исламга килүем – ул минем протестым»
Милли сувенирлар ясаучылар Универсиадага әзерләнә
Татарстан туграсына 20 ел: заманча караш
Казан читтәге милләттәшләр проблемнарын тикшерә
“Русия халыкларына берләшергә кирәк”
Урамга чыккан халыкны һәркем үзенчә саный
Мәскәүдә Пәрәмәч бәйрәме узды
Равил Бохараев белән соңгы сөйләшү
Самар милләтпәрвәрләре Мәүлид аен зурлады
Себер татарлары Мәүлидне бәйрәм итте