киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


яңалыклар

Италия хакимиятләре газ җитми дип белдерде

Сараево шәһәрен дә боз һәм кар каплады

07.02.2012

Италия хакимиятләре чамадантыш салкын һава һәм Русиядән газның кимүе сәбәпле илдә газның җитми башлавы турында белдерде. 

Eni ширкәте йөртларда җылы бирүне туктатмау өчен гадәттәнтыш чаралар күрелә, дип хәбәр итте. Алжир һәм Норвегиядән өстәмә газ алу турында килешенгән. Соңгы көннәрдә кайбер сәнәгать ширкәтләре газ куллануны киметкән. Хакимиятләр халыкны да сакчыл булырга чакырды. 

Европаның башка илләрендә дә Русиядән газ кимегән, әмма Италиядә кебек авыр вазгыять әле бер илдә дә күзәтелми. 

Европаның зур өлешендә бу атнада да салкын һава саклана. Украина һәм Польшада өшеп үлгәннәр саны 200дән артты.