киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


яңалыклар

Искәндәр Галимов эшеннән алынды

31.08.2010

Русия президенты эчке эшләр министрлыгында эшләгән кайбер югары җитәкчеләрне эшеннән алды. Алар арасында министрлыкта җинаятьләрне тикшерү департаментын җитәкләгән Искәндәр Галимов та бар. Аның киләчәктә кайда эшләве хакында хәбәр ителми.

Эчке эшләр министрлыгында Галимовның китүен аңа быел 60 яшь тулу белән аңлаталар.

1993-1998 елларда Искәндәр Галимов Татарстанның эчке эшләр министры булып эшләгән иде. "Район башлыклары фетнәсе" дип аталган хакимият каршылыгында катнашканнан соң ул президент Шәймиев тарафыннан министр урыныннан алынды һәм Мәскәүгә китте. Анда Русиянең эчке эшләр министрлыгындагы икътисадb җинаятьләрне тикшерү бүлегендә эшләде, ә аннары министрлыкның баш мәгълүмати үзәген җитәкләде.

Җинаятьләрне тикшерү департаментына башлык итеп Искәндәр Галимов ике ел элек билгеләнгән иде. Шул эшендә ул генерал-полковник дәрәҗәсен дә алды.