киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


яңалыклар

Джо Байден: фәләстиннәрнең бәйсез дәүләте булырга тиеш

10.03.2010

Якын Көнчыгышта сәфәрдә булган Кушма Штатлар вице-президенты Джо Байден, Израильнең көнчыгыш Иерусалимда яһүдләр өчен торак йортлар төзүне киңәйтеп жибәрүе, фәләстиннәр белән ике арадагы тынычлык сөйләшүләренә орын китерәчәк дип саный.

Рамаллахта Фәләстиннәр башлыгы белән сөйләшүләр уздырган Байден, фәләстиннәрнең үз жирләрендә бәйсез дәүләте булырга тиеш, диде.

Сишәмбе көнне Израиль көнчыгыш Иерусалимда яһүдләр өчен тагын 1600 йорт төзеләчәк, дип игълан иткән иде.

Израиль белән арадашчылар аша сөйләшергә ризалык биргән Фәләстин лидерлары, тынычлык турындагы бу сөйләшүләрне гомүмән шик астына куя.