киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


яңалыклар

Өйләнәсең килсә СПИД белән авырма

02.03.2010

Чечняның мөселманнар дини идарәсе өйләнешергә теләүчеләр СПИД авырулары булмавы хакында муллага белешмә китерергә тиеш, дип игълан итте.

Бу карар республикада 1270 СПИД авырулы кеше теркәлгән дигән рәсми хәбәрдән соң кабул ителгән. Мәгълүмәтләргә караганда Чечняда бу цифра ел саен 90-100 кешегә арта бара.

Шундый очраклар да мәгълүм, кияү буласы кеше авыруын яшереп, чирен хатынына һәм булачак балаларына йоктыра.

Чечняның кеше хокуклары вәкиле Нурди Нухаҗаев мондый белешмәләр бары тик СПИДны дәвалау үзәкләрендә генә биреләчәк,- ди.
Һәм ул шулай ук, мөфтиятнең карары кеше хокукларын бозу дип саналмый, ул бары тик гаилә хокукларын һәм булачак балаларның сәләмәтлеген саклауны аңлата, дип белдерә