киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


яңалыклар

Иран Көнбатышны сөнни гыйсъянчыларга ярдам итүдә гаепли

23.02.2010

Тәһран АКШның һәм Европа Берлегендәге кайбер илләрнең Иранда тоткарланган сөнни гыйсъянчылар җитәкчесе Габделмәлик Ригигың террор эшчәнлегенә ярдам иткәнлеген күрсәтүче “ышанычлы дәлилләр” бар дип белдерде.

Иранның иминлек министры Хәйдәр Мөслехи Пакстанда дип исәпләнелгән Ригиның махсус чара вакытында тоткарланганлыгын игълан итте.

Аның әйтүенчә, Җүндалла сөнни гыйсъянчылар төркеме башлыгы Риги кулга алыныр алдыннан 24 сәгать элек кенә АКШ хәрби ныгытмасында булган.

Ул шулай ук Ригиның кулга алынуга күп калмастан кайбер Европа илләрендә булганлыгын белдерде.

Ирандагы шыгый җитәкчелекне сөнниләргә каршы дискриминациядә гаепләүче әлеге төркем Иранда берничә бомба шартлату өчен җаваплылыкны үз өстенә алды.