киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


яңалыклар

Казакълар илдә Кытайның тәэсире артуга каршы чыкты

30.01.2010

Алматыда Казакъстан хөкүмәтенең күрше Кытай белән бәйләнешләре арта баруга ризасызлык митингы үтте.

Рейтер хәбәр агентлыгы белдерүенчә, анда йөзләрчә кеше президент Нурсолтан Назарбаевның хакимияттән китүен таләп иткән һәм Кытайны куркыныч аждаһа итеп сүрәтләүче плакатлар күтәргән.

Оппозиция активисты Мәрҗән Әсфәндиярова җыелган халык алдында чыгыш ясап: “Җирне чит ил кешеләренә биреп тору тыелырга тиеш”, - диде.

Узган айда президент Назарбаев Кытайның соя һәм башка төр иген үстерү өчен бер миллион һектар җир биреп торуны соравын әйткән иде.

Шулай да, соңрак хөкүмәт Кытайга җир биреп тору планы булуын кире какты.