киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


яңалыклар

Евсюков мәхкәмәсенә Нургалиевны чакырту барып чыкмады

27.01.2010

Мәскәү мәхкамәсендә Милициянең элекке түрәсе Майор Евсюков эшен карау дәвам итә. Мәскәү кибетендә атып йоргән Евсюков гамәлләреннән зыян күргән якның адвокаты мәхкәмәгә министр һәм башка зур дәрәҗәле җитәкчеләре чакыртмакчы булган.

Мөрәҗәгатьтә Эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев, Мәскәү шәһәр идарәсенең элекке җитәкчесе Владимир Пронин, Мәскәүнең Көньяк бүлгесе милициясе башлыгы Агеев, шәһәр идарәсенең кадрлар бүлеге башлыгы Пекалинны чакырту турында сүз барган.

Мәхкамә хокүкчының бу мөрәҗәгатен кире каккан, дип хәбәр итә агентлыклар.

Майор Евсюков Мәскәү кибетендә ике кешене атып үтерүдә, ике дистә кешене үтерергә омтылуда гаепләнә.