киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


яңалыклар

ВИЧлы Изамбаевага энесен тәрбиягә алырга рөхсәт ителде

25.01.2010

Казанның Авиатөзелеш район мәхкәмәсе Чабаксарның Калинин районы идарәсенең Светлана Изамбаевага энесен тәрбиягә алырга рөхсәт итмәгән карарын канунсыз дип тапты.
 
Мәхкәмә, Калинин район идарәсе 15 көн эчендә Светланага энесен тәрбиягә тапшыру документын бирергә тиеш, дип хәл итте.

Светлана анда булган ВИЧ-инфекциясенең  балага куркыныч тудырмавы, аның энесен тәрбияли алуын раслар өчен 9 ай буе мәхкәмәләрдә, төрле оешмаларда көрәш алып барды.

10 яшьлек Саша Чуаш республикасында балалар йортында яшәде. Светлана Изамбаевага мәхкәмә эшләрен алып барырга АГОРА хокук яклау оешмасы ярдәм итте.