Татарстанда коррупциягә каршы программа кабул ителде

30.09.2008

Ул 2009-2011 елга кадәр арада эшләр дип каралган.  Программаның максаты  «республикада коррупция белән барган көрәшкә ярдәм итү, ришвәт бирү сәбәпләрен киметү, ватандашлар җәмгыятен бу мәсьәләне чишүгә җәлеп итү”,- дип әйтелгән.  
Программа кысаларында коррупциягә каршы пропаганда алып бару, дәүләт оешмаларының  эшен үтә күренмәле итү, коррупциягә каршы "кайнар" телефон элемтәләрен оештыру һәм башка чаралар каралган.