Цхинвал һәм Сухум сепаратистлары Русиядән ярдам көтә

21.08.2008

Грузиядән аерылырга теләүче Көньяк Осетия белән Абхазиядәге сепаратистлар Русиядән үз төбәкләренең бәйсезлеген тануны сорый.

Абхазия башкаласы Сухумда сепаратистлар митингына меңнәрчә кеше җыелды.

Кичә Абхазия парламенты Абхазияне бәйсез дәүләт итеп тануны сорап Русиягә мөрәҗәгать иткән иде.

Бүген Көньяк Осетиянең сепаратист җитәкчесе Едуард Какойты да Русия президенты Дмитрий Медведевка шундый ук мөрәҗәгать әзерләгәнлеген белдерде.