Әфганстанда 10 Франция солдаты үтерелде
19.08.2008
Франция президенты Николя Саркози Әфганстандагы бәрелештә 10 Франция солдатының һәлак булуын, һәм тагын 21-енең яралануын белдерде.
Хәрбиләр әйтүенчә, бәрелеш Кабулдан 60 чакрымлап көнчыгышта Сароби районында НАТОның Халыкара иминлек ярдаме көчләренә һөҗүм белән башланган.
Бәрелешләрдә 13 гыйсъянчы үтерелгән.
Талибан берничә хәрби машинаны шартлатуын белдерә.