ПКК шартлау өчен җаваплылыкны үз өстенә алды
07.08.2008
Истанбул – Көрд эшчеләр партиясе (ПКК) сепаратислары нефть үткәргечендә булган шартлау өчен җаваплылыкны үз өстенә алды.
Чәршәмбедә Бакы-Тифлис-Җәйхан үткәргечендә булган шартлау нәтиҗәсендә янгын чыкты. Ул әле дә сүндерелмәгән. Үткәргеч ябып куелган.