Элекке сенатор 9 елга хөкем ителде
17.07.2008
Русия Федерация Шурасының элекке әгъзасы Левон Чахмахчян 9 елга иректән мәхрүм ителгән. Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе, ул алдашуда гаепле, дигән карар чыгарган.
Элекке сенатор белән бергә гаепләнгән тагын ике кеше Игор Арушанов һәм Армен Оганесянга 7 һәм 8 еллык төрмә җәзасы берелгән.
Тикшерүчеләр, бу кешеләр бер һава ширкәтенең салымнар мәсьәләсендәге проблемаларын чишәр өчен миллион ярым долларлык ришвәт сораган булган, дип әйтә.