киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


мультимедиа

IV яшьләр форумының иң тәэсирле мизгелләре

31.08.2010

IV Бөтендөнья татар яшләр форумында туган телне өйрәнү, миллилекне саклау мәсьәләсе кискен торды.

арткаалга
август 2010
31 август 2010

видео Ирек мәйданында моңарчы күрелмәгән тамаша

30 августта Казанның Ирек мәйданында Русиядә беренче тапкыр 3D проекциясендә видеоинсталляция күрсәтелде.

фотогалерея Казанда IV Бөтендөнья татар яшьләре форумы үтте

27-30 август көннәрендә Казанда IV Бөтендөнья татар яшьләре форумы үтте. Төрле илләрдән җыелган татар яшьләре Казан кирмәненә сәяхәт кылды, түгәрәк өстәл, дискуссияләрдә катнашты һәм төрле секцияләргә бүленеп, милли проблемнарны хәл итү турында сөйләште. 29 августта форум делегатлары Кырлай музеенда булды һәм Арча районының 80 еллык юбилей бәйрәмен тамаша кылып, татар халык уеннарын уйнап кайтты. 30 августта алар бәйрәм көне уңаеннан оештырылган чараларда катнашты, ә 31 августта кире туган якларына юл алды.

30 август 2010

видео Чилида күмерчеләрне коткару эшләре бара

5 августта Сан Хосе күмер базы ишелеп, 33 күмерче 700 метр җир астында ябылып калды. Аларны коткару өчен 66 см диаметрлы тишек бораулый башладылар. Бу эш өч айга сузылырга мөмкин, ди рәсмиләр. Күмерчеләрнең якыннары алар өчен җан атып тора.

видео Милләт остазларын олылау

Көнозын яңгыр явуга карамастан, казаннар Республика көнен бәйрәм итәргә, шәһәр урамнарына чыкты. Бәйрәм чаралары кысаларында Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы да булды.

26 август 2010

видео Айгөл Әхмәтова истәлегенә

24 августа татар сәнгать әһелләре, театр артистлары яшь сәхнә йолдызы Айгөл Әхмәтованы соңгы юлга озатты. Яшь булуына карамастан, ул бик күп рольләр башкарырга, кинода да төшеп өлгергән.

25 август 2010

видео Mөселман илләрендә Рамазан ае

Кавказдан алып Үзәк Азия илләренә кадәр мөселман дөньясында Рамазан ае күренешләре: 1- Бишкәк мәчетендә хатын-кызлар 2- Багдадта Рамазан базары 3- Таҗикстанда Рамазан аенда нишалда пешерәләр 4- Кабулдә фәкыйрьләргә ифтар мәҗлисе 5- Азәрбайҗанда ураза ачу

23 август 2010

фотогалерея “Сәйдәш аланы” сәнгать сөючеләрне җыйды

Югары Ослан районының Кызыл Байрак авылында Салих Сәйдәшев истәлегенә багышланган бәйрәм үтте. “Сәйдәш аланы” дип исемләнгән сәнгать бәйрәме Татарстанның сәнгать сөючеләрен бергә җыйды.

19 август 2010

видео АКШ хәрбиләре Гыйрактан китте

Президент Барак Обама вәгъдә иткәнчә, 19 августта АКШның соңгы хәрби берәмлеге Гыйрактан китте. Калган 56 мең хәрби анда күнегүләр үткәрү белән шөгыльләнәчәк. (Reuters видеосы)

18 август 2010

видео Бишкәк мәчетендә хатын-кызлар

Бишкәкнең үзәк мәчете Кыргыз башкаласы мөселманнары иң күп йөри торган урын санала. Анда ирләр һәм хатын-кызлар өчен аерым урыннар каралган. Хатын-кызлар мәчетнең арткы ишегеннән керә. Рамазанның беренче көнендә мәчеткә шактый күп ханымнар һәм яшь кызлар килде.

видео Багдадта Рамазан базары

Гыйрак башкаласында халык Алшорҗа урамы базарында ифтар өчен азык-төлек сатып ала. Авыз ачканнан соң да эшләгән кибетләрдә халыкның иң яраткан ризыгы - татлылар. Базарның икенче почмагында исә ял иткән кешеләр Рамазанга махсус уеннар уйный.

видео Таҗикстанда Рамазан аенда нишалда пешерәләр

Таҗикстанда Рамазан аенда һәр гаиләдә диярлек өстәлгә нишалда исемле татлы куела. Суга шикәр салып бер сәгать кайнатаканнан соң, йомырка агы, лимон суы, ванилин, анис һәм нишалда агачының тамыры өстәлә. Авыз ачканда һәм сәхәргә шушы татлыны кабып куйсаң, уразаны тоту җиңелрәк, ди таҗиклар.

видео Русиянең көньягында шартлау

Сишәмбе Пятигорски шәһәрендә булган шартлау нәтиҗәсендә утызлап кеше җәрәхәтләр алган. (Reuters видеосы)

17 август 2010

видео Ялган аракыны юк итү

Татарстан эчке эшләр министрлыгының икътисади җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе Самосыр чүплегендә алты тонна ялган аракыны юк иткән. (mvd.tatar.ru)

13 август 2010

видео Казанга "Кояш циркы" килде

Башкаланың чит илләрдән килгән артистларны күргәне бар, цирк белән дә казаннарны шаккатырып булмый, әмма "дю Солей" башкаларга охшамаган, гаҗәеп бер тамаша булыр ди оештыручылар.

фотогалерея Илчебага авыл көнен бәйрәм итте

Омски өлкәсе Усть-Ишем районының Илчебага авылына 610 ел тулу уңаеннан бәйрәм чарасы уздырылды.

11 август 2010

видео Казакъстанда да Рамазан башланды

Рамазан аеның беренче иртәсендә Алма-атаның үзәк мәчетенә дистәләрчә кеше җыелды.

видео Иран американ хәрбиләренә каберләр әзерләгән

Иранның Фарс агентлыгы Иран чүлендә казылган чокырлар төшерелгән видео таратты. Агентлык хәбәр итүенчә, американ хәрбиләренә дип казылган бу чокырлар Иранның Американың ихтимал һөҗүменә әзерлеген күрсәтә.

фотогалерея Сафаҗай авылы күренешләре

Сафаҗай авылы Түбән Новгород өлкәсенең иң көнчыгышында урнашкан. Әлеге авыл географик яктан үсә барса да, халкы Мәскәүгә китә. Әмма татар авылы алай тиз генә бирешергә уйламый.

10 август 2010

фотогалерея Суверенитетка 20 ел

1990-нчы еллар башында татар милли хәрәкәте мәйдан тутырып митинглар үткәрә иде. Шул вакыйгалардан сезгә фотолар тәкъдим итәбез. Сез аларга бәя дә бирә аласыз. Хәзергә 23 фото булды. Сез дә безгә үзегездәге фотоларны җибәрә аласыз: Азатлыкка фотолар җибәрү бите

09 август 2010

видео Русиядә янгыннар котыра

Русиянең үзәк төбәкләрендә июль ахырыннан бирле тынмаган янгыннар нәтиҗәсендә 50дән артык кеше һәлак булды. Радиобызның рус бүлеге хәбәрчеләре Түбән Новгород өлкәсенең Ризадеево авылын төшереп кайтты.

фотогалерея Омскида Шәһәр көне үтте

Омски быел үзенең 294 еллыгын бәйрәм итте. Шәһәр көнендә Омскиның күпмилләтле булуы да күрсәтелде. Шәһәрдә эшләп килүче милли оешма вәкилләре мәйдан аша үз халыклары киемнәрендә узды.

06 август 2010

видео 2010 челләсе: Мәскәүдә төтен

Тирә якта урманнар яну аркасында Русия башкаласы төтенгә батты.

05 август 2010

видео Кыргызстанда янә киеренкелек

Бишкәктә берничә мең кеше президентлыкка элекке намзәт эшкуар Урмат Барыктабасовны яклап урамга чыкты. Полиция аларны куып таратты.

видео Мәскәүдә гадәттән тыш эсселек

Гадәттән тыш эсселектән азапланган мәскәүлеләр су тирәсенә сыена.

03 август 2010

видео "Миллениум" күпере төтен эчендә

3 август Казан төтен эчендә иде. Сәгать 10 да "Меллениум" күперендә төтен аркасында бөкеләр барлыкка килде.

видео Пакстанда су ташулар

Пакстанда су ташулар нәтиҗәсендә корбаннар саны 1400дән артты.

02 август 2010

фотогалерея Елның соңгы Сабан туе Колҗада үтте

Кытайның Уйгыр автоном төбәге (Шәркый Төркестандагы) татарлар Колҗа татар мәктәбенең 75 еллыгын һәм Сабантуйны бергә бәйрәм итте.

арткаалга
август 2010
текст зурлыгы - +

календарь

шәлкемне сайла :
My Yahoo Google

соңгы аудиолар