киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


шәлкемнәр / гадәт вә замана

Яһүд экстремистлары Израилне куркыта

Кадими яһүдләр үрелгән толымнарының озынлыгына һәм баш киемнәренең зурлыгына карап та төрле төркемнәргә бүленә


Берничә ай элек Израилнең бер балалар табибәсе сәламәтлек саклау министрлыгыннан бирелгән бүләкне үз кулы белән ала алмады. Һанна Маян министрның кадими яһүд булуын белгәнгә күрә, бүләкне тапшыру тантанасына озын җиңле һәм озын итәкле күлмәк киеп барган. Әмма бу тыйнак кием дә җитәрлек булмаган. Министр бүләкне хатын-кызга тапшырмыйм дип, аны аның ир урынбасарына биргән. Хөкүмәттә узган бу чарада ирләр һәм хатын-кызлар аерым утырган.

Соңгы елларда Израил үзенең төп дошманы итеп фәлестиннәрне генә күрде. Хәзер яһүд җәмгыятенең эчендә булып яткан бу хәлләр борчу тудыра.

Кадими яһүдләрнең хатын-кызларга мондый карашы турында хәбәрләр мәгълүмат чараларында еш очрый башлады. Кайдадыр хатын-кызлар сәламәтлегенә багышланган бер җыенда хатын-кызларга чыгыш ясарга бирмәгәннәр; башка бер җирдә ирләр “киеме тыйнак булмаган” сигез яшьлек бер кызга төкереп киткән; Иерусалимның кадими бистәләре буйлап йөргән автобуста ирләр белән хатын-кызларны аерым утыртуны кире каккан полиция хезмәткәре Һитлер булып сурәтләнгән; шәһәрдә эленгән рекламаларда хатын-кызларның йөзләре ямьсез итеп буялган...

Бу видеода Израилнең Җаффа шәһәрендә бер хатын-кызга "имансыз" дип кычкыралар һәм төкерәләр.



Болар барысы да гаскәрдә хатын-кызлар хезмәт иткән, хәрби очкычларны хатын-кызлар идарә иткән һәм Югары мәхкәмә хөкемдары хатын-кыз булган Израил иле өчен бик тә сәер.

Яшәү өчен көрәш

Ике тараф та үз хокуклары өчен бик актив көрәшә. Тигезлек һәм демократия өчен тырышкан Яңа Израил фонды “Хатын-кызны күрегез һәм ишетегез” исемле кампания башлады. Иерусалимда алар ярдәмендә хатын-кызлар катнашында концертлар оештырыла. Хатын-кызларга чыгыш ясарга ирек бирелмәгән чараларга бойкот игълан ителә.

Дини төркемнәр арасында да төрлеләре бар. Аларның бер өлеше Израил дәүләтенә ышанмыйча үзләрен һәм дөньяны коткарачак Гайсә Мәсиһне көтеп яши. Бу төркем елларча яһүдләр өчен изге саналган шимбә көнне автобусларның йөрүен туктатуны таләп итә һәм Израил дәүләте бетәчәгенә ышана.

Икенче дөнья сугышында нәкъ дини яһүдләр иң зур зыян күрде. Израил дәүләте төзелгәч андыйларга күп төрле ташламалар бирелде. Күпләр элеккедән килгән бу гадәт буыннар алмашкач тарихта калыр дигән өмет белән яшәде. Хәзер халык саны 8 миллионга якынлашкан яхшы гына тормышлы Израил дәүләтендә бер миллионлап кадими яһүд яши. Аларның күбесе ярлы бистәләрдән чыга, ди күзәтүчеләр. Барысы да балаларын бушка укыту, бушка торак һәм гаскәргә бармау кебек ташламаларга ия. Хәзер аларның саны хөкүмәттә дә арта. Икътисади күрсәткечләр кими барганда, җәмгыять үсешенә үз өлешләрен кертмәгән, эшләмәгән һәм гаскәрдә хезмәт итмәгән, 6-8 баласы булган динчеләргә карата ризасызлык арта. Кадими яһүдләр бары тик Тәүратны өйрәнүне барлык эшләрдән өстен күрә. Балаларын дини мәктәпләрдә генә укыткан мондый кешеләр белән җәмгыятьтә хатын-кызның роле турында сүз алып бару да мөмкин түгел, ди белгечләр.

Израилнең Демократия институты исемле тикшеренү үзәге башлыгы Ари Кармон бу кешеләрне гарәп дөньясындагы экстремистлар белән чагыштырып, аларның Израил дәүләте өчен “зур куркыныч” тудыруын белдерде.

Нигә татарлар үзләре теләп муеннарына тәре тага?

"Яшьләрдә мәхәббәтнең олугын тәрбияләргә кирәк – ул динебез исламга мәхәббәт”


Әллә укытучылар булдыксыз, әллә булдыксыз булып кыланалар. Һәр мәктәптә диярлек 50-60 укытучы. Бу гаҗәеп зур интеллектуаль көч. Бүгенге көндә барлык атаклы педагогларны инкарь итеп, бердәнбер дәва чарасы итеп попларны күрергә тырышалар. Әкренләп чиркәү методик үзәккә әйләнеп бара.

Раштуада суларны да чукындыралар. Алайса нигә соң кешеләр шул кадәр бозык икән соң? Әллә начар чукындыралармы? Әллә чукындырган суны эчкәнгә шул көнгә төштекме?

Самарның дәрәҗәле, күпчелек бай балалары укый торган мәктәпкә атакай килеп коридорларны, диварларны, парта-өстәлләрне чукындырып йөргән. Ә чукындыруның очы балаларга барып тоташмас дип кем әйтә ала?

Димәк,  мәктәпләрдә бер генә тәртипсез бала да булмаячак? Димәк, барлык укучылар да фәннәрне бишле һәм дүртле билгеләренә генә үзләштерәчәк?

Ирекле җәмгыятьтә яшибез. Беркемне дә көчләп чукындырмыйлар. Татар кызлары үзләре чукыналар. Мин белгәне генә дә, узган елны урыска кияүгә чыккан дистәләгән татар кызы чиркәүгә барып чукындылар. Игътибарга лаек күренеш, барчасы да саф татар авылларында үскән балалар.

Катнаш никахтагы гаиләләрдә бер баласы чиркәүгә, икенчесе мәчеткә йөргәннәре дә гадәткә кереп бара.

Узган елны минем янга бер ханым килеп эченә сыймаганны сөйләп китте. 

”Шамил, син Азатлыкка барлык хәбәрләрне ирештереп торасың. Безнең нәселдә булган хәлне дә яңгырат әле. Бәлки сабак булыр башкаларга. Абыебыз егет чагында марҗа кызына өйләнде. Кыз ислам кабул итте. Исемен үзебезчәгә алмаштырды. Башыннан яулыгын салмады. Ураза тотты. Дини ашлар уздырды. Намазда булды. Балалар үстерде. Озак чирләми генә үлеп китте.

Туганнар белән җыелышып җиңгине юарга әзерләргә бардык. Чишендердек. Күкрәкчәләрен салдырсак, ике күкрәкчәсе эчендә гомер буе ике тәре йөрткән”, дип көрсенеп сөйләде ханым.

Исламның өстенлеген аңлатучы юк

Бүген Европаның традицион христиан динендәгеләр күпләп ислам кабул итә. Ни өчен татарлар үзләре теләп муеннарына тәре тага?

Шул сорау белән мин Самар абыстае Асия апа Яруллинага мөрәҗәгать иттем.

“Сәбәбе бик өстә ята. Гаиләдә балаларга динебез исламның өстенлекләрен аңлатучы юк. Сөйләү генә дә аз. Исламча яшәп күрсәтергә кирәк. Татар гаиләсенә икенче диннең әхлакый нормалары, икенче халык гореф-гадәтләре урнашып бара. Ата-ана намазсыз. Хәләл булмаган ризыклар белән тукланалар. Хәрам күп. Ярым шәрәлек. Үзебезнең пакъ динебезнең таләпләрен сеңдергән гаиләләрдә андый тайпылулар булмый. Без хәзрәт белән бертуктаусыз халыкка аңлатабыз, сөйлибез.

Бүген никах укытасыз, иртәгә улап-улап ресторанда аракы эчәсез. Шуннан соң балаларыгызның бәхетсезлегенә сыкранып йөрисез. Бәхетсезлек икейөзлелектән килә. Урыска кияүгә чыгалар да, марҗага өйләнәләр дә никахта ватып-җимереп, ата-ана суфлерлыгында хәзрәт алдында иман китерәләр. Ләкин бу иман телдән генә яңгырый. Калебтән чыгып телдән яңгыраган иман гына үз кыйбласыннан тайпылмый, үзенең нигезен югалтмый. Яшьләрдә иң элек мәхәббәтнең олугын тәрбияләргә кирәк – ул динебез исламга мәхәббәт”, диде Асия апа.

Самар чиркәүләрендә атакайлар вәгазьләрендә миссионерлык эшләрен яхшы алып баралар. Яңа ел чыгышында Баш атакай Кирилл да миссионерлыкны төп вазифаларының берсе итеп китерде.

“Һәр бала мөселман булып туа. Аны аннары ата-аналары йә христиан, йә яһүди, йә потка табынучы итә. Балагызга җиде яшь тулгач догалар өйрәтегез. Яше ун тулгач намазга бастырыгыз”, дигән  Мөхәммәд пәйгамбәр.

Изге Китабыбыз безләргә түбәндәге вазифаларны калдырган:

Үзебезне сакларга.
Нәселебезне  сакларга.
Акылыбызны сакларга.
Малыбызны сакларга.
Динебез исламны сакларга.

аудио Эчәргәме-эчмәскәме? Шуны беләсем килә...

Ике атналап дәвам иткән яңа ел һәм Раштуа ялларыннан соң Русия янә эчкечелеккә каршы көрәш башлый. Моның өчен яңа елдан аракы һәм башка исерткеч эчемлекләргә бәяләрне арттыру каралган. Ләкин Русия халкы өчен бу проблема булмас, ди күзәтүче Пол Гобл. Илдә Михаил Горбачев кабул иткән “аек канун” чорыннан бирле әле дә кайбер гаиләләрдә самогон куу җиһазлары саклана.

Интернеттагы “Версия” сайты “2012 елда Русиядәге 15 миллионлап кеше аракы урынына самогон эчә башлаячак”, дигән мәкаләсендә бу эчемлекне ясау технологиясе һәм төре турында яза.

1980нче еллар азагында элекке Советлар берлеге президенты Михаил Горбачев илдә исерткеч эчемлекләрне тыйды. Самогонны җитештерү һәм сату канунсыз булды, аның өчен зур акчалата җәзалар салынды.

1991 елдан соң самогон җитештерү рөхсәт ителде, әмма күп төрле арзан аракы төрләре кибетләргә чыга башлагач, аны җитештерү үзеннән-үзе кимеде.

Аракыга бәяләр арттырылса, белгечләр самогон ясауның тагын үсештә булачагын фаразлый. Аракыдан кимендә биш мәртәбә арзанракка төшкән бу эчемлек күбрәк аз керемле кешеләр арасында популяр булачак.

Русиянең медицина фәннәре академиясендә нәшер ителгән “Наркология” журналының 2011 елның сентябрь санында галимнәрнең самогонның зыянын тикшерү нәтиҗәләре басылып чыкты. Белгечләр Мәскәү өлкәсенең Клин районы базарлары һәм хосусый хуҗалыкларда сатылган 13 төрле самогонны тикшереп кызыклы нәтиҗәләргә килгән. Алар эчемлекләрнең кеше өчен зыянлы булган метанол агуыннан ни дәрәҗәдә чистартылган булуын тикшергән. Ни гаҗәп, өйдә ясалган самогонның Русиянең аракы заводларында җитештерелеп кибетләрдә сатылган кайбер аракы һәм коньякларыннан “файдалырак” булуы ачыкланган.

Наркология бүлекләре табиблары исә галимнәрнең бу тикшерүе нәтиҗәсенә нинди дә булса аңлатма бирүдән баш тарты.

“Акылдан яздыгызмы? Без кешеләрне самогон эчәргә чакырыйкмы?” дип белдерде Наркология үзәге җитәкчесе Евгения Кошкина.

Аракы җитештерү һәм сату - Русиядә иң күп акча китерүче кәсепләрнең берсе. Самогон җитештерү Русиядә рөхсәт ителгән, аны күпләп сатарга гына ярамый. Депутатларның кайберләренең үзләренең аракы сәнәгате белән бәйле булганга, аларның исерткеч эчемлекләрне чикләү турында карар кабул итәчәгенә ышаныч бик кечкенә, ди күзәтүче Пол Гобл.

“Аракысы исертә - самогоны кикертә,
Икесен бергә кушып эчсәң - үрле-кырлы сикертә!” дип җырлау чаклары җитәме әллә?

“Әнием, минем тәнем кара икән”


Бермeт исемле кызының Мәскәүдәге тормышы турында аның әнисе, Азатлыкның кыргыз бүлеге хәбәрчесе Аида Касымалиева сөйли.

2011 елның 24 июлендә Бишкәктән килүче биш яшьлек кызымны каршы алырга Домодедовога килдем.

Шөкер! Бәхетем минем янә янымда!

– Әнием, без урыслармы хәзер?
– Нигә алай дисең?
– Без Мәскәүдә бит,  диде ул һава аланыннан кайтышлый. 
– Юк.
– Нигә без монда торабыз соң? Кара, монда урыслар күп бит.
– Әйе, Бишкәктән күбрәк монда урыслар.
– Алар безнең Света апа кебек, шулаймы?
– Мин монда эшлим, шуңа монда торабыз. Без – кыргызлар, дидем мин кызыма.
– Аңладым, урыслар Бишкәккә бара, без – монда. Шундый уен бу, дип төгәлләде фикерен кечкенә акыл иясе.

Уенның бер өлеше аның өчен юлда барганда үзебезнең кыргызларны санау иде. Метроның җиде тукталышын үткәнче 300ләп кешене санап өлгерде.

Балашихада бер көн

Кызым килгәнче мин Балашихага йокларга гына кайтып йөрдем. Иртән торып Мәскәүгә китәм. Автобуста “Щелковская” дигән метро тукталышына кадәр 50 минут, “Тверская” тукталышына 40 минут. Юллар тыгылган булмаса, сәгать ярымда барып җитәм.

Бермет бик тиз үзе генә уйнарга өйрәнде
​​Балашихада бар йортлар бертөрле – әфлисүн төсендә. Кайвакыт ул йортлардан бертөрле аналар белән бертөрле балалар чыга дигән хис бар. Яшь гаиләләр күп монда.​​

Кайткач та без урамга уйнарга киттек. Бишкәктә белмәгән кешеләргә дә елмаеп карарга өйрәнгән Бермет шунда ук әниләр һәм бәбиләр белән исәнләшә башлады. Аңа берсе дә җавап бирмәде. Берсе дә елмаймады.​​

Беренче көн шулай моңсу үтте. Бер атнадан кызым инде үзе генә уйнарга өйрәнде. Белмәгән кешеләр белән исәнләшмәде.

Ул көнне Twitter’да болай дип яздым:

“Бу хакта язасым килмәгән иде. Ләкин кызым килгәч урамга чыга башладым да...без башка төрле икән. Беркем дә елмаймый. Аналарның нәфрәте балаларга да күчә.”

Беркөнне Бермет бер кыз белән танышырга дип китте. Без кызның үзеннән бер җавап та ишетмәдек. Бары тик аның әнисе генә, “Маша, кил монда,” дип кычкырды.

Кызым Бишкәктәге дусларын сагынды. Хәлемне ничек аңлатыйм? Өстемә күк җимерелеп төште. Җир шары орбитасыннан чыгып билгесезлеккә чумды.

Мең тапкыр бер үк сөйләшү кабатланды.

– Минем белән беркем дә уйнамый.
– Алар сине белми бит, Бермет.
– Алар усал.
– Бакчага йөри башлагач дусларың күп булыр.
– Нишләп уйнамый алар минем белән?
– …
Эш телдә түгел, Бермет русча миннән яхшырак сөйләшә!

Гетто ишек аллары

Без яшәгән бистәләрнең исемнәре бик ягымлы. “Кояшкай” (“Солнышко”), “Могҗизалар кыры” (“Поле Чудес”). Беркөнне ишек алдында уйныйбыз. Кавказ халкы аерым, урыслар аерым. Без Бермет белән читкә китеп утырдык.

“Таҗиклар туйдырды”...

Икенче көнне әбиләр утырган бер урынга барып утырдык. Аларның берсе “сасы” таҗиклар турында сөйли башлады. “Тәрбиясезләр” төннәрен “акыралар”, иртән “сасы юрганнарын чыгарып эләләр” икән. Ул мине таҗик дип уйлаган, күрәсең.

Чынбарлыкта бу йортларда үзбәкләр күп яши, эшкә килүчеләр. Аларның балалары русча белми, балалар мәйданчыкларына керми генә читтә уйнап йөри. Таҗиклар юк монда. Бер тапкыр бәдрәфне төзәтергә бер ир кешене чакырган идем, телефоннан ул миңа "анда “чуркалар” күп"  дип зарланды. Килеп җитеп ишекне мин ачкач, ул бер тамчы да уңайсызланмады.

Кара тәнле Эмма

Кызым бакчадан беренче көнне кайтты да, “Әнием, минем бөтен җирем кара: чәчем, күзем, тәнем”, диде.

Бер мәлгә тыным кысылды, әмма кухнядан гына аңа, “Әйе кызым, без синең белән кара тәнле чибәркәйләр бит”, дидем. Бу сүзләрне кайдан алып кайтканы билгеле иде. Бакчага ул ике айдан артык йөрде, анда бер иптәше дә булмады.

Ул бакча белән саубуллашканда мин чәйгә бер тәмле әйбер дә китерә алмадым. Моның урынына аның җитәкчесе белән сөйләшәсем килде. Аның белән бер сәгатьләп кычкырыштык. Соңыннан мин мәгариф министрлыгына шикаять язачагымны әйттем. Шуннан соң гына ул ишетелер-ишетелмәс итеп, “гаеп итмәгез инде, җитешмәгән яклар да булгандыр”, диде. Берметка “сау бул”, дип тә әйтмәде.

Кызымның Нью-Йоркта алган үзе кадәр зурлыктагы Эмма исемле кара тәнле курчагы бар. Ул көнне без шул курчакны алдык та “Могҗизалар кыры” буйлап йөреп кайттык. Бу безнең ксенофобиягә каршы йөреш булды. 

​​Китик моннан... 

Аида Касымалиева: Миңа барыбер, мин китәм
4 ноябрь көнне “Рус маршы” турында хәбәрләр әзерләдем. Бермет яшендәге бер кыз баланы җилкәсенә  утырткан ир кеше “Мәскәү – мәскәүләргә! Русия – урысларга!” дип кычкырып торды. Бу җыенда катнашучылар арасында балаларын арбада тибрәтеп торучылар шактый иде. Шунда мин, моннан китәргә кирәклеген аңладым. Кызым үзе нәрсәдәдер (уйлап табылган сәбәпләрдә!) гаепле булып үсмәсен. Минем алтыным бернәрсәдә дә гаепле түгел.  

Шуны гына аңламыйм. Без Дубайда яшәдек. Анда бакчага йөрдек. Андагы балаларның тәннәре дә, күзләре дә төрле төстә иде. Әмма анда гарәпләр бар балаларны да ярата, башларыннан сыйпый. Анда иркен сулыш алып була иде. Бишкәктә дә алай аеручылар юк.

Миңа кайберәүләр артык хисле булуымны да, мондый хәлнең бары тик шул районда булуын да әйтеп карады. Әмма биш чакрым киткәч, хәлнең үзгәрүенә ышана алмыйм.

Сәбәпләре дә бар, диләр. Бу ачу түгел, бу арылганнан шулай, диләр. Миңа барыбер. Китәбез.

“Мин Мәскәүне яратмыйм, анда кешеләр усал”, диде Бермет.

Аида Касымалиева
Азатлыкның кыргыз бүлеге хәбәрчесе

видео Бала тартмасы Русиягә килде

Чехиядәге бала тартмасы


Узган атнада Сочида беренче тапкыр бала тартмасына бәби салынды. Кемгәдер кирәк булмаган сабый чүплеккә түгел, ә махсус жиһазландырылган тартмага илтеп салынганга күрә, ул исән-сау, тиздән яңа ата-аналы булачак. Краснодар крае – Русиядә иң күп балалар ташланган төбәк санала, шуңа беренче бала тартмалары биредә куелды. Беренчеләре Сочи, Новороссийски, Армавир һәм икесе Краснодарның үзендә куелган. Чираттагы тартмалар Пермь краенда урнаштырылачак.

Чехиядә беренче тартма 2005 елда ачылды. Беренче тартма ачылганда табиблар, рәсмиләр һәм сәясәтчеләр бу эшкә каршы бик күп дәлил китерде. Әхлаксызлыктан алып балалар белән сәүдә итүгә кадәр гаепләр ташланды. Әмма менә инде биш ел ярым узган, аның нәтиҗәсен төрлечә бәяләп була. 46 балалар тартмасына 62 бала салынган. 62 бала үз ата-анасы назыннан мәхрүм булса да, алар исән сау, чүплеккә ташланмаган, яңа гаиләдә тәрбияләнәчәк.

йөклә
​​

Интернетта сатуга сабыйлар чыгарылды

eBay баш-фатиры, Сан-Хосе, Калифорния

Дөньякүләм популяр eBay интернет-аукцион сәхифәсендә ике имчәк бала сатуга тәкъдим ителде. 45 минуттан тәкъдим сәхифәдән алынды, әлеге хәлне хәзер полиция тикшерә.

eBay – интернет аша аукцион һәм сәүдә хезмәтләре күрсәтүче американ ширкәте. Төрле илләрдә җирле телләрдә эшләүче аерым сәхифәләре бар. Төп идеясе – сатучы белән алучыны кавыштыру.

DPA агентлыгы хәбәр итүенчә, eBay сайтының алман телле сәхифәсендә билгесез бер кеше Изерлон шәһәрендә туган ике сабыйны сату турында игълан урнаштырган. Бу игъланны Һаген шәһәрендә яшәүче бер хатын-кыз күреп алган һәм шундук балаларны яклау идарәсенә хәбәр иткән. eBay вәкилләре сүзләренчә, аларга барлыгы егермегә якын шикаять килгән. 45 минут үтүгә бу тәкъдимне сәхифәдән алырга карар иткәннәр.

Бу гадәттән тыш хәлне полиция тикшерә башлаган. Балаларны сату тәкъдимен урнаштырган кеше әлегә табылмаган. Бу үзенчә дорфа шаярту булган дигән фикерләр әйтелә, икенче яктан, баласын үстерә алмаган берәр кешенең ярдәм сорау ысулы да булырга мөмкин, диючеләр бар.

Шунысы кызык, моңа охшаш хәлнең инде булганы бар иде. Май аенда 19 яшьлек Отем Брэден үзенең ике яшьлек кыз кардәшен сатуга чыгарган иде. Аның сүзләренчә, ул eBay системасының ничек эшләгәнен тикшерергә теләгән.

2009 елның сентябрендә исә ун яшьлек британияле Зои Пембертон аукционда үзенең әбисен тәкъдим итте. “Тауар”ның уңай ягы итеп ул әбисенең кроссвордларны яхшы чишүен күрсәтте.

eBay сайтында еш кына үзенең җанын, Һитлер чәчләрен, хәтта аерым шәһәрләрне һәм башка шундый башка сыймаган әйберләрне “сатучы” кешеләр очрый.

Польша парламентында транссексуал депутат эшкә кереште

Анна Гродска

Елъярым элек Тайландта операция ясатып җенесен алыштырганга кадәр Кшиштов Беговски булып йөргән 57 яшьлек транссексуал Анна Гродска Польша парламенты депутаты булды.

Парламентның беренче, ант бирү утырышында аны башка депутатлар алкышлар белән каршылады.

Гродска исә: «Бу символик мизгел һәм бу минем казанышым түгел, ә мине сайлаганнарның казанышы. Алар Польшаның заманча булуын, төрлелеккә ачык булуын, кешеләрнең үзара аермалыкларына карамастан илдә үзләрен уңайлы хис итүен теләде», - ди.

Октябрь аендагы сайлау нәтиҗәсендә Польша парламенты Сеймга шулай ук гей булуын яшермәүче, гей хокуклары өчен күптәннән көрәш алып баручы Роберт Бедрон да керде.

Аналитиклар Сеймга мондый вәкилләрнең керүе илдә моңарчы күп гасырлар буе көчле булып килгән Рим католик чиркәвенең тәэсире кимүне аңлата ди.

Гродска да, Бедрон да сайлауда “Паликот хәрәкәте” фиркасе вәкилләре буларак катнашты. Бу фирка чиркәүгә кискен каршы чыга, дин әһелләрен сәясәттә катнашуда гаепли, гейларга башкалар белән тигез хокуклар бирүне, бала төшерүне, бер җенесле гаиләләр коруны һәм марихуананы рөхсәт итүне алга сөрә.

Фирка сайлауда көтмәгәндә 10 процент тавыш җыеп Польша парламентында зурлыгы белән өченче урынга иреште.

Гродска парламентка сайланудан соң каршылыклы хисләр кичергәнлеген белдерә. Аның әйтүенчә, урамда очраган кешеләрнең күпчелеге аңа хуплау белдергән, шул ук вакытта агрессив мөнәсәбәтне дә күрергә туры килгән.

Тайландта операция ясатканчыга кадәр Гродски гадәти бер гаилә атасы булган. Аның инде балигъ яшьтәге улы да бар. Анна Гродска хәзер дөньяда бердәнбер транссексуал парламент әгъзасы санала.