Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинадагы сугышта Татарстаннан кимендә 1500, Башкортстаннан кимендә 1900 кеше һәлак булган


Азатлык Радиосы ачыклаганча, Русиянең Украинага каршы сугышында Татарстаннан кимендә 1500, Башкортстаннан кимендә 1900, ике республикага кимендә 3400 кеше һәлак булган.

Русия Украинага 2022 елның 24 февраль иртәсендә бәреп керде. Азатлык сугышның беренче көненнән башлап Русиянең Украинага каршы сугышында һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен бер исемлеккә теркәп бара. Мәгълүмат рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка чыганаклардан туплана.

Бүген 2024 елның 20 апреле, сугышның 787нче көне. Безнең хисапка күрә, бүгенге көнгә бу сугышта һәлак булучылар саны Татарстаннан кимендә 1500 кешегә, Башкортстаннан кимендә 1900 кешегә җитте. Ике республикага кимендә 3400 кеше.

Хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны бирми, чынбарлыкта аларның саны күпкә зуррак була ала.

Украинадагы сугышта Русия төбәкләреннән һәлак булучылар санын BBC һәм "Медиазона"ның уртак тикшеренү төркеме дә барлый. Аларның 19 апрельдә чыккан соңгы хисабына күрә, бу сугышта Татарстаннан — кимендә 1250 кеше, Башкортстаннан кимендә 1842 кеше һәлак булган. Башкортстан иң күп кешесен югалткан төбәкләр арасында бары Краснодар краеннан (1946 кеше) гына калышып ил күләмендә икенче урында бара.

Русия күләмендә кимендә 51 096 хәрбинең үлгәне расланган. Бу кешеләрнең кимендә 43% сугышка кадәр армия белән бәйле булмаган: ихтыярилар, мобилизацияләнүчеләр, элекке тоткыннар һәм хосусый хәрби ширкәтләргә ялланып киткән ирләр. Һәлак булучыларның 12% — мобилизацияләнүчеләр, 13% — ихтыярилар.

Башкортстан

Башкортстан Украинадагы сугышта иң күп кешесен югалткан төбәкләрнең берсе булып тора. Иң күп үлүчеләр башкала Уфа һәм Стәрлетамактан, аннан соң Белорет, Учалы, Әбҗәлил, Балтач, Ишембай, Иглин, Мәләвез, Кырмыскалы районнары, Салават һәм Нефтекама шәһәрләре килә (2024 елның 20 апреленә булган саннар):

  • Уфа шәһәре — 191 кеше
  • Стәрлетамак шәһәре — 91 кеше
  • Белорет районы — 74 кеше
  • Учалы районы — 68 кеше
  • Әбҗәлил районы —46 кеше
  • Балтач районы — 45 кеше
  • Ишембай районы — 44 кеше
  • Иглин районы — 42 кеше
  • Мәләвез районы — 41 кеше
  • Кырмыскалы районы — 40 кеше
  • Салават шәһәре — 40 кеше
  • Нефтекама шәһәре — 38 кеше

Барлык районнарда үлүчеләр санын харитада күрә аласыз:

Башкортстан районнары. 2024 елның 20 апреленә сугышта үлүчеләр саны
Башкортстан районнары. 2024 елның 20 апреленә сугышта үлүчеләр саны

Татарстан

Татарстаннан иң күп үлүчеләр — башкала Казан һәм Чаллыдан, аннан соң Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзән, Бөгелмә, Балтач, Алабуга, Кукмара, Чистай, Азнакай, Тәтеш районнары килә (2024 елның 20 апреленә булган саннар):

  • Казан — 194 кеше
  • Чаллы — 162 кеше
  • Түбән Кама районы — 104 кеше
  • Әлмәт районы — 63 кеше
  • Яшел Үзән районы — 54 кеше
  • Бөгелмә районы — 48 кеше
  • Балтач районы — 45 кеше
  • Алабуга районы — 35 кеше
  • Кукмара районы — 34 кеше
  • Чистай районы — 34 кеше
  • Азнакай районы — 32 кеше
  • Тәтеш районы — 30 кеше

Барлык районнарда үлүчеләр санын харитада күрә аласыз:

Татартстан районнары. 2024 елның 20 апреленә сугышта үлүчеләр саны
Татартстан районнары. 2024 елның 20 апреленә сугышта үлүчеләр саны

Мобилизация

Украинадагы сугышта һәлак булган Башкортстан һәм Татарстан кешеләренең кимендә 294е (8.7%) — 2022 елның көзендә мобилизациягә эләгеп китүчеләр.

Ихтыяри батальоннар

2022 елның җәендә ике республикада да ихтыярилар батальоннары төзелгән иде. Анда язылып сугышка китүчеләр арасында да үлеп кайтучылар саны шактый. Без теркәгән саннар мондый:

Башкортстан

  • Шәйморатов исемендәге батальоннан — 49 кеше
  • Доставалов исемендәге батальоннан — 14 кеше

Татарстан

  • "Алга" батальоныннан — 74 кеше
  • "Тимер" батальоныннан — 2 кеше

"Вагнер" ширкәте

Украинадагы сугышка "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенә ялланып китеп үлүчеләр саны да зур. Безнең хисапка күрә, Башкортстан һәм Татарстаннан кимендә 358 кеше "Вагнер"га ялланып китеп сугышта башын салган.

Мәгълүмат рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка чыганаклардан туплана. Медиа һәм хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны бирми, шуңа күрә бу исемлек тә тулы булмаска мөмкин. Әгәр анда кермәгән очраклар турында белсәгез, йә өстәмә мәгълүматыгыз булса, безгә хәбәр итегез. Исемлек даими яңартылып тора.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG