Accessibility links

Кайнар хәбәр

Песков Русиянең сугыштагы югалтулары турындагы мәгълүматны нигә чыгармауларын аңлатты


Украинадагы сугышта һәлак булган Русия хәрбие
Украинадагы сугышта һәлак булган Русия хәрбие

Күптән түгел ачык чыганаклар аша ВВС белән "Медиазона" журналистлары һәм волонтёрлар Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле Русиянең кимендә 50 меңнән артык хәрбие һәлак булуын ачыклаган иде. Песковтан Кремль бу мәгълүматны раслый аламы дип сораганнар.

Кремль "махсус хәрби операция" алып бару урынында (Украинага каршы сугышны Русия хакимиятләре шулай атый - ред.) булган югалтулары турында мәгълүмат бирми. Моның өчен саклану министрлыгы җаваплы. Бу хакта Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков әйтте. Ул моны югалтулар турындагы белешмәләр - дәүләт сере һәм аларны тарату өчен аерым тәртип бар, дип аңлатты.

"Новости" агентлыгы язуынча, Песков бу сүзләрне журналистлар аннан "Кремльдә Русиянең 50 мең хәрбие үлүе турындагы мәгълүматны раслый алалармы" дип сорагач җавап итеп әйткән.

"Кремльдә бу уңайдан мәгълүмат бирмиләр, бу мәгълүмат безнең саклану министрлыгы ягыннан гына бирелә", дип аңлаткан президент сүзчесе.

"Интерфакс" җиткерүенчә, медиа вәкилләре аннан бу мәгълүматларны "Дәүләт сере турындагы" канун аркасында әйтмиләрме, әллә әйтәселәре килмәгәнгәме дип тә сораган. Моңа җавап итеп Песков канун турында сүз бара дигән.

"Әлбәттә, "Дәүләт сере турындагы" канун һәм "махсус хәрби операция" шартларында мәгълүмат таратуның аерым тәртибе бар. Бу аңлашыла да. Ә калганына килгәндә, әйткәнемчә, бу бары тик саклану министрлыгының хокукы", дигән ул.

Күптән түгел ачык чыганаклар аша ВВС белән "Медиазона" журналистлары һәм волонтёрлар Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле Русиянең кимендә 50 меңнән артык хәрбие һәлак булуын ачыклаган иде.

Русия саклану министрлыгы югалтулар турында хисап бирми һәм журналистлар биргән саннарга фикер белдерми. Министрлык Украинадагы сугышта һәлак булган хәрбиләр, ихтыярилар һәм тоткыннар турындагы белешмәләрне яшерә. Соңгы мәртәбә ул Русия югалтулары турында 2022 елның сентябрендә әйтте, 5937 кеше һәлак булды диде.

  • Русиянең Украинага каршы сугышы 2022 елның 24 февралендә башланды.
  • Азатлык Украинадагы сугышның беренче көненнән башлап анда һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен бер исемлеккә туплап бара. Мәгълүмат рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка чыганаклардан туплана. Журналистлар хисабына күрә, бүгенге көнгә Путин режимы башлаган бу сугышта Татарстаннан кимендә 1493, Башкортстаннан кимендә 1880 кеше һәлак булган.
  • Һәлак булучыларның чын саны күпкә артыграк булуы бар, чөнки журналистлар бары тик хәрбинең үлеме рәсми расланган очракларны гына исәпкә ала. Русия саклану министрлыгы Украинадагы сугышта булган югалтулары турында мәгълүмат бирми.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG