Accessibility links

Кайнар хәбәр

Орскида дамбадагы тишекне күмгәннәр, Оренбурда су иң югары ноктасына кадәр күтәреләчәк дип көтелә


Оренбур, 11 апрель 2024 ел
Оренбур, 11 апрель 2024 ел

Орскида су кайтуыннан соң шәһәр халкы урамнарда үлгән хайваннарның үләксәләрен таба. Су баскан урыннарда исән калган терлеккә түләмәдән (сибирская язва), ә йорт хайваннарына котыру чиреннән вакцина ясаттыралар.

12 апрель иртәсенә Оренбур янындагы Җаек (Урал) елгасындагы суның биеклеге 11,29 метрга кадәр күтәрелгән.

Бүген ул иң югары ноктасына кадәр күтәреләчәк, ә соңыннан су кими башлаячак дип көтелә

Оренбур өлкәсе хакимияте белешмәләренчә, 12 меңгә якын торак йорт һәм 15 меңнән артык ихата су астында кала бирә. Дүрт торак пунктта ут юк, Оренбур шәһәре районнарында да вакыт-вакыт утны сүндереп торалар.

Орски шәһәре янында Җаек 798 сантиметрга калып кимегән. Кичә, 11 апрельдә ниһаять дамбадагы тишекне күмгәннәр, бу тишек аша шәһәргә су тулды. Моңарчы суның басымы артык югары булганга күрә тишекне томалый алмадылар.

Орскида су кайтуыннан соң шәһәр халкы урамнарда үлгән хайваннарның үләксәләрен таба. Су баскан урыннарда исән калган терлеккә түләмәдән, ә йорт хайваннарына котыру чиреннән вакцина ясаттыралар.

Элегрәк су баскан урыннардан 615 терлекне һәм ипподромнан йөзләп атны чыгарганнар иде.

Оренбур өлкәсенең зарар күргән районнарыннан 10,7 меңнән артык кеше эвакуацияләнгән, аларның 1,5 меңгә якыны вакытлыча тоту пунктларында.

Су баскан урыннарда яшәүчеләр су, һуманитар ярдәм һәм бер тапкыр бирелә торган түләүләрне алу өчен күп функцияле үзәкләргә (МФЦ) чиратта тора.

  • Оренбург өлкәсендәге быелгы язгы ташу - моңа кадәр төбәк тарихында күзәтелгән ташуларның иң көчлесе булды. Су ташкыны аркасында Орскида дамба җимерелде. Соңгы мәгълүматларга күрә, инфраструктурага килгән зыянның күләме 40 миллиард сумнан артык дип бәяләнә.
  • Орскида Җаек елгасындагы дамба җимерелү сәбәпле иң зур зыян Иске Шәһәр микрорайонына салынды. Орски — татарлар өчен мөһим шәһәр. Биредә 8 меңләп татар яши. Монда татар тарихы белән бәйле урыннар бик күп. Татарлар башлыча шәһәрнең иске өлешендә, тарихи бистәсендә тормыш итте. Дамба җимерелеп нәкъ шул җирләр су астында калды да. Анда яшәүче татарлар, башка кешеләр дә эвакуацияләнде. Татарлар арасында үлем-китем турында ишетелмәде.
  • Су басулар аркасында тагын берничә төбәктә: Курган, Томски, Төмән һәм Кемер өлкәләрендә яшәүчеләрне эвакуациялиләр. Су басулар Казакъстанда да булды. Язгы ташу Татарстан белән Башкортстанга да килеп җитте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG